16+

Антибиотиклар эчкәннән соң организмны ничек ныгытырга?

Кышкы чорда салкын тиеп авыру очраклары арта. Дарулар гына булышмагач, күп вакытта антибиотиклар да эчәргә туры килә. Кеше тәмам сәламәтләнеп бетү әле ул организм ныгыды дигән сүз түгел.

Кышкы чорда салкын тиеп авыру очраклары арта. Дарулар гына булышмагач, күп вакытта антибиотиклар да эчәргә туры килә. Кеше тәмам сәламәтләнеп бетү әле ул организм ныгыды дигән сүз түгел.

Хәлсезлектән, учлап дарулар йотудан иң беренче чиратта иммунитет какшый. Авырудан соң организмга кире үз хәленә кайту өчен ике атна вакыт кирәк. Табиблар әйтүенчә, бу чорда А, B һәм С витаминнарына һәм цинкка бай продуктлар ашау дөрес. Рационда аксымлы ризык булырга тиеш. Кабак, чикләвек, авокадо, банан файдалы.

Гөлҗимеш, эхинацея, женьшень, лимонник, элеутерококк үләннәреннән кайнатылган чәйләр эчегез. Лимон, имбир тамыры, балдан эчемлекләр дә әзерләргә мөмкин. Күп итеп су эчәргә тырышыгыз. Йокы сәгатегезне арттырыгыз. Урамга җылы итеп киенеп чыгыгыз. Актив физик күнегүләрдән тыелып торыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading