16+

92 яшендә чаңгыда җилдерүче Петр Яльчиряков: «Утны һәм суларны кичкән кешеләргә нәрсә инде ул туксан яшь?!»

Казанның Совет районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Яльчиряков 92 яшендә дә рәхәтләндереп чаңгыда җилдерә.

92 яшендә чаңгыда җилдерүче Петр Яльчиряков: «Утны һәм суларны кичкән кешеләргә нәрсә инде ул туксан яшь?!»

Казанның Совет районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Яльчиряков 92 яшендә дә рәхәтләндереп чаңгыда җилдерә.

“Безгә - утны һәм суларны кичкән кешеләргә нәрсә ул туксан яшь”,-ди “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышларына чыккан фронтовик.

Шәһәр башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, Казанда спорт чарасында 20 меңнән артык кеше катнашкан. Төп узышлар Юдино бистәсендәге “Локомотив” стадионында үткәрелде.

- Россиядә массакүләм чаңгы узышлары 1982 елдан, ә Татарстанда 2005 елдан оештырыла башлады. Республикада 10 февральдә 150 меңнән артык кеше чаңгыга басты,-дип әйтеп үтте үзенең сәламләү чыгышында республика премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Рафис Борханов.

Республиканың яшьләр эшләре буенча һәм спорт министры Владимир Леонов: ”Бу чаңгы узышлары- олимпиячеләребезгә теләктәшлек күрсәтү”,-диде. Ике йөз һәвәскәр үзенең чаңгыда узышларын Юдино бистәсенең 100 еллыгына да багышлады.

Казан мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә елдан-ел күбрәк кешеләрнең сәламәт яшәү рәвешен сайлавын билгеләп үтте.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading