16+

Җанатарлар паспортлы булды

Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнгән казанлылар Бауман урамында беренчеләрдән булып җанатар паспортын алды.

Җанатарлар паспортлы булды

Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнгән казанлылар Бауман урамында беренчеләрдән булып җанатар паспортын алды.

Бу гади генә футбол фанатлары түгел, аларны оештыручылар хәтта “супер җанатар” дип тә йөри. Болар турнирның жирәбә сикертүендә катнашкан, җаны-тәне белән футбол дип көеп йөргән кешеләр. Шуларның берсе “Рубин” җанатары врач-нейрохирург Сергей Серов иде. Аңа җырчы Эльмира Кәлимуллина, чемпионат илчесе буларак, җанатар паспортын тантаналы рәвештә тапшырды.

Быел Конфедерацияләр кубогы вакытында алынган паспорт чемпионатка инде ярамый. Яңаны ясатаырга кирәк. Бу ФИНА таләбе. Исегезгә төшерәбез, җанатар паспорты -  Fan-Id стадионга уен карарга керергә рөхсәт бирүче документ. Аны олыларга да, балаларга да ясатырга кирәк. Җанатар паспорты булган кешеләрне стадиога кергәндә өстәмә тикшермәячәкләр, алар шәһәр эчендәге җәмәгать транспорталарыннан бушлай файдаланачаклар. Җанатарлар чемпионат барган бер шәһәрдән икенчесенә тимер юл белән сәяхәт итә алачак. Әлбәттә, матчларга билет булган очракта гына. Чит ил гражданнарына ул Россиягә керү өчен виза булып тора. Шундый ук җанатар паспортларын кичә дөнья чемпионатын кабул итүче Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Калининградта да тапшырдылар.


5 декабрьдән янәдән чемпионатка билетлар сату башланды. Өч ай эчендә 742 760 кеше футболга билет алган. Казандагы билет бәяләре 1224 сумнан 66 000 сумга кадәр дип билгеләнгән. Безгә Роберт Левандовский, колумбия спортчылары - Хамес Родригес белән Радамель Фалькао, французлар - Антуан Гризманн белән Поль Погба, Испания, Германия җыелмасы йолдызлары, Австрия һәм Коньяк Корея командалары кебек дөнья футболы йолдызлары киләчәк. Сердар Азмуны да «Казань-Арена» стадионында янәдән күрергә мөмкин булачак.   


Футбол буенча дөнья чемпионаты 2018 елның 14 июнь - 15 июль аралыгында булачак. Казандагы уеннар 16, 20, 25, 27, 30 июнь һәм 6 июль көннәрендә уза.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading