16+

«Аллага шөкер!» диючеләр авылларны саклап кала

Авылның иң рәхәт вакытлары кичкә таба. Җәй көне – көтү кайтып, сыер саугач, кыш көне – бишләр, алтылар тирәсендә. Терлекләрне ашатып, сыерларны савып, аларга дигән иртәнге ризыкны әзерләп куеп, лапас ишеген ябып куйганнан соң: «Аллага шөкер», – дип, хуҗалар өйгә атлый.

«Аллага шөкер!» диючеләр авылларны саклап кала

Авылның иң рәхәт вакытлары кичкә таба. Җәй көне – көтү кайтып, сыер саугач, кыш көне – бишләр, алтылар тирәсендә. Терлекләрне ашатып, сыерларны савып, аларга дигән иртәнге ризыкны әзерләп куеп, лапас ишеген ябып куйганнан соң: «Аллага шөкер», – дип, хуҗалар өйгә атлый.

Анда инде аш өлгереп килә, бабай гәҗит кыштырдата, әби оекбаш бәйли. Әти белән әни ишек бусагасыннан керүгә, өлкәннәр янында бик тәртипле булырга теләгән балаларны җен алмаштырамыни? Бишектәгесе дә, идәндәгесе дә туп кебек сикерә башлый. Әби бик әйбәт булса да, әни белән әти башка шул! Зур гаилә бер табынга җыела, өй нурга күмелә. Һәркемнең күңелендә гомере буе саклана торган кичләр бу.
Әлеге хатирәләрнең күңелдә яңаруына Азнакай районының Беренче Май авылында яшәүче Мостафиннар гаиләсе сәбәпче булды. Без аларга нәкъ менә шушы кадерле минутларда килеп кердек. Зәлифә белән Әмирҗан, уллары Марсель, киленнәре Лилия, нәниләре Чулпан, Аделина, Ислам белән зур матур гаилә булып яшиләр. Бу гаиләдә бер кеше дә эштән курыкмый. Зәлифә ханым лаеклы ялда булса да, гомер буе эшләгән кибетен ташларга ашыкмый. Үзенең иптәш хатыны белән авылның иске кибетен үзләренә арендага алганнар, авылдашларын көндәлек кирәкле ризыктан өзмиләр. Оныкларының тезелешеп кибеткә килүләре, аларның тәм-том төяп сөенешеп кайтып китүләре генә дә үзе ни тора. Өч балага – җиде онык! Әмирҗан абый нефть тармагында эшләп, лаеклы ялга чыккан, товар ташый, терлек карый, эш җитәрлек. Марсель фермада терлекләр карый.

– Эшләсәң, авылда да акчасы була, диде, минем мең дә бер соравыма бер җөмлә белән.
Лилия дә фермада сыер сауган, әлегә яше дә тулмаган Ислам белән декрет ялында. Дөресрәге, өйдәге фермада. Абзар тутырып, терлек асрый алар, савым сыерлары гына алты баш.

Мондый гаиләләр бүген алтынга тиң дисәм ялгышмам. Авылда Марсель, Лилия кебек төпләнеп калган яшьләр балалар бакчаларын, мәктәпләрне эшле итәләр, шәһәр халкын ризыктан өзмиләр. Шәһәрдә яшәүчеләр туган авыл дип күпме генә аһ-ваһ килмәсен, алардан әллә ни файда юк шул. Нәкъ җырдагы кебек, кайталар да китәләр. Беркөнне авылның соңгы капкасына йозак салыну күз алдына гына килсә дә куркыныч булып китә. Аллам сакласын... Беребезгә дә буш авыл урамнарын урарга язмасын иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading