16+

Җанына тынгы тапмаган кеше беркайчан да тынычлык таба алмый

Ташка баскан

Ташка баскан

Ахмакларга бер җавап бар – дәшми калу. 
(Унсур әл Маали)

Кеше үзе түгел, ә аның гамәлләре мактауга лаек. 
(Мишель де Монтень)

Вак гамәлләр вак адәмнәрне тудыра. 
(Бенджамин Дизраэли)

Һәрвакыт вакыты юклыкка зарланучылар, гадәттә, бернәрсә дә эшләмиләр. 
(Георг Кристоф Лихтенберг)

Дошманнан үч алуның иң яхшы ысулы – аңа охшамау. 
(Аврелий)

Кешене бәяләр һәм хәлен аңлар өчен, ким дигәндә, аның бәхетсезлегенә, кичерешләренә, серләренә үтеп керергә кирәк. 
(Оноре де Бальзак)

Вак-төяк ярдәм итүләрдән баш тартма: зуррагына да сәләтле диярләр. 
(Эпикур)

Ишәк арыслан тиресе ябынса да, үзенчә кычкыруы белән тотыла. 
(Эзоп)

Чамадан тыш игътибар бирүебез аркасында, без бәхетсезлекләрне үзебез чакыртып китерәбез. 
(Жорж Санд)

Янәшәмдә һәрчак ярдәм итеп, булышып торучы ышанычлы кеше – ул мин үзем. 
(Луиза Хей)

Киңәшне бушлай бирәләр, чөнки аны сатып алучы юк. 
(Жан Пти-Сенн)

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading