16+

АДӘМНӘР (1921-22 елларда Идел-Урал буйларында булып үткән фаҗига)

Ахыры. Башы 12,19, 26 гыйнвар, 2, 6, 13 февраль саннарында.

АДӘМНӘР (1921-22 елларда Идел-Урал буйларында булып үткән фаҗига)

Ахыры. Башы 12,19, 26 гыйнвар, 2, 6, 13 февраль саннарында.

Малай Зәйни нидер сизенде. Атасының шашкан, усал, томанлы карашларыннан коты очып сикереп торды...
– Әткәй, ни эшлисең безне? – дип, ачы аваз белән кычкырып җибәрде.
Гәрәй моны күреп алды да кинәт кузгалып, баланы эләктерергә омтылды. Ләкин өлгерә алмады, Зәйни, үлем тырнагына эләккән кебек акырып, ишеккә таба атылды.
Атасының малай артыннан куып чыгарлык көче юк иде. Аны уйлый да алмады; әле һаман аптырап, куркынып хәлсез яткан сабый Нәфисәгә барып тотынды: «Тор, кызым, җитте», – диде. Тирә-ягына әйләнеп каранды: һичкем юк иде, мәгәр мичнең кашагасында пычакның ялтыравы гына күзенә төште. Аны бер кулы белән генә сузылып алды... Йөзе начар иде, үтмәс кебек иде. Казанга кайрарга уйлады, анда бушлык иде. Барыбер чарлар дип, чүлмәкнең читенә берничә тартты.
Кыз боларны күрде, кычкырырга тамагы алынган кебек катып торды да:
– Әткәем, ни эшлисең мине? – дип, хәлсез акрын тавыш салды.
Гәрәй моны ишетмәде. Нәфисәнең йөзен чүпрәк белән каплады да пычакны каты кулдан берничә мәртәбә бугазга ышкып җибәрде. Пычак начар, атаның кулы калтырый, бугазга туры китерә алмады, кыз яртылай киселгән бугазы белән әллә нинди авыр үлем астында гырылдый башлады. «Тукта! Бу нигә алай?» – дип, тагын катырак берничә мәртәбә тартты, муенның яртысы киселде, бала гыг... гыг... гыг... итте дә тынычланды, тәндә тереклек бетте.
Берничә тамчы кан күренде... Гәрәй, тукта, болай ярамый, идәнгә акмасын, дип, ишек төбендәге ләгәнне китерде, киселгән бугазны шуңа тотты, ләкин кан артык юк иде. Ярар, бетте бугай, дип, кызның гәүдәсен шунда яткан ашъяулык белән япты да, бер-ике генә тамчы кан түгелгән савытны, кеше күрсә сизә башлар, дип, йортка чыгарып түкте, аның өстенә кар сипте, аяк белән таптады да яңадан өйгә керде. Күңелендә бер төрле дә газап сизмәде: әхлак, вөҗдан кебек тышкы тук хәлләр эчендә туа торган мәгънәләр, куәтләр әллә кайчан аның җанында сүнгән иде инде. Баланың авызы ябылмаган, кечкенә нурсыз күзләре ниндидер бер газаплы караңгылык белән туктап, ачык торалар.
Гәрәй моны күрмәде, үз исәбе белән бу ит биш көнгә җитәрлек иде, шуңа каратып нечкә, ябык, кансыз гәүдәне кисәкләп бүлде. Йомшаграк җирләрен шул чи көенчә кабып, ашыгыч-ашыгыч чәйни башлады. Бүген туярлык булсын ичмасам, дип, зуррак өлешне – уң кул белән бер як кабырганы хәзер үк пешерергә уйлады. Башкасын, өйдә торса бозыла башлар, дип, бүтән җиргә куйсаң эт-кош тияр, дип, очырмага мендерергә уйлады. Шулай дип, баскычтан өй түбәсенә күтәрелсә, Зәйни малай шунда качкан икән, ул атасының ярым шашкан күз карашыннан «чер» итеп кычкырып җибәрде: мине тере көенчә ашарга менгән икән, дип коты очты, өйнең түбә кыек тактасын каерып, елап, акырып, урамга сикереп төште дә качты.
Гәрәй моңа бераз гаҗәпсенде, мәгәр үзенең эшен бүлмәде, ашъяулык чүпрәгенә төрелгән итне очырмадагы әрҗәләр арасына яшерде дә, баскычтан төшеп, кире өйгә керде.
Сәкенең такталары ягылып бетмәгән иде әле. Шуларның берен тиз-тиз яргалады, чүлмәккә тутырып су салды, аны мич алдындагы ике кирпечкә куеп, өстенә утын тезде, көлне актарып, андагы чаткыларны өреп, чыраны яндырды да ут кабызды. Монда ялкын кыздыра башлады. Үзе куна тактаны алып, итне ваклап, йомшаграк кисәкләрен чи көенчә чәйни биреп, турарга тотынды.
«Күптән ашаган юк иде... Әгәр азрак тоз да булса, яхшы буласы икән!» – дип уйлады. Тоз тәме татыган юкка айлар үтте инде. Күршеләрдән сорасаң?.. Аларда да юктыр, булса да бирмәсләр.
Ул шулай аш пешерергә хәзерләнгәндә урамнан ниндидер тавыш ишетелде. Бу зур шау-шуга әйләнеп йортка якынлашкан кебек булды... Менә ишек ачылды, ниндидер ябык, үлек кыяфәтле, кабердән кайткан төсле куркыныч шәүләләр, әллә нинди үлем күләгәләре өйгә тулдылар... Болар нәрсәгәдер шаулашалар, хәлсез кулларын кизәнеп, бер-берен таптап, Гәрәйнең өстенә киләләр... Ул бу эшне башта ук сизгән, яртылай туралган итне куна такта белән сәке астына куеп, канлы пычакны мич артына ыргытып өлгергән иде. Идәнгә тамган бер-ике тамчы кан эзенә аягы белән басып, яшерергә азаплана иде. Шау-шу кереп өйне баскангача боларны бетергәнгә үзенчә бераз тыныч, шулай да аптыраулы йөз белән халыкка карады. Бер сүз дә дәшмәде, артык куркыну, үзен гаепле кебек табу да сизенмәде. Тик бу шашкан дулкын эчендә Зәйнинең булмавы гына аны бераз гаҗәпкә калдырды. Ул кая икән, дип уйлады. Кемнәндер бу турыда сорарга авыз ачты, мәгәр өлгерә алмады. Әллә нинди карлыккан җәһәннәм тавыш белән ташчы Камали:
– Убырлы карчык Зәбидәне үтерештең! Инде син, дуңгыз, эт, үз балаларыңны суеп ашый башладыңмы? – дип акырып аның бугазына ябышты. Әллә нинди кара ачу катнаш дошманлык белән котырынып, аны буарга тотынды. Арадан берсе яман кабер тавышы белән тагын акырып җибәрде.
– Нигә әйтмисең?! Кызыңны кая куйдың?
Өйне тутырган ач, хәлсез шәүләләр, Гәрәйне тарткалап, идәнгә ташлап таптарга, изәргә омтылдылар. Үзләре үлем, кабер тавышы белән туктаусыз кычкырыналар:
– Нигә әйтмисең? Кечкенә кызыңны кая куйдың? Суеп ашадыңмы? Безгә улың Зәйни коты очып елап килде. Әйт, әйтмәсәң, шул җирдә бетерәбез!
Шау-шу, кычкырыш, шашкынлык бөтен өйне, йортны басты. Барган саен тагын яманрак котыру төсенә керде, мич буенда такта шүрлек бар иде, берсе ашыгып, куркынып шуны актарырга кереште дә, койрыклы тере шайтан тоткан кебек коты очып кычкырып җибәрде:
– Менә! Менә таптым! Менә каны да кипмәгән!
Саргаеп, корышып кипкән йөзле, ялангач гәүдәгә иске ертык чикмән ябынган Фәррах сәке астыннан куна тактаны тартып чыгарды, карлыккан җәфалы тавышы белән идәнгә нәрсәдер ыргытып бәрде:
– Җәмәгать, менә кулы, менә кабыргасы! – диде дә, үз-үзенә, үз тавышына буылып, кулындагы бала сөягеннән шашып, арты белән мичкә сөялеп катты. Акрын-акрын идәнгә чүгәләде, аны таптап, тагы Гәрәйгә ташландылар. Бөтен өйне шашкан томан, ерткыч караңгылык каплады. Куркыныч үлем шәүләләре үзләрен-үзләре, дөньяларын оныталар, хәлсезлекләрен сизмиләр, кара ерткыч дулкын белән акылларыннан язып, үз баласын үзе ашаган крәстиәнгә – балтачы Гәрәйгә тагы да яманрак акырышып, һөҗүмгә тотыналар, кул белән, аяк белән кыйнап, күкрәкләрен, битләрен чабаталы аяклар белән таптыйлар, изәләр.
Шул ерткыч үлем, куркынычлы дулкын эченә кайдадыр бер сүз ташлана, тышта кемдер көлү катнаш саташу белән акырырга тотына:
– Йөкләр килә, сәвит йөкләре килә! Бәрәңге килә, алабута килә! – дип үзе кычкыра, үзе карга бата-бата, тагы егыла, тагы акыра:
– Бәрәңге килә, сәвит атлары йөк белән кайталар, ит бар, алабута бар, икмәк бар!
Бу гаҗәп тавышны ишетүгә кыйналып, имгәтеп ташланган Гәрәйнең өенә тулган ач үлем, крәстиән шәүләләре кинәт нәрсәнедер искә төшергән, нәрсәнедер кинәт аңлаган кеше кебек башларын күтәреп, җансыз багана кебек хәйранлыкта катып туктыйлар. Тыштан килгән саташулы, тир хасталы тавыш тагын көлеп кычкыра:
– Бәрәңге дә бар, алабута да бар, ха-ха-ха... ашыйбыз гына! – ди.

XIII
Бөяне кинәт ерган язгы ташкын кебек, ач крәстиән төсендәге кайсы кипкән, кайсы шешенгән хәлсез үлем шәүләләре барлыгы берьюлы, бер-берен таптап, егылып, урамга таба бәрәңге, алабута, ит тавышы килгән якка ташландылар. Кыйналып, изелеп ыргытылган Гәрәйне онытып, аны өендә ялгызын калдырдылар. Үзләре ерак каладан килә торган юлга, куе зур урманның бу кечкенә караңгы авылга таба караган ягына йөгерештеләр. Бөтен җәй яңгыр таммады, бер бөртек иген үсмәде, үлән-яфрак корып кипте, хайваннар туфраклы тамыр кимереп кырылдылар, күсе, йомран, эт, мәче әллә кайчан ашалып бетте, бу кечкенә караңгы тормышта мыжгырдаган крәстиәннәр ачыгып хәлдән тайдылар. Шулай да икмәкле йөкләр килә дигән тавыш аларның актык көчләрен чыгарды, алар арыйлар, атлаган саен егылалар, карга чумалар, һаман да бер-берен таптап, берьюлы бер-бере өстенә өчәр-бишәр кеше өелгәләп, тагы торып китәләр. Куркыныч көлү катнаш саташулы тавыш ялган булмады, анда – ерак-ерак каладан килә торган юлда урманнан чыгып боларга таба кузгалган чаналар күренде, крәстиәннәр, актык көчләрен җыеп, шул йөкләргә генә барып җитә алсак иде, аннан котылыр идек, дигән җылы өмет белән ыргытылдылар.
Анда зур йөк төялгән сигез чананы арык, ябык сигез ат, бер туктап, бер кузгалып кыенлык белән, карлы юлдан болай таба өстериләр. Чаналарга каршы барып, ни нәрсәдер төялгән капчыкларны күрү белән, ач крәстиәннәрнең миләре капланып, йөрәкләре туктый язды. Ташчы Камали түзә алмады, ат янында килә торган чыбыркылы юлаучының сүзенә колак салмастан, иң алдынгы чанага барып егылды, куллары белән кочаклап, тешләрен батырып, бер капчыкны тартырга, үзенә таба өстерәргә, өзәргә, чишәргә ашкынды. Йөкчеләр, җаваптан куркып, моны аерырга, читкә этәреп ташларга тырыштылар.
– Болай ярамый, килгән кире качмас, сәвит өенә барып җитсен. Пешкәч ашарсыз, – дип, сүз белән аңлатырга теләделәр, ләкин моны ишеткән кеше булмады, ач күләгәләр бер-берен таптап, алдагы чаналарда кар сырып бетергән капчыкларны берәм-берәм өстерәп тарткалап, җиргә, кар өстенә тәгәрәттеләр, хәлсез куллары, зәңгеләдән йомшарган тешләре белән газапланып капчыкларын өзгәләделәр, ертып-ертып җибәрделәр, чана тирәсе бәрәңге белән тулды. Карга туң, чи бәрәңгеләр сибелде. Ташчы Камали, моны күргәч, алтын тавы тапкан кеше кебек шашып кычкырып җибәрде, кар катыш туң, чи бәрәңгеләрне авызына ашыгып-ашыгып тутыра, йотлыгып чәйни башлады. Башкалар һәммәсе дә җиргә ташландылар, ертык капчыкка тыгылдылар, каушап калтырап, карлы бәрәңгеләр белән авызларын тутырдылар, дөньяларын онытып, йотлыгып ашарга атылдылар. Ачлар туң бәрәңге белән азапланганда, йөкче татарлар, бүтән капчыкларын ныграк бәйләп, тизрәк авылга керү ягын карап кузгалдылар. Алар артыннан халык та калмады, җиңнәренә, куеннарына, кесәләренә тутырган чи туң бәрәңгеләрне гаҗәп бер ләззәт белән кимерә-кимерә шул азык йөкләреннән аерылмый, ике як белән каравыллап, сәвит өенәчә бергә килделәр. Рәис үзе атналар буенча бер нәрсә капканы юк, аяклары, гәүдәсе шешенә башлаган иде. Шулай да түзмәде, өстерәлеп чыкты, бераз карап катты, аннан кинәт капчыкка ташланып, чи бәрәңгенең таш-кабыгын чикмән җиңе белән сөрткәләде. Тәмләп ашый башлады. Алда торган зур эш аның тәнендәге актык көчләрен суырып кузгатты, ул яңа килгән йөкләрне бушаттыру чарасына тотынды.
Ул арада бу зур шатлыклы хәбәр бөтен авылга таралып өлгерде. Кар баскан өйләрдән җанлы мәетләр күтәрелеп чыгалар, юлсыз, сукмаксыз урамнар, тыкрыклар буенча, вакытсыз картаеп кипкән яки шешенгән кечкенә балалар, шешенгән, авыз ачып сүз әйтә алмаслык хәлгә җиткән хатыннар, туфрак төсле каралган карчыклар, картлар үлемнәре, каберләре белән бергә кузгалып, бу ризык йортына агылдылар. Һичбер сүз белән, һичбер көч белән тыярга, туктатырга юл булмады, дүрт капчык бәрәңге шунда кар өстендә чи, туң килеш ашалып, кимерелеп бетте. Төнлә ачлар тарафыннан үтерелгән Намаҗанның өе ризык килгәндә ашханә ясар өчен уңайлатылган иде. Булганынча утын кистеләр, җитмәгәненә читәннәрне, коймаларны җимерделәр, әллә ничаклы хатыннар, үзләре сорап, туйганчы аш исе, бәрәңге исе, икмәк, алабута исе иснәп калыр өчен, шунда казаннар тирәсендә булышлык иттеләр, ирләр, балалар, карчыклар, картлар– хәле бары аяк өстендә, хәлсезе утырып, карга ятып, ризык пешкәнне, өләшә башлаганны тирән бер түземсезлек белән көттеләр. Казаннарга ябык елкы итләре салынып, морҗалардан аксыл соры төтеннең беренче күренүе бу көткәннәрнең өметләрен якынайтты, җыелган халыкның ашау дәрте кайнап, ниндидер эчке корыч ыргаклар карыннарны борып-борып алдылар. Миләр ачылгандай, йөрәккә өмет, ышаныч дулкыны керергә теләгәндәй булды. Бер минут бу әйберләр, казаннар яныннан аерылмаган рәис үз янына ташчы Камалине чакырды:
– Син, Камали абзый, – диде, – халыкка әйт, бездә савыт-саба юк, өйләреннән китерсеннәр, – диде. Ләкин ач крәстиәннәр таралырга курыктылар, өчнең берсе, тирә-күршенең икесе китсә, башкалары морҗадагы төтеннән, аш кайнаган өйнең тәрәзәсеннән күзләрен ала алмый таш кебек катып кузгалмый тордылар. Болар арасында берсеннән-берсе җылырак сүзләр тарала башлады, туйганчы шулпа бирәләр икән, тагы берәр кисәк алабута икмәге дә бирәләр икән, инде хәзер шулай көн дә ашатмакчылар икән, бу сигез йөк беткәч, тагы сигезне, аннан тагы сигезне китермәкчеләр икән, дигән кебек өметле хәбәрләр күңел юанычы белән матурланып, крәстиәннең йөрәгенә туктаусыз дәрт арттыра торды.

