16+

Алкоголизмнан ничек дәваланырга?

Статистика мәгълүматлары буенча республикада эчүчеләр саны, былтыргы белән чагыштырганда, якынча өч процентка кимегән. Ләкин бу саннар дөреслеккә бик үк туры килеп бетми икән. Нарколог, психиатр, психотерапевт Галимҗан Шакирҗанов әйтүенчә, быелның 1 гыйнварына алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда алкоголизм диагнозы белән 30 мең кеше теркәлгән.

Алкоголизмнан ничек дәваланырга?

Статистика мәгълүматлары буенча республикада эчүчеләр саны, былтыргы белән чагыштырганда, якынча өч процентка кимегән. Ләкин бу саннар дөреслеккә бик үк туры килеп бетми икән. Нарколог, психиатр, психотерапевт Галимҗан Шакирҗанов әйтүенчә, быелның 1 гыйнварына алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда алкоголизм диагнозы белән 30 мең кеше теркәлгән.

Бу – рәсми мәгълүматлар гына. Теркәлмәгәннәр бихисап. Күпләр, оялып, эчкәннәрен белгертергә теләмичә, шәхси клиникаларга мөрәҗәгать итә. Ә анда исерекләрнең саны исәпкә алынмый.

Галимҗан Шакирҗанов алкоголизмга, тәмәкегә, наркотикларга бәйлелектән дәвалый. Мине дә, күзәтерсең дип, сеансларының берсенә чакырды. Бүлмәдә без 15ләп кеше идек. Дәваланырга килгәннәр арасында япь-яшь кызлар, егетләр дә бар. «Бер танышым нәкъ менә табибка баргач кына айныды, мин мондый тормыштан туйдым, көн саен тәүбәгә киләм, эчмим дип антлар әйтәм. Тагын эчәм. Ярдәм сорап, психотерапевтка килдем», –ди минем яшьләр тирәсендәге бер ханым.
Бер атна дәвамында Галимҗан Шакирҗанов аларга лекцияләр сөйли. Довженко алымы белән дәвалый: аракысыз тормышның мәгънәсенә төшендерә, эчүчелектән дәваланган кешеләрнең ихластан язган хикәятләрен укый. Ике сәгатьлек сеанстан соң психотерапевт белән алкоголизмнан дәвалану турында иркенләп сөйләштек.

– Кеше нигә эчә?
– Ул үзе генә түгел, башкалар да гаепле. Берәр бәйрәм җиттеме, кеше иң кадерле нәрсә итеп өстәлгә аракы чыгара. Дуслар, туганнар бер-берсен сыйлый. Бу традицияне кеше үзе булдырган. Бәби тәпиен юа, аракысыз туй да күңелсез уза кебек тоела. Бәлки бу электән аңга сеңеп калгандыр. «Коры закон» вакытында аракыны чират торып алганнар. Ул дефицит булган. Хәзер кешенең вакыты һәм акчасы бар. Барыбыз да эшләр өчен туган. Әгәр кеше нәрсә беләндер мәшгуль икән, аның эчәргә вакыты калмый. Элек алкоголизмга каршы лекцияләр сөйли идек. Авылда берәү эчә икән, нарколог гаепле. Хәзер аракы сата торган кибет чат саен. Кичке уннан соң спиртлы эчемлекләр сатарга ярамаса да, җаен табалар.

– Эчүчелек геннар аша күчәме?
– Юк. Өч буын рәттән эчүчеләр булса гына алкоголик бала тууы ихтимал. Ләкин бала кечкенәдән аракы шешәсен, әти-әнисенең эчкәнен күреп үсә икән, бу, әлбәттә, аңа тәэсир итми калмый. Кайберәүләр, бала организмына спирт кирәк дигән булып, сабыена сыра, шәраб эчерә. Моннан да зуррак мәгънәсезлек була алмыйдыр. Сүз уңаеннан, республикада 15 яшькә чаклы 18 балага хроник алкоголизм диагнозы куелган. Биш-ун яшьлек балаларның спиртлы эчемлек кулланасы килү теләге бөтенләй юк. Гомумән, балага какао, хәтта чәй дә эчерергә киңәш итмим.

– ?!
– Әйе, куе чәй, каһвә, шоколад – барысы да кәефне күтәрә. Кофеин белән сәбәпсезгә организмны дәртләндерергә кирәкми. Мин үзем иван-чәй, төрле җиләк яфракларыннан ясалган чәй генә эчәм.

