16+

Адвокат Руслан Нагиев: «Бу эштә әле соңгы нокта куелмаган. Закон безнең якта»

Узган атнада Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгы республика мәктәпләренә уку-укытуның яңача планын тасвирлаган яңа методик күрсәтмәләр эшләп җибәргән иде. Ләкин озак та узмады, алар куллануга яраксыз дип табылды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Адвокат Руслан Нагиев: «Бу эштә әле соңгы нокта куелмаган. Закон безнең якта»

Узган атнада Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгы республика мәктәпләренә уку-укытуның яңача планын тасвирлаган яңа методик күрсәтмәләр эшләп җибәргән иде. Ләкин озак та узмады, алар куллануга яраксыз дип табылды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“4 ноябрьдә юлланылган методик күрсәтмәләрне федераль норматив-хокукый базага үзгәрешләр кертелгәнчегә кадәр кулланнырга ярамый” диелә министрлык хәбәрендә.
Әлеге методик күрсәтмәләрнең документ аңлатмасында, татар теле дәүләт теле буларак, мәҗбүри укытылырга, ә туган телне укучылар ирекле укырга тиеш дип язылган иде.   

Шуннан соң Татарстан прокуратурасы, әлеге күрсәтмәләр федераль законнарга туры килми дип, аларны кире алдыртуны таләп итте.
“Республика прокуратурасы Татарстан премьер-министры Алексей Песошин исеменә гариза әзерләде. Анда методик күрсәтмәләрне тиз арада кире алдырту һәм моңа юл куйган җаваплы кешеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында әйтелә”, - дигән Татарстан прокуратурасының матбугат чаралары белән эшләүче өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Шушы уңайдан “Шәһри Казан” хәбәрчесе  адвокат Руслан Нагиевтан аңлатма алды.

- Хәзерге вакытта без тиешле документларны әзерләдек. Законнарга анализ ясап чыкканнан соң шуны әйтә алабыз: прокуратура гамәлләре канунга туры килеп бетми. Прокуратура ФГОСка таяна, ә анда республиканың дәүләт телләре мәҗбүри укытылырга тиеш дип язылмаган. Безнең фикеребезчә, бу федераль законга каршы килә. Ә федераль стандарт федераль законнан өстен була алмый. Закон нигезендә, республика дәүләт телләрендә укытуны оештырырга тулы хокукка ия.

Соңгы көннәрдә миңа кыскартылуга эләккән укытучылар да күп мөрәҗәгать итә башлады. Без үз чирабызда судка мөрәҗәгать итәбез, чөнки прокуратура карарын һәр гражданин кире кага ала. Һәм практика күрсәтүенчә, суд  еш кына гражданин файдасына хәл ителә. Шуңа күрә паникага бирелергә кирәкми. Бу эштә әле соңгы нокта куелмаган. Закон безнең яклы. Шуңа күрә суд та безнең якта булыр дип уйлыйм, - диде Руслан Нагиев.        

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading