16+

Ак ай бәйрәмендә сөяк сындырдылар

Узган атнада бурят милли-мәдәни автономиясе ай календаре буенча Яңа елны каршылады. Бурятлар әлеге бәйрәмне “Сагаалган” дип, ягъни ак ай бәйрәме атап йөртә.

Ак ай бәйрәмендә сөяк сындырдылар

Узган атнада бурят милли-мәдәни автономиясе ай календаре буенча Яңа елны каршылады. Бурятлар әлеге бәйрәмне “Сагаалган” дип, ягъни ак ай бәйрәме атап йөртә.

Бурят оешмасы җитәкчесе Сэсэгма Бубеева бәйрәмгә махсус кунак – Бурятиянең «Байкал» җыр һәм бию теарты солисты Алдар Дашиевны да чакырган. Татарстанда яшәүче якташлары өчен бу чын мәгънәсендә күңелле сюрприз булды. Үз телебездә үз халык җырыбызны тыңлап, күңелебез белән туган җиребезгә кайтып килдек, диделәр алар.


 
Ак ай бәйрәме җыр-биюләргә генә түгел, уеннарга да бай. Алар арасында иң кызыклысы – "Һэер шаалган". Ул чын ир-атлар уены. Бүгенге көндә бәйрәмнәрдә уен буларак кына оештырылса, элек аның буенча зур турнирлар узган. "Һэер шаалган" синнән көч кенә түгел, осталык, җитезлек, тәвәккәллек тә сорый. Уенда катнашучылар бер кулларына сыер яки үгезнең умыртка сөяген тотып, икенче кулларының йодрыгы белән шуңа сугып сындырырга тиеш.

Бурятлар әйтүенчә, умыртка сөяген сындыруның егерме ике төрле техникасы исәпләнә. Сөякнең озынлыгы 30 см, киңлеге 4 см, калынлыгы 0,6 см га җитәргә мөмкин. Аңа ялан кул белән дөрес сукмаган очракта, үз кулыңны да сындыруың бар. Ярыш алдыннан һәр кеше ел дәвамында җыеп барган сөякләрне алып килә.

Судьялар аларны калынлыгына һәм зурлыгына карап аера. Башта нечкәрәк сөякләрне сындыралар, беренче этапны уңышлы узучылар икенче этапта катнаша. Анда инде аларга күпкә калынрак сөякләрне сындырырга туры килә.

"Һэер шаалган" – гасырлар дәвамында буыннан-буынга киүчеп килгән традиция. Сэсэгма Бубеева сүзләренчә, аны традиция дип әйтү генә аз, ул спорт та, борынгы ритуал да. Бурят ир-аты киек ауларга, уктан атарга, атта оста йөрергә һәм бер селтәнүдә умыртка сөяген сындыра белергә тиеш, ди ул. Физик яктан чыдам булган кеше генә кырыс дала шартлары бирешми.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading