16+

«Алинәне шелтәләргә түгел, киресенчә, аңа ярдәм итәргә кирәк!»

Фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында Россия спортчылары соңгы дүрт елда беренче тапкыр алтын медальсез калды. Олимпия уеннарында сенсация ясаган һәм алтын медаль алып шау-шу кубарга сәбәпче булган милләттәшебез, яшь спортчы Алинә Заһитовага игътибар зур иде. Кызганычка, аңа дөнья беренчелегендә уңыш елмаймады.

«Алинәне шелтәләргә түгел, киресенчә, аңа ярдәм итәргә кирәк!»

Фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында Россия спортчылары соңгы дүрт елда беренче тапкыр алтын медальсез калды. Олимпия уеннарында сенсация ясаган һәм алтын медаль алып шау-шу кубарга сәбәпче булган милләттәшебез, яшь спортчы Алинә Заһитовага игътибар зур иде. Кызганычка, аңа дөнья беренчелегендә уңыш елмаймады.

Ялгыз хатын-кызлар турнирында кыска программада Алинә, итальян спортчысыннан калышып, икенче генә баскычта булган иде. Фигуралы шуу тарихына сикерүнең барлык элементлы программасы белән кереп калган Алинә Заһитова икенче өлештә көндәшен бик еракта калдырачагына күпләр шикләнмәде. Әмма сезон барышында гел җиңәргә өйрәнгән һәм гел беренче булган Алинә, куып баручы ролендә калып, дулкынлануын җиңә алмады булса кирәк, бер-бер артлы егылу аны пьедесталдан читләштереп, медальсез калдырды.

Тренерларының берсе Даниил Глейхенгауз уңышка ирешә алмау сәбәбен «нерв киеренкелеге» белән аңлатты. «Шулай да аңа 15 яшь кенә икәнлеген һәм дөнья чемпионатында бу аның дебюты икәнлеген онытмыйк. Кызганыч, ирекле программада ул каушавын баса алмады», – дип белдергән Глейхенгауз. Татьяна Тарасова исә Алинәнең уңышсызлыгын Олимпия уеннарыннан соң кинәт буйга үсеп китүе белән аңлата: «Бу – һәрбер спортчы белән була торган хәл. Моны үткәреп җибәрергә һәм өйрәнүләрне дәвам итәргә».

Әйтергә кирәк, әлеге беренчелектә егылучылар бик күп булды. Россия данын яклаучы хатын-кызлар гомумән уңышсыз чыгыш ясап (Мария Сотскова – 8нче, Станислава Константинова 19нчы урынны яулады), киләсе сезонга өч квотаны югалту куркынычы туган иде. Бәхеткә, Алинә Заһитова белән Мария Сотскова моны булдырмый калдырды. Шушы егылулар һәм спортчыларның Олимпия уеннарыннан соң арыган булуын исәпләгәндә, уеннар тәмамланып бер айга үтүгә үк, тагын бер халыкара турнир уздыру кирәкме? Бу вакыт эчендә спортчылар ял итеп һәм ярышырлык формага кайтып өлгерәме? Бик тәҗрибәле спортчылар өчен бу җиңеп чыга алмаслык мәшәкать тудырмый – парлы шууда немец спортчылары моны раслады. Ә россияле Евгения Тарасова белән Владимир Морозов, Олимпиададагы кебек, кабат икенче урынны яулады. Дөнья чемпионы Мария Бутырская да Алинә белән булган хәлне Олимпия уеннары белән бәйли.

– Кызлар арыган, шуңа өстәп, тагын дөнья чемпионаты. Әзерләнергә вакыт күп түгел, шуңа күрә бернинди дә куркыныч нәрсә булмады. Олимпиада гомерлеккә калачак, ә бу хәл тиздән онытылачак. Алинәне шелтәләргә түгел, киресенчә, аңа ярдәм итәргә кирәк. Спортта андый хәлләр була – чемпионнар да ялгыша. Тизрәк онытырга һәм киләсе сезонга әзерләнергә кирәк, – дигән Мария Бутырская.

Фото: phototass2.cdnvideo.ru

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading