16+

2018 елның гыйнварыннан электрон ветеринария сертификациясе гамәлгә керә

2018 елның 1 гыйнварыннан электрон ветеринария сертификациясе гамәлгә керәчәк. Бу нәрсәне аңлата? Аның нинди уңай һәм кимчелекле яклары бар?

2018 елның гыйнварыннан электрон ветеринария сертификациясе гамәлгә керә

2018 елның 1 гыйнварыннан электрон ветеринария сертификациясе гамәлгә керәчәк. Бу нәрсәне аңлата? Аның нинди уңай һәм кимчелекле яклары бар?

Шушы һәм башка сорауларга Татарстан буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис ГАТИН җавап бирде.

– Идрис Мөдәрисович, электрон ветеринария сертификациясе нәрсәне аңлата?
– Бу – яңа елдан соң терлекләр өчен ветеринар-озатып бара торган (сопроводительные) документлар бары тик электрон формада булачак дигән сүз. Әлеге электрон сертификация – дөньяда беренче тәҗрибә. Һәм моны Россия башлап җибәрә. Бүген терлектән алынган һәр продукциягә: ит, балык, сөт, бал, йомырка һәм башкаларга кәгазь рәвешендә ветеринар-­озатып бара торган документлар бирелә.

Продукциянең сыйфаты, терлекнең теге яки бу авырулар белән авырмаганмы-юкмы икәнлеге лабораториядә тикшерелә. Монда продукт турында бөтен мәгъ­лүмат языла. Бу документлар район арасында да, республика, башка төбәкләрдә йөргәндә дә кирәк. Менә хәзер «Меркурий» электрон системасы ярдәмендә, кирәкле мәгълүматны тиз арада табып булсын өчен бердәм база булдырыла. Электрон сертификация узарга тиешле исемлек тә киңәйтелде. Хәзер анда әзер сөт, әзер яки консервланган ит продуктлары, балык, ит һәм балык эчлекле макарон эшләнмәләр, әзер ашлар, буль­оннар һәм башкалар керде.

– Электрон сертификация­нең өстенлеге нидән гыйбарәт?
– Беренчедән, без продукцияне җитештерүчедән алып кибет киштәсенә кадәр барып җиткәнче күзәтә алабыз. Электрон документта барлык мәгълүматлар да күрсәтеләчәк. Бер әйберне дә яшереп калдырып булмаячак. Икенчедән, әлеге системаны гамәлгә керткәч, фальсификациягә чик куелачак. Мәсәлән, заводка 100 тонна сөт китереп, 100 тонна «табигый» атланмай алып чыгып булмаячак. Ягъни система ак майга яшерен рәвештә үсемлек майларын кушарга ирек бирмәячәк. 2015-2016 елларда мондый очраклар еш күзәтелде. Димәк, җитештерелгән продукциянең сыйфаты яхшырачак. Ит продукт­лары белән дә шундый ук хәл. 20 сыердан зур күләмдә казылык җитештереп булмый бит инде! Хәзер халык ризык­ларның табигыйлегенә, сыйфатына зур әһәмият бирә. Ризыкларның сыйфатына кагылышлы мөрәҗәгатьләр еш кабул итәбез. Барысы да тәртипкә салыначак, җитештерелә торган азык-төлекнең сыйфаты тагын да зуррак контрольгә алыначак. Киләчәктә бу яңалык үсемлекчелеккә (җиләк-җимеш, яшелчә, орлык, икмәк) дә кагылыр дип уйлыйбыз.

– Әлеге эш ничегрәк башкарыла соң? Яңалык җитештерүчеләргә генә кагыламы?
– Әлеге яңалыклар җитеш­терүчеләргә генә түгел, мәктәп ашханәләреннән башлап рестораннарга кадәр кагыла. Чөнки әгәр мо­ны эшлә­мәсәләр, алар продукцияне кабул итеп ала алмаячаклар. Ягъни теге яки бу продукция аларга барып җитмәячәк. Теркәлү узгач, рес­публикада, илдә нинди тук­лану урыннары, кибетләр, комбинатлар, хуҗалык­лар барлыгы да күз алдында булачак. Нәтиҗәдә, конкурентлык шартларында, «бер көнлек» предприятиеләр юкка чыгарга тиеш була. Әзерлек эшләре инде 2015 елда ук башланды. Без җитештерүчеләргә күп кенә күрсәтмәләр юлладык, дәүләт ветеринария белгечләре дә әзерлек алып барды. Бүгенге көндә алар теркәлү уза. Россельхознадзорның сайтына кереп, күрсәтмәләрне үтәргә кирәк булачак. Ел ахырына якынлашып килә. Вакыт кыса. Киләсе елның 1 гыйнварына кадәр һәр оешма, һәр предприятие (КФХ, мәктәп­ләр, балалар бакчалары, рес­тораннар, кибетләр һәм башкалар) теркәлү узып бетәргә тиеш. Аннан соң шунысын әйтергә кирәк: боларның барысы да теркәлүчеләр өчен бушлай. Моңа кадәр кәгазь бланкаларын эшләү түләүле иде. Дөрес, әгәр бу эшләрне башкарып чыгар өчен хуҗалык берәр белгечкә мөрәҗәгать иткән очракта, әлбәттә, аның хезмәте өчен түләргә туры киләчәк. Башта катлаулы булачак, чөнки һәр яңалыкның үз авырлыклары бар. Ләкин ахыры уңышлы булыр дип уйлыйбыз. Бу эшкә һәр кеше җаваплы карасын иде, чөнки әгәр базада тиеш­ле мәгъ­лүмат җитмәсә, продукция җитештерүдән китә, ә кулланучыга барып җитә алмаячак.

Электрон ветеринария сертификациясенә теркәлгән вакытта сораулар туса, Татарстан буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлеге белгечләре белән 8(843)278-93-53 һәм 8(843) 277-65-83 телефоннары аша элемтәгә чыгарга мөмкин.
Фото: rspectr.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading