16+

2018 елда Татарстанда булачак мөһим спорт ярышлары ИСЕМЛЕГЕ

Россиянең спорт башкаласын быел ни көтә? 2018 ел Казан, Татарстан өчен спорт өлкәсендә иң бай ел булачак. Бу ел дәвамында булачак чараларның күләме, масштаблылыгы белән генә бәйле түгел. Гомумән, республика җитәкчеләренең спортка керткән тырышлыгы, үзебезнең спортчыларыбызны әзерләү тәҗрибәсенең дә өлеше зур.

2018 елда Татарстанда булачак мөһим спорт ярышлары ИСЕМЛЕГЕ

Россиянең спорт башкаласын быел ни көтә? 2018 ел Казан, Татарстан өчен спорт өлкәсендә иң бай ел булачак. Бу ел дәвамында булачак чараларның күләме, масштаблылыгы белән генә бәйле түгел. Гомумән, республика җитәкчеләренең спортка керткән тырышлыгы, үзебезнең спортчыларыбызны әзерләү тәҗрибәсенең дә өлеше зур.

Футбол буенча дөнья чемпионаты

14 июнь-15 июль 

Бу Татарстан өчен генә зур әйбер түгел. Ул бөтен дөньяда дүрт елга бер тапкыр гына була торган гаҗәеп вакыйга. Ярышлар барганда, халыкның яртысыннан артыгы диярлек бары тик футбол белән генә мәшгуль. Мәсәлән, Бразилиядә узган дөнья беренчелеген 3,5 миллиард кеше караганы мәгълүм.

Узган җәй бу чемпионат дулкыны безгә кагылып узды инде. Күбебезнең Мексика, Чили җанатарлары белән җырлап, биеп, фотога төшеп йөргәне, дуслашып-туганлашып беткәне әле дә исендәдер. Дөнья чемпионаты моннан да зуррак, масштаблырак форматта Россиянең 11 шәһәрендә булачак.

Инде Казанга Франция — Австралия, Испания — Иран, Польша — Колумбия кебек командаларның киләселәре мәгълүм. Ә менә узган ел Конфедерацияләр Кубогы иясе булган Германия җыелмасы «Казан-Арена» стадионында Корея Республикасы белән уйнаячак. Финалның 1/8 өлеше дә бездә узачак. Барлык фаразлар тормышка ашса, Татарстан башкаласына Аргентина белән Бразилия җыелмалары килергә мөмкин. Ә болар инде футбол дигән зур спорт дөньясының «каймагы». Бу уен финалның үзенә тиң булачак. 

Олимпия уеннары

9-25 февраль

Әлегә Татарстан Олимпия уеннарын кабул итмәсә дә, без инде анда зур җиңүләр яуларлык спортчылар әзерли башладык. Корея Республикасының Пхёнчхан шәһәрендә узачак уеннарда бездән 7-9 спортчы катнашачак. Әлеге сан «Ак барс» хоккей командасыннан Владимир Ткачев белән Андрей Марковның ярышларда катнашу-катнашмавы тәгаенләнгәч төгәл билгеле булачак. Алар Олимпиадага бармасалар да, безгә җан атарга спортчылар җитәрлек булачак. Соңгы вакытта зур җиңүләргә ирешкән Евгения Тарасованы (Казанда туган) гына алыйк. Бүген ул – парлы фигуралы шуу буенча дөньяның иң көчле спортчысы. Ә Европа күләмендә аңа, гомумән, тиңнәр юк. Олимпия уеннарында да соңгы ярышларындагы кебек чыгыш ясаса, «алтын» йә «көмеш» безнең ил кесәсендә дигән сүз бу. Чаңгычы Андрей Ларьков (Яшел Үзән), сноубордчы Владислав Хадарин да (Новосибирск шәһәрендә туа, 2015 елдан Татарстан флагы астында чыгыш ясый) медальгә дәгъва кыла.

– Татарстан исеменнән чыгыш ясаган һәр спортчы алдынгы урыннарга дәгъва кыла. Андрей Ларьковны гына алыйк, ул – дөнья чемпионаты призеры. Евгения Тарасова — дөнья чемпионаты бронза иясе, Европа чемпионы. Владислав Хадарин шулай ук сноуборд буенча Дөнья кубогы иясе, – дигән иде декабрь аенда еллык нәтиҗәләр ясаганда Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.
Шулай итеп, спортчыларыбызга уңышлы чыгыш теләп, февральдә булачак Олимпиаданы көтеп калабыз. 


Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты 

16-22 апрель

Әлеге чемпионатта шәхси һәм команда зачеты исәпкә алыначак. Моңарчы Россия чемпионаты һәрвакыт февраль ахырында-март башында була иде. Аннан соң спортчылар Европа беренчелегенә әзерләнә. Ләкин быел Европа чемпионаты август аенда Бөекбританиянең Глазго шәһәрендә узачак.

Шулай ук җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты да бездә үткәреләчәк. Ул 19-22 июль көннәрендә Казанның Үзәк стадионында булачак.

Суга сикерү буенча Дөнья кубогы этабы 

4-6 май

Әлеге турнир Казанның шәхси ярышларына әйләнде инде. Барысы да 2015 елда бездә Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын югары дәрәҗәдә үткәрүдән башланды. Шул елдан бирле әлеге ярышлар бездә ел саен үткәрелә.

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновның да бөтен буш вакытын бассейнда үткәрүен исәпкә алсак, республика өчен бу – иң перспективалы спорт төре. Тикмәгә генә 2022 елда йөзү буенча Дөнья кубогы этабы да Казанда узмый инде. 

Континенталь хоккей лигасы 

март-апрель

Футбол белән хоккейны чагыштырсак, спорт сөюче республика халкы нәрсәне сайлар икән: ил җыелмасының Дөнья чемпионатында матур уен күрсәтүенме, әллә инде «Ак Барс»ларның Континенталь хоккей лигасында (КХЛ) җиңүенме? Мин үзем никтер икенчесенә тартылам, чөнки нәкъ менә быел безнең Гагарин Кубогы алырга барлык мөмкинлекләр дә бар.

Республика җитәкчеләре дә, «Ак барс» үзе дә «бу юлы булмаса, тагын кайчан?!» дигән принцип буенча юбилей сезонны Кубок белән тәмамларга исәпләргә охшаган. Бу сезонда гына да клубка ике көчле хоккейчы кайтты. Җәй көне үк инде НХЛдан «Биләлетдинов хоккеен» яхшы аңлаган Андрей Марков килде. Татарстанлыларның яраткан спортчысы Данис Зариповның кайтуы да бик дулкынландыргыч иде. 

Ләкин Татарстан өчен иң зур уңыш ул – үз хоккейчыларын тәрбияләп үстерү булгандыр. «Ак барс», «Ирбис», Әлмәтнең «Нефтяник» «академия»ләреннән үсеп чыккан Артем Лукоянов, Эмиль Гарипов, Альберт Яруллин, Дамир Мусин һәм Владимир Ткачев бүген «барс»лар командасында төп урынны били. Ә Ткачев бүген дә Россиянең иң яхшы уенчыларының берсе булып кала. 

Димәк, Олимпия уеннарыннан соң бөтен көчебезне Гагарин Кубогына юнәлтәбез һәм безнекеләр өчен җан атабыз. Безнекеләр дигәннән, «Ак барс» кына түгел, «Нефтехимик» (Түбән Кама) та быел КХЛның плей-офф өлешендә көч сынашачак. Татарстанлыларга әле кемгә җан атарга дип баш ватарга туры килмәгәе. Икесе дә безнеке бит.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Спорт ареналарын тутырып торырга омтелэбез!

    Мөһим

    loading