– Дару үләне дигәннән, кайбер кешеләр аракыдан үләннәр дәвалый дип ышана. Әбиләргә баручылар, өшкертүчеләр дә бар. Аракыга бәйлелектән алай гына котылып буламы?
– Куркытыпмы, аңлатыпмы, нинди ысул бар, барысын да файдаланырга кирәк. Бер чит илдә тәҗрибә үткәргәннәр, тәмәке кабына «рак китереп чыгара» дигән язуга карап кына аны сатып алучылар кимемәгән, ә менә «ирлек көчен киметә» дигән язу төшерелгәч, күп кеше тәмәкедән баш тарткан, ди. Өшкерүче әбиләрнең дә файдасы тияргә мөмкин, чамбыр (чабрец) үләне булыша икән дип ишеткәнем бар. Укол кадатучылар, код ясатучылар да бар. Исерек кешене нормаль тормышка кайтару өчен, барысын да эшләргә кирәк. Әлбәттә, күп нәрсә аның үз теләгеннән, ихтыяр көченнән тора.

– Исерек кешегә «Эчмә» дип әйтүдән мәгънә бармы?
– Юк. Эчкәч, кешенең аңы томалана. Психологиядә исерекне хайваннар белән чагыштыру бар. Башта ул үзен тавис кошы кебек хис итә. Горур, үз-үзенә ышанган була. Аннары маймылга әйләнә, күп сөйләшә. Юлбарыска әйләнә. Тирә-янындагы кешеләр арасыннан дошман эзли, юк-барга бәйләнә. Киләсе стадия – арыслан. Ул инде сугышырга да күп сорамый. Энергиясе ташый. Ахырдан дуңгызга әйләнә. Аяктан егыла, йоклый. Исерек кешене эчкән өчен әрләү файдасыз. Киресенчә, ачуын чыгармас өчен, аның белән сөйләшмәскә, күзенә бик күренмәскә кирәк. Айныгач, барысын да уртага салып сөйләшсәң яхшырак.

– Аракыга бәйлелектән котылу өчен күпме вакыт кирәк?
– Кемгә ничек. Кемгәдер ике-өч сеанс җитә, кайберәүләр 39 тапкыр дәвалана. Эчәсе килү теләген беренче сеанстан соң ук бетерергә була, ләкин кешенең күңел халәтен үзгәртү мөһим. Кеше тормышның ямен аракысыз да аңлый белергә тиеш, лекцияләрем дә шуны күздә тота. Яшәүнең кызыгын аракыда түгел, спортта, яраткан шөгылендә, эштә, гаиләдә табарга өйрәнсеннәр иде.

– Алкогольсез сыра эчүгә ничек карыйсыз?
– Хупламыйм. Гадәттә, дәваланган кеше аракы тәмен тояр өчен алкогольсез спиртлы эчемлекләргә тартыла. Шул тәмне татыганнан соң, кешенең баш мие «ычкынырга» мөмкин. Кабат эчүгә сабышуы бар. Коры кызыл шәраб, чамасын белеп эчкәндә, рөхсәт ителә. Тик чын шәраб хәзер сатуда сирәк очрый.

– Гомер буе эчкән кешене аракыдан биздереп буламы?
– Була. 3нче стадия алкоголизмга барып җиткән кешеләрнең дә хәмерне ташлаганы бар. Дәваланганнан соң 30 ел эчмичә, тулы тормыш белән яшәүчеләр җитәрлек. Иң мөһиме: кешене вакытында белгечкә алып барырга, дәвалатырга кирәк. Шунысын да истә тоту мөһим: өч ел алкоголик белән яшәгән кешенең үзенә дә психолог ярдәме кирәк булуы бар. Аның нервлары таушалган була.


Спиртлы эчемлекләргә бәйлелекне кисәтү өчен киңәшләр

Ял итеп алырга була, әмма юк-бар уйлар өчен кешенең буш вакыты калмаска тиеш. Теләсә нинди буш вакыт кеше өчен зыянлы.

Эчә торган компанияләргә кушылмаска тырышыгыз, эчәргә тәкъдим итсәләр, баш тартырга кыенсынмагыз.

Тормыштагы борчуларны аракысыз да хәл итәргә була. Кеше, стрессны җиңәр өчен, рюмкага үрелмәсен. Кәефе төшкәндә, бала аракы эчми бит – үзенә шөгыль таба. Спорт, туризм, бию, башка шөгыльләр ярдәмендә күңел ачарга өйрәнергә кирәк.

Әти-әнинең баланы тәрбияләргә вакыты юк икән, һич югы аңа начар үрнәк күрсәтмәсен. Бала барысын да губка кебек сеңдерә. Бала утырган табынга аракы чыгармаска тырышыгыз. Балага кечкенә чакта спиртлы эчемлек, хәтта сыра, шампан шәрабен һич кенә дә бирергә ярамый.

Алкоголизм – авыру, шуңа да кеше эчә икән, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алкоголизмнан дәвалануның бик күп төрле юллары бар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алкоголизмнан котолуның 100% нәтиҗәле ысулы - тәүбә, Иман һәм Коръән, Аллаһ Тәгалә кушканча яшәү!!!

    Мөһим

    loading