XIV
Крәстиәннәр бер-берен таптап чыгып йөгергәннән соң ялгыз калган Гәрәй кинәт сәкегә утырды. Кулын йөзенә, маңгаена куеп бераз гына уйланып шашып торды да акырып җибәрде. Бу куркынычлы саташулы тавыш аның көлүеме, елавымы, аерырга мөмкин булырлык түгел иде. Шашкан күзләре түшәмгә, аннан морҗа калагына текәлделәр. Сикереп торып, кулы белән тимер калакны тартты да тагы кире утырды, тагы кинәт кузгалды. Идән уртасына басып акырып елады да йортка-абзарга чыгып китте.
Тегендә Намаҗан йортындагы ашханәдә аш пешереп, аны кечкенә кисәк алабута икмәге белән ашап азрак хәлләнгәч, ташчы Камали үзенең кыйналган күршесе балтачы Гәрәйне бу ашарга җыелган халык эченнән күзе белән эзләде. Тапмады. Тукта, ул юньсез хәлсез ятадыр, дип, кайтышлый аңа керде. Өендә юк. Кечкенә сабый кызның пешерелмәгән нечкә ябык куллары, кабыргалары шунда сәкедә аунап яталар. Камали аптыранып уйланды: тукта, бу кайда булыр? Эзләнеп, каранып, бераз шикле куркыну белән, йортка чыкты. Анда түбә саламы алып ашалган, читәне ягылган абзар, аның көч җитмәгәнлектән генә төшереп ягылмаган калын агач өрлеге бер баганадан икенче баганага таба сузылып тора. Өрлекнең нәкъ уртасына билбау бәйләнгән, билбауның түбәнге очы ипләп, муенчак итеп ясалган, менә шул муенчак Гәрәйнең кипкән сөяк муенын буып тора. Йөз кара көйгән, тел салынган. Акрын гына җил исә, асылган гәүдә үзенең бугалагы белән бергә әле бер якка, әле икенче якка акрын гына тирбәлә. Гәрәйнең өстендәге чикмәне ачылган, күлмәге ертылып салынган, киң күкрәгенең эре кабыргалары кипкән агачлар кебек калкып, тезелешеп яталар, тышка таба чыгып торган күзләре, гәүдә җил белән әйләнгән саен, әле бер якка, әле икенче якка карыйлар, бу күзләрдә шелтә катнаш шашкынлык белән каты газап тулы.

XV
Бөтен кыш буенча күңелен тынычсызлаган, авылда теге бала ашый торган карчыкларны, җиде хатын турындагы әкиятләрне ишеткән саен йөрәген тартып, чакырып торган ерак кала ахыр чиктә малайны үзенә суырып алды.
Атасы шашып сеңлесен суйган көндә ул елап-елап күрше авылга йөгерде, аннан атлыларга иярә-иярә, күп көннәр үткәч, калага килеп керә алды, ләкин үлем аны үзенең каты тырнакларыннан ычкындырырга теләмәде. Ул коточыргыч авыр ачлык елның тирән куркыныч фаҗигасен әйтеп бирергә адәм теле җитәчәк түгел! Кечкенә бала зур калада тагы яманрак аптыранды. Урамнарда хәлсез гәүдәләр, үлекләр, үлем көтеп туңып ыңгырашучылар шунда аяк астында яталар. Атасының асылынуына атна тулганда, Зәйни шәһәр уртасында мәчет капкасы төбендә карга егылды. Бераз ыңгырашып ятты да хәле бетеп тынды. Җомгадан чыгучылар, монда үләксә ята ич, нигә җыймыйлар, дип сукранып үттеләр. Сабый бала, туңса да, үлеп җитмәгән иде әле. Авыр ачлык фаҗигасеннән файдаланып, эт ите, адәм ите, мәче ите кебек нәрсәләр белән яшерен сату итә торган карчык кич белән үтешли Зәйнигә күз салды, «кызгану» төсе белән тотып карады, үз эченнән, әле яңа икән, бозылмаган икән, ярарлык җире табылырлык икән, дип уйлады. Як-ягына күз атты да тиз генә капчыгына тыкты, икенче көнне, башка күп нәрсәләр катнаштырып, шул иттән шулпалы пилмән ясап сатты.

Казан, 1923 ел.

Галимҗан Ибраһимов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнег ТАТАРЛАР арасонда шондый каферлэр булганнар микэн ,бу бит кеше тигель ,бу бит ет , еттэ ашамий узенег кочок баласон ,ниндий халлэр булгандор ,хар бер бахотта ТАТАРЛАР ,мин уйлым ,кеше булоп калганнар дор . Без ТАТАРЛАР кубесе мосольман кешлэре ,алай каняшканнар Урослар и Чуашлар ,без ТАТАРЛАР юк ; АЛЛА САКЛАСОН ,кит-кит ! Джир йотар !

    Мөһим

    loading