16+

Алоэ согы иммунитетны ныгыта, вируслардан һәм картаюдан саклый

Алоэ согы витаминнарга һәм минералларга, аерым алганда А, В1, В2, В3, В12, С витаминнарына, фолий кислотасы, кальций, тимер, магний, натрий, калий, цинк, хром, бакырга бай.

Алоэ согы иммунитетны ныгыта, вируслардан һәм картаюдан саклый

Алоэ согы витаминнарга һәм минералларга, аерым алганда А, В1, В2, В3, В12, С витаминнарына, фолий кислотасы, кальций, тимер, магний, натрий, калий, цинк, хром, бакырга бай.

Аларның күбесе аминокислоталар булып тора. Дәвалау үзлегенә ия булган алоэ гөле халык медицинасында да киң кулланыла. Ул иммунитетны яхшырта, вируслы инфекцияләргә каршы торырга булыша. Алоэның согы косметологиядә дә файдаланыла. Аны шампунь, крем, мазь составында күрергә була. Алоэ согы коры бит тиресен дымландыра, тиредәге ялкынсынуны бетерә, бетчәләргә каршы көрәшә, чәч коелуны туктата.

Алоэ согы белән зәйтүн маен бертигез күләмдә алып, йоклар алдыннан кулыгызга сылагыз.

Бит тиресе коры булганда, бертигез күләмдә алоэ согы, солы оны, юкә балы һәм зәйтүн маен яхшылап болгатыгыз да битегезгә сылагыз. 10-15 минуттан юып төшерегез.

Бит тиресе майлы булганда, лимон белән алоэ согын бертигез күләмдә алып, шуны битегезгә сылагыз.

Җыерчыклардан котылу өчен: ике зур алоэ гөлен блендерда изегез дә бер стакан су салып, боз итеп катырыгыз. Һәр көн иртән шуны битегезгә ышкыгыз.

Чәчләр сәламәт күренсен өчен, башны юар алдыннан шампуньга бер аш кашыгы алоэ согы кушыгыз.

Алоэ согын әзерләү өчен, бераз гына очлары кипкән яфракларын алыгыз. Уртада яки аста урнашкан яфракларны сайлагыз.

Кисеп алынган яфракларны, файдалы үзлеге югалмасын өчен, өч сәгать эчендә кулланыгыз.

Яфракны ит тарткыч аша чыгарып, марля аша сөзегез. Йә булмаса согын кул белән сытып чыгарыгыз.

Алоэ согын өч тәүлеккә кадәр суыткычта сакларга була. Озаграк вакытка куллану өчен, ике өлеш сокка бер өлеш спирт салып саклагыз.

Алоэ согын боз катыра торган формаларга салып та сакларга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading