16+

АДӘМНӘР

(1921-22 елларда Идел-Урал буйларында булып үткән фаҗига) Галимҗан Ибраһимов. Дәвамы. Башы 12, 19, 26 гыйнвар, 2 февраль саннарында.

АДӘМНӘР

(1921-22 елларда Идел-Урал буйларында булып үткән фаҗига) Галимҗан Ибраһимов. Дәвамы. Башы 12, 19, 26 гыйнвар, 2 февраль саннарында.

Суык керә башлаганга, курка-курка аргы бүлмәгә барып, тәрәзәнең эчкесен рәтләп япты да картның көндез яшереп куйган җиреннән әйбәт йомшак арыш икмәге эзләп тапты... Үзе куркыныч хәлдә, яңадан бүлмәсенә кайтып, йотылып-йотылып ашарга кереште.
Бу – Намаҗан йортына хәер сорап килеп тә, картның сүзе белән йокларга калган Мәрьям исемле бер хатын иде. Хуҗада болай йоклап калучы бу гына түгел. Мәрхүмнең бу ел көздән бирле шундый гадәте бар: икмәк сорап кергән ач хатыннарның йөзе-буе яшьрәк күренсә:
– Бер кисәк икмәк бирермен, миңа мунча як, – ди. 
Хатыннар, әлбәттә, риза булалар. Шатлана-шатлана утын кертәләр, су җылыталар, мунчаны томалап Намаҗанга хәбәр итәләр. Ул ястүен укый, чәен берүзе эчә дә:
– Инде соң булды, теләсәң, миндә кунып кит, – ди. 
Аз гына да тәкәллефләнмичә аркасын, аякларын уарга куша; әгәр хатынның бу вакытта чамасы сизелсә, әкияттәге убырлы карчык кебек:
– Хәлем дә бик бетеп тора, син мине чабындырып та чыгарырсың, үзеңне буш итмәм, – ди. 
Тик бер генә хатын, картның мондый ишарәләре өчен:
– Сакалың агарган, үзен нинди оятсыз! – дип рәнҗеп чыгып китте. 

Башкалар бер сынык икмәк өчен хуҗаның һәммә теләген үтәделәр.
Моны картның эте дә белгән иде инде: бала-чагалар, ир хәерчеләр килсә, ул рәхимсез өрә, чамасы чыкса тешләп, талап куа, мәгәр яшь хатыннарга артык бәйләнми, алар ишек төбеннән кире китсәләр генә яман һаулап озата.
Мәрьямнең килеп эләгүе дә шулай булды.
Ул моннан утыз чакрымлык җирдә элгәре үзе эшләп, үзе ашаган берәүнең матур, яшь, сөекле хатыны иде. Ире ачлык эчендә тир хәстәсеннән үлде. Мәрьям актык кәҗәсен суеп ашады. Алты почмаклы, такта белән ябулы өен алтмыш кадак онга сатты. Бу да беткәч, бурычка соранды, мәгәр һичкем нәрсә бирмәде... Заманында тук кына торып өйрәнгән тән чыдый алмады, өч көн таш кимерердәй ачыгып йөрде дә:
– Ни күрсәм, читләр арасында күрим, ичмасам, хурлыгы булмас! – дип китте.

Ачлыкның баштагы биш-алты көне бик үткен, бик газаплы, бик чыдамсыз була, аннан соң адәм ни туры килсә –шуны бетергәнче ашый, булмаса, ярты үлек кебек үзен дә, дөньясын да оныта торган бер машинага әйләнә.
Мәрьям беренче баскычның иң авыр сәгатьләрендә чакта, ике көн эчендә дүрт авылны үтте, ләкин бармак башы хәтле дә бирүче булмады: шулай тәкате бетеп килеп кергәч, аның әле картаеп, саргаеп кибәргә яки шешенергә өлгермәгән йөзенә, сөякләре бөтенләй калкып чыкмаган гәүдәсенә карап, Намаҗан көләч йөз күрсәтте.
Аның янында тагын бер саилче хатын бар иде. Хуҗа карт моңа бер кисәк алабута икмәге сузды, Мәрьямгә:
– Ару гына хатын күренәсең, нигә болай йөрисең? – диде.
Хатын:
– Ни генә кылыйм соң, бабакаем?! Бер атна ашаганым юк, егылам инде, – дип җавап кайтарды.
Карт бер дә тәкәллефләнмәде, яшьләй картаеп, бите җыерчыкланган хатынга:
– Сиңа бирдем бит, нәрсә торасың? – дип куып чыгарды. Мәрьямгә бер сынык икмәк бирде, ишекне бикләде, кайнаган самавырдан бер касәгә ясап, бусага төбенә эскәмиягә утыртты. Хатын йотлыгып ашарга тотынды; хуҗа, базардагы малның симезлеген караган кебек, биленнән, аркасыннан тоткалады да ахмакча көлеп кочаклый башлады.

Мәрьям, авызында икмәге тулы көенчә:
– Бабай, оят була бит, гөнаһ була бит, – ди, үзе, тук заманында иренә иркәләнүдән калган гадәте буенча, картның кочагына керә бара.
Иртәгә куып чыгарачагын сизде, шулай да җылы өйдә аз-маз ашап куну аңа җәннәт кебек тоелды.
Ул, күңелен тапсам, бәлки туйдырганчы ашатыр дип тә өметләнә иде. Эш болай уңай беткәнгә карт бүген мунчаны кузгатмады. Мәрьямне туп-туры үз ятагына чакырды. Теге каравыл хезмәтендәгеләргә, гадәттәгечә:
– Ераграк бер кардәшем иде, бичара бер туенып, җылынып китсен! – дип аңлатты.
Гәрәйләр, Гыйльманнар йортны басканда, ул Намаҗанның карт кочагында йокыга киткән иде инде. Хуҗаның буылып үтерелүен күргәч, күңелендә кызгану булмады, мәгәр:
– Гаепкә калам, хур булам, күрәсең, – дип куркынды.
Гәрәйләр талаганда, ишеккә якын бәндәләр, тизрәк чоланга чыгып, чормага качканнар иде. Өйдә тавыш-тын басылгач, шулай ук үзләре гаепләнүдән куркып, бер-беренең кул-аякларын бәйләделәр дә:
– Каравыл! Талыйлар, үтерәләр!!! – дип, үзләре бүлмәнең идәнендә тәгәрәп, багланып яткан хәлдә кычкырырга тотындылар.

Һәркемнең үз кайгысы үзендә иде. Таң сызылмыйча, килгән адәм булмады. Иртәнге якты белән болар тавышына килүчеләр шундый күренешкә очрадылар: ниндидер ят бер хатын бар. Куркып аның котлары очкан, тагын аяк-куллары богаулы ике адәм. Түрдәге залда Намаҗан карт буып үтерелгән – авызында көчләп тутырылган чүпрәк, муенында җеп, гәүдәсе ни өчендер сәке аягына бәйләнгән, йөзе кара көйгән; теле, озын булып салынып, авызыннан чыккан...
Хәбәр тиз таралды.
Ләкин берәүнең дә артык исе китмәде. Килүчеләр аннан-моннан эзләп икмәк валчыклары капкаладылар да таралдылар, кемнәр икәнен эзләп табу тиешле кешеләргә тапшырылды.
Хатын, илдән-илгә хәер теләнеп, тагын элеккечә китте. Каравылга дип утыз кадак алабута өчен монда күчкән фәкыйрь белән аның ундүрт яшьлек улы, утыны-фәләне әзер дип, шул йортның бер бүлмәсендә тора калдылар.
Гәрәйләр, Гыйльманнар, унбишәр кадак онны балчыкка, саламга куша-куша, өсләренә капланып килгән үлемне бөтен гаиләләре белән бер атнага якын кичектерделәр.

IX
Бу атна эчендә Миңлебай үзенең тир хәстәсеннән бөтенләй диярлек котылды. Ул эшнең төбен сизә иде. Яшермәде, Гәрәйгә шаярта биреп:
– Азрак сабыр итмәдегез, ул карт эткә мин өйне салып, он алмакчы идем, өлгергән булсам, исәбе җиңел үтәчәк иде, – диде. 
Гәрәй дәшмәде, зур кызына:
– Дүрт көннән кайтырмын, урыс авылларын бер әйләним, мин кайтканчы, балчык белән кушып, балаларга шул онны көненә бер тапкыр ашатырсың, – дип, балтасын күтәрде дә чыгып китте.
Бер атна йөрде, рәтле нәрсә тапмады, ике җирдә чана төзәтте, берсендә – бер сынык икмәк, икенчесендә ярты кәбестә белән өч бәрәңге ашаттылар. Җиде көндә тамагына башка ризык насыйп булмады. Шуның белән тагын яманрак бетеп, кабер күләгәседәй ава-түнә, өенә кайтып керде.

Монда яңа хәбәр.
Миңлебай үзенең ун ел элек кенә салдырган дүрт почмаклы, такта чоланлы, биш тәрәзәле яхшы өен Мөхәммәтша дигән берәүгә утыз кадак онга саткан. Кулыннан кәгазь биргән. Ул онның җиде кадагына бер җылы кием алган, сигез кадагын бала-чага белән ашаганнар. Аның җир ярым чәчкән арышы бар иде.
– Шуны да бирмәкче идем, алучы юк, – ди.
Гәрәй бераз аптырады, аңа шундый зур мәшәкать белән җыйган өй кызганыч иде. Ләкин кияү башкача карады:
– Үлсәң, йортның нәрсәгә кирәге? Үлмәсәм, исән кайтсам, мин аны барыбер кире алам.
Гәрәй моны аңламады:
– Ничек аласың? Кәгазь яздыргансың бит!
– Шулай, алам! Утыз кадак урынына алтмыш итеп түлим дә алам! Әгәр инде ул дуңгыз карышып маташса, бирмәскә уйласа, башын бирер. Мин андыйларны гына күргән.
Миңлебай сүзне икенчегә борды:
– Гәрәй абзый, мин монда тора алмыйм!.. Китәм инде! Үлсәм, юлда үләрмен! Үзең булмагач, әйтмәдем, син кызыңны минем белән җибәр!.. Дөньяның берәр ягында ике җанга җитәрлек ризык калгандыр әле! – диде.
Хуҗа дәшмәде, кечкенә Нәфисә аптырап карады, бу арада байтак хәлсезләнеп, элекке җанлылыгын югалткан малай Зәйни, бу сүзгә кузгала биреп, апасына барып тотынды:
– Әнкәй дә үлде, син дә китәсең, без кем белән калабыз? – дип елап кочаклады.

Бу һәммәсе өчен яңалык иде.
Мәгәр өлкән кыз Бәхриянең дә, Гәрәйнең дә исе китмәде.
Ата, бераз уйланып:
– Кызымның кияренә юк бит, ул ничек китәр? – диде.
Кызның күңелендә кайчандыр тук вакытта башка бер егет бар иде. Җизнәсе Миңлебайны уйлаганы да юк иде. Шулай да үзеннән каршылык сизмәде: тик атасының киеме юк дигәне генә аны бераз аптыратты. Ләкин кияү моңа алдан чара күргән икән:
– Мин, – диде, – өйне саткач, җиде кадакка бер җылы чикмән алган идем... Ул бик озын, җиңнәре дә киң, әгәр ипләп тексәң, аннан бер калын оек, бер бүрек тә чыгар, – диде.
Үзенең ята торган урыныннан бер кием өстерәп чыгарды.
Бу чыннан да зур иде. Рәтләп ясаганда, бер адәм кышкы суыкта үлмәс кадәр кием булырлык иде. Бәхрия күршедән кайчы алып керде. Энә-җеп үзендә бар иде.
Гәүдәсенә үлчәде, иңеннән, буеннан артырлыгын кисте дә шул кичтә үк чыра яктысында тегәргә утырды. Кияү аңа кисүдә булышты. Типчегәндә, теккәндә кайбер вакыт ике кисәкне беркетеп, тотып ярдәмләште.

Мәхәббәт белдерешү, никах, туй, мәһәр, кунак, мәҗлес, тәбрикләшү – һәммәсе шуның белән тәмам булды. Андый әйберләр күптәннән онытылган иде!
Кыз бу кичтә үлгән апасы Нәгыймәнең роленә керде. Сәкенең бер ягында, яртылай тегелгән чикмән ябынып, Миңлебайның янында аның хатыны кебек ятты. Аның зөфафы шулай үтте.
Һәм моңа берәү дә гаҗәпләнмәде: «Башкачарак була торган иде бугай... Болай гына ничек ярар икән?!» дигән кебек уңайсызланулар һичкемнең хәтеренә килмәде.

X
Зур кызы белән Миңлебай киткәч, йорт кабергә әйләнде. Гәрәйнең өенә гүя куркыныч үлем үзе кара канатларын җәеп кереп капланды. Балалар хәлсез яталар. Алар айлап түгел, көнләп, сәгатьләп картаялар. Куллары неп-нечкә сөяккә әйләнде. Кабыргалар күкрәкнең ике ягына тезелгән чыралар кебек өскә калыктылар. Муеннары беләзектәй нечкәреп, ямьсез озынайды... Башкалар авырганда да бирешми килгән малай Зәйнинең уртлары чери, бөтен тешләре селкенеп төшә башлады, буй-буй чәче коелды. Сигез яшьлек матур сабый Нәфисәнең бите корышып кипте. Йөзенең сөякләре һәрберсе аерым-аерым бәреп чыкты, тиресе җитмеш яшьлек карчык төсенә керде. Болар хәзер элекке кебек елап ашарга да сорамыйлар. Булса, алларына килсә, беткәнче йотыгалар, булмаса, төссез, хәлсез сузылып ята бирәләр.
Гәрәйнең үзендә шешенү сизелде... Балтырларыннан башлап, ботка таба кабару артты.
Шулай бервакыт уйсыз-нисез катып утырды да, мич башыннан балтасын алып, тышка чыкты.

Айлы кич иде. Дөнья матур иде. Ул боларны күрмәде, йолдызлар ерак күктә бриллианттай янып уйныйлар, кемгәдер елмаялар иде. Гәрәйгә болар томанлы пыяла кебек тоелдылар.
Ул чоланның бусагасында аптырап, катып бераз торды да, кинәт каршысындагы кечкенә тәбәнәк куышка таба барып, аның адәм башы сыярлык кечкенә авызына гәүдәсе белән капланды. Эчтән эт тавышы килде. Бу – кайчандыр Зәйни малайның кечкенә матур көчек балалары өчен атасыннан елап-сорап ясаткан такта оясы иде. Алар үсеп, таралып, югалып беткән, әнкәләре Алабайга, аннан соң мирас буенча башка этләргә күчкән иде.
Хәзер моның эчендә Актырнак ята. 
Ул моннан байтак вакытлар элек, Намаҗан карт белән талаша-талаша Галим картның эчен-бавырын ашап, үзен бер ныгытты. Аннан соң атналар буенча эзләнеп йөрде. Бүген басу киртәсе төбендә кемдер төнлә үлеп калган икән, иснәнеп йөргәндә, шул яктан җил килде, аның зирәк борыны шунда ук бер нәрсә сизенде, адәмме, малмы, аера алмады, ләкин анысы барыбер иде: ит бар, кан бар, ризык бар. Тиз шул якка чапты, барса, җүнләп туңып та җитмәгән, шешенгән бер гәүдә – адәм гәүдәсе ята. Ашыгып, эчен ярды, өзгәли башлады, ул арада әле үлеп бетмәгән башка этләр дә килеп җиттеләр. Үзара талаш башланды. Мәгәр үлек зур иде, вакытны әрәм итмәстән, ачу белән бер-берсенә ырылдаша-ырылдаша булса да, төрле яктан кимерделәр... Кайдандыр бер кеше килеп чыкты, таяк белән боларны вата башлады. 

Актырнак:
– Суксаң сугарсың, бер кисәк алыйм әле, – дип, мәетнең уң кулына тешләрен батырган иде, нык тырышты, мәгәр каты икән, кул өзелмәде, таяклар аркада, кулбашта яман бииләр иде, түзеп булмады, чигенде. Актырнак эченнән әрнеп рәнҗеде:
– Бу адәм балаларының эт җенесенә нигә болай дошманлыгы артты икән бу ел? Элек алай түгел иде бит, – дип уйлана-уйлана, йортка килде. Гәрәй чыкканда, яңа гына шуннан кайтып, такта ояга кергән иде; тамагы бер дәрәҗәгә кадәрле туйса да, теге кулны өзә алмавына кызганып, үз эченнән сукранып ята иде.
Шулвакыт кемдер ояның авызын каплагач, аптырап калды:
– Бу ни хәл? Ни булды бу? – дип уйланды. Башына куркыныч шөбһә килде.
Аның тирә-якка таралган бик күп балалары бар; танышлары, дус-дошманнары да аз түгел. Бу ел шуларның бик күбесе юк булды. Гәрәй белән барганда, күрше авылның базарында аларның күбесенең тиреләрен күреп таныган иде. Кемнеңдер кинәт каплануы үзенә дә шундый бер хәлнең килүе түгелме дип куркытты, барлык көче белән, ояның авызына ташланды, бәлки чыгып котыла алырмын дип уйлады; мәгәр көче җитмәде, ишек авызы нык капланган иде. Беренче шашкынлык үтеп, кире чигенгәч, борыны ис сизде: бу, бер дә шиксез, хуҗасы Гәрәй исе иде. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading