16+

2017 ел нинди табышлары һәм югалтулары белән тарихта калачак?

2017 ел төрле вакыйгаларга бай булды. Аларның кайберләре тарих битләрендә аеруча зур урын алып торачагы бәхәссез. Шулай да әлеге ел нинди вакыйгалары белән истә калачак? Узган елда безнең нинди зур табышларыбыз һәм югалтуларыбыз булды? Аларны кабаттан хәтеребездә яңартыйк.

2017 ел нинди табышлары һәм югалтулары белән тарихта калачак?

2017 ел төрле вакыйгаларга бай булды. Аларның кайберләре тарих битләрендә аеруча зур урын алып торачагы бәхәссез. Шулай да әлеге ел нинди вакыйгалары белән истә калачак? Узган елда безнең нинди зур табышларыбыз һәм югалтуларыбыз булды? Аларны кабаттан хәтеребездә яңартыйк.

Дөньяда

Әлеге ел башында, төгәлрәге, гыйнварда, Дональд Трамп Америка Кушма Штатларының Президенты вазифасына кереште һәм Ак йортның тулы хокуклы хуҗасы булды. Американың 150ләп шәһәрендә берничә ай дәвамында массакүләм ризасызлык белдерүләр һәм митинглар узды. 7 июльдә Гамбургта 12нче саммит вакытында Россия Президенты Владимир Путин беренче тапкыр Трамп белән очрашты. Соңрак әлеге очрашуны Америка Президенты «грандиоз» очрашу дип бәяләде.
* * *
7 майда «Алга!» хәрәкәтенең әйдәп баручысы Эмманюэль Макрон Франция Президенты сайлауларында җиңеп чыкты. Рәсми мәгълүматлар буенча, аның өчен 20,7 миллион кеше тавыш биргән.
* * *
Елның төп вакыйгалары исемлегендә, һичшиксез, Сүриядәге каршылыкларның төгәлләнүе дә мөһим урын били. Россиядә тыелган «Ислам дәүләте» экстремистлар төркеме җиңелде. Башар Асад хөкүмәте армиясе ил территориясенең өчтән ике өлешен кире кайтаруга иреште.
* * *
2006 елдан башлап Төньяк Корея биш атом-төш сынау уздырды. Быелның мартында Көньяк Кореянең эзләүләр алып баручы төркеме Пхеньянның яңа төр атом-төш җайланмасын сынарга әзерләнүен белдерде. Һәм 3 сентябрьдә Корея водород бомбасын шартлатты. Ул Хиросимада ташланган атом-төш бомбасыннан якынча сигез тапкырга көчлерәк, дип хәбәр итте матбугат чаралары. Нәтиҗәдә, дөньяның төрле почмакларында – Америкада, Кытайда, Россиядә, Япониядә – җир асты селкенүләре күзәтелде.

Россиядә

Владимир Путин Президентлык итүнең яңа срогына сайланырга карар кылды.
* * *
Шулай ук бу ел җәмәгать эшлеклесе, журналист һәм «Дом-2» телешоуының элеккеге алып баручысы Ксения Собчакның Россия Президенты постына дәгъва кылуы белән дә истә калачак. Алып баручының исеме сайлау бюллетенендә «Бөтен кешегә каршы» баганасының аналогы булыр дип фаразлана.

Мәдәният

Быелның маенда Киевта узган «Евровидение» халыкара җыр конкурсында Россия катнашмады. Исегезгә төшерәбез: безнең илне әлеге дәрәҗәле җыр бәйгесендә җырчы Юлия Самойлова тәкъдим итәргә тиеш иде, ләкин аңа өч елга Украинага керү тыелды. Әлеге җәнҗалдан соң, «Евровидение» оештыручылары хәтта халыкара конкурс регламентына берничә үзгәреш тә кертергә мәҗбүр булды.

Спорт

Халыкара Олимпия комитеты Россия спортчыларына 2018 елда Көньяк Кореянең Пхёнчхан шәһәрендә узачак Олимпия уеннарында нейтраль әләм астында гына чыгыш ясарга рөхсәт бирде. Моннан тыш, Россия милли җыелмасы якындагы уеннардан читләштерелде. Шулай ук халыкара Олимпия комитеты Россия Олимпия комитетының оешмадагы әгъзалыгын да туктатты.

Җәмгыять

2017 елда юл йөрү кагыйдәләренә шактый гына үзгәрешләр кертелде. Алар арасында электрон транспорт чарасы паспорты һәм ОСАГО кертелү, полисларның кыйммәтләнүе дә бар. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрендә «электромобиль» һәм «гибрид автомобиль» терминнары да барлыкка килде. Болардан тыш, балаларны йөртүдә яңа кагыйдәләр дә кертелде.

