Элегрәк булган бу хәл. Әле татарлар эчү белән хәзерге замандагы кебек бик нык мавыкмаган чакларда булган, диләр.
Бер ир авыл кибетенә «төшәргә» була. Ә кибет, билгеле инде, ул вакытта агачтан салынган борынгы бура. Бу ир караңгы төндә, такталарны каерып, идән астыннан кибеткә керә. Сизмәсеннәр дип, бер генә ярты аракы алып чыга.
Шулай да була икән: сизмәгәннәр моның кибеткә кергәнен. Теге такталарны әйбәтләп куйган бит әле ул.
Икенче көнне тагын бу такталарны каерып керә, күп алмый – бер ярты аракы гына.
Бер ай буе шулай кабатлана бу хәл. Шунысы кызык: ирнең аракы «ташыганын» беркем дә сизмәгән. Бер ай үткәч, үзе кибеткә килгән. Елаплар ялвара икән:
– Үтерәсез бит. Алкаш ясыйсыз бит инде, ныклап ямап куегыз әле шул тишегегезне, – дип әйтеп биргән ди бу.
Тишекне ямаганнар, диләр...
Теге иргә дә берничә ел «ямап» куйганнар инде.
Комментарийлар