16+

90 яшьлек Мәсхүдә Вәлиева: «Кызганыч, заманында тормыш шартлары начар булгач, башка балалар алып кайтмадым шул»

Сугыш һәм сугыш арты авырлыкларын күреп, гомер буе авыр эшләрдә бил бөккән булуына карамастан, тормышны, кешеләрне яратуы, үзеннән кечеләргә дә зур хөрмәт белән эндәшүе, ярдәмчел һәм киң күңелле булуы белән сокландыра торган кешеләр була. Азнакай районының Беренче Май авылында гомер кичерүче Мәсхүдә Вәлиева да нәкъ менә шундыйлардан.

90 яшьлек Мәсхүдә Вәлиева: «Кызганыч, заманында тормыш шартлары начар булгач, башка балалар алып кайтмадым шул»

Сугыш һәм сугыш арты авырлыкларын күреп, гомер буе авыр эшләрдә бил бөккән булуына карамастан, тормышны, кешеләрне яратуы, үзеннән кечеләргә дә зур хөрмәт белән эндәшүе, ярдәмчел һәм киң күңелле булуы белән сокландыра торган кешеләр була. Азнакай районының Беренче Май авылында гомер кичерүче Мәсхүдә Вәлиева да нәкъ менә шундыйлардан.

1928 елда Ютазы районы Кәрәкәшле авылында туып, соңрак әти-әнисе белән Кызыл Таң колхозына күченгән кыз баланың балачак, үсмер еллары, шул чор кешеләренә хас булганча, җиңелләрдән булмый. Төрле авыр эшләрдә эшләргә туры килә аңа. Җир дә казый, урманда да эшли, соңрак сарык көтүе дә көтә.

1961 елда Рәүфе белән гаилә корып җибәрәләр. Өч елдан соң кызлары Рузалия туа. 1967 елда яшь гаилә Беренче Май авылына күченә.
– Кендек каны тамган туган авылымны да, гомеремнең күпчелек өлеше узган Беренче Майны да, аларның халкын да бик яратам. Шулай да иң матур, иң бәхетле чакларым Кызыл Таң авылында узды шикелле. Шулай булмыйни? Яшьлек еллары бит ул, – дип елмая әбекәй.
Кадерле ире белән алар 49 елдан артык яшәп кала.

– Тормыш булгач, авырлыклары, борчулары да булды инде, кызым. Унбер ел элек Сабан туе көнне, малларыбыз белән бергә, сараебыз янды. Боларны үзем дә, ул чагында авыру бабаем да бик авыр кичердек. Шуннан соң күп итеп терлекләр асрый алмадык инде. Рәүфемнән башка да менә инде тугызынчы ел гомер итәм. Кызым белән оныкларым кайтып йөри анысы. Ялгызымны гына калдырганнары юк. Кызганыч, үз заманында тормыш шартлары начар булгач, башка балалар алып кайтмадым шул. Бабагыз бик теләгән иде дә югыйсә, – дип моңсу гына елмая Мәсхүдә апа.

90 яшьлеген бик матур каршылый ул. Җил-җил атлап, хуҗалык эшләрен эшләүче, бар җирен тәртиптә генә тотучы, ишегалды тутырып кош-кортын асраучы бу әбекәйгә үз яшен биреп тә булмый.
 
– Аллага шөкер, булганыннан бик канәгатьмен. Аяк-кулларым сау-сәламәт, күзләрем күрә. Авылдашларым белән һәрчак аралашып яшим. Туганнарга да киң күңелле, юмарт булдым. Кызганыч, унбер бертуган арасыннан япа-ялгызым гына торып калдым инде. Безне якыннан белгән бер мулла: «Син бөтен туганнарыңа да гел әйбәт булдың, аларны хөрмәт итеп яшәдең. Үзләре озын гомерле була алмады. Аның каравы сиңа Ходай Тәгалә озын гомер насыйп иткән», – дигән иде. Аннан соң, мин бит гел хезмәттә булдым. Эшкә бармый калган бер көнем дә булмады. Колхозда да һәрчак мактаулы идем, – ди Мәсхүдә апа.
Хәер, әлеге әбекәйне авылдашлары да бик хөрмәт итә.

– Хәле яхшы булганда, чакырмасак та, каз өмәләренә дә, мал суйган җиргә дә булышырга килә Мәсхүдә апа. Авыл халкының киңәшчесе дә, ярдәмчесе дә ул. Әллә кайдан ук күреп алып исәнләшер, хәл-әхвәлеңне белмичә китмәс. Урамда бераз күренми торса, үзебез дә өенә кереп, хәлен белешеп чыгабыз. Өлкән кеше белән ни булмас. Кан басымы уйнаклаганда, кызлары кайтканчы дип, аның янында торган чакларыбыз да бар, – диләр авылдашлары.

Менә шулай, кызы-киявенең һәм ике оныгының гына түгел, авылдашларының да кадер-хөрмәтен тоеп яши Мәсхүдә апа. Алдагы көннәрендә дә яшьләр өчен тормышны сөю, көр күңелле була белү үрнәге булып, хәерле гомер кичерергә насыйп булсын иде әле аңа.

Азнакай, Беренче Май.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading