Иҗат – гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул.
Хәсән Туфан.
Яхшы әйбер начарайса, ул бигрәк тә начар.
Аристотель.
Ялагайлар кулына эләккәнче, козгыннар кулына эләк. Козгыннар үлгәннәрне ашый, ә тегеләре – тереләрне.
Антисфен.
Акыллы кеше аздан гына да бәхетле, ә ахмакка һәрвакыт җитми, шуңа күрә бик күп кешеләр бәхетсез.
Франсуа де Ларошфуко.
Патриотизм безнең күзне томаларга тиеш түгел. Илне сөю – аек акыл хәрәкәте ул, сукыр хис чәбәләнүе түгел.
Николай Карамзин.
Артык зур вәгъдәләр ышанычны киметә.
Гораций.
Җинаятьчелеккә юл куюның иң ышанычлы ысулы – җаваплылык булмау.
Цицерон.
Халыкны әйдәп бару аны кузгатуга караганда җиңелрәк.
Дэвид Финк.
Сәясәт тә грамматика кебек, бөтен кеше эшләгән хатаны кагыйдәгә әйләндерә.
Андре Мальро.
Комментарийлар