Фаҗигаләр

3 апрельдә Санкт-Петербург метросында теракт булды. Әлеге коточкыч фаҗигадә 16 кешенең гомере өзелде, 87 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды.
* * *
1 октябрьдә Лас-Вегастагы Mandalay Bay казиносында 64 яшьлек америкалы Стивен Пэддок дигән кеше халыкка ата. Җинаятьче шулай ук якында гына бара торган фестивальдә катнашучыларны да кызганмады. Нәтиҗәдә, әлеге терактта 59 кешенең гомере өзелде, 527 кеше зыян күрде.
* * *
31 октябрьдә Манхэттенда 29 яшьлек Сафулло Саипов йөк машинасында бер төркем кешеләр өстенә барып керде. Нәтиҗәдә, төрле чыганаклар буенча, сигез-тугыз кеше һәлак булды, уннан артык кеше зыян күрде.
* * *
2017 ел Россиядә «телефон терроризмы» белән дә истә калыр, мөгаен. Сентябрьдән башлап террористлар, илнең 100дән артык шәһәрендәге иң эре объектларына һәм халык күп җыела торган урыннарына шалтыратып, шартлаткыч куелу турындагы ялган хәбәрләр таратты. Мондый шалтыратулар аркасында, Россиянең 50 субъектында ярты миллионга якын кеше эвакуацияләнде һәм төрле дәрәҗәдәге предприятиеләргә 300 миллион сумлык зыян килде. ФСБ мәгълүматлары буенча, алар чит илдә яшәүче дүрт россияле булып чыккан.

Югалтулар

Узган еллардагы кебек, быел да Россия бик күп танылган шәхесләрен югалтты. Шулай итеп, узып баручы елда Россиянең Берләшкән милләтләр оешмасы каршындагы даими вәкиле – 65 яшьлек Виталий Чуркинның, 83 яшьлек шагыйрь Евгений Евтушенконың, «Иванушки International» төркеменең экс-солисты Олег Яковлевның, балалар өчен җырлар, мюзикллар, пьесалар авторы Андрей Меньшиковның, театр һәм кино актеры Дмитрий Марьяновның, язучы, сатирик һәм драматург Михаил Задорновның, опера җырчысы Дмитрий Хворостовскийның гомерләре өзелде.

Татарстанда

2017 ел Татарстан өчен аеруча катлаулы булды шикелле. Банк кризисы, тел мәсьәләсе, авыр югалтулар... Шул ук вакытта уңышларыбыз да бар.

Җәмгыять

2017 елның төп вакыйгасы ул, әлбәттә, тел мәсьәләсе тирәсендә барган вазгыять. Исегезгә төшерәбез: барысы да 20 июльдә Россия Президенты Владимир Путинның Йошкар-Олада милләтара мөнәсәбәтләр Советы утырышы вакытында: «... Ана теле булмаган телне кешегә мәҗбүриләп өйрәтергә дә, рус телендә белем бирү сәгатьләрен киметергә һәм дәрәҗәсен төшерергә дә ярамый. Россия төбәкләре башлыкларының бу мәсьәләгә аеруча игътибар итүен сорыйм», – дигән сүзләреннән башланды. Шуннан соң мәктәпләрдә тикшерүләр узды, ата-аналар гаризалар язды, дәресләр кыскарды, белем бирү учреждениеләре яңа укыту планнарына күчте. Һәм татар теле өчен августтан бирле барган тарткалашка 29 ноябрьдә нокта куелды. Татарстан мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре мәҗбүри укытылырга тиеш, дигән таләп Татарстан кануннарында гына калды. Моннан соң дәүләт теле ата-аналар язмача ризалык биргәндә генә укытылачак.

Икътисад

Россия Банкы Татфондбанк, ИнтехБанк, Анкор оешмаларының лицензияләрен алды. «Татфондбанк»ның элекке җитәкчесе – 52 яшьлек Роберт Мусин – сак астына алынды. Банклар кризисы нәтиҗәсендә бик күпләр шактый суммадагы акчаларын югалтты, эшмәкәрләр арасында бөлгенлеккә чыгучылар да күп иде. Яңа ел алдыннан журналистлар белән очрашуы вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге хәлләргә тагын бер кат тукталды.

«Банклар белән килеп чыккан хәлләр күңелсез. «Татфондбанк», башка банклар белән дә... Әлбәттә, бу эзсез үтми. Безгә әле бу проблеманы шактый озак чишәргә туры килер. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгында булган ресурслар югалтуларны каплау өчен җитәрлек түгел. Шуңа күрә, белгәнегезчә, махсус фонд булдырдык, анда яхшы гына җир бар. Бу җирне үзләштереп, акчаны капиталлаштыру өчен вакыт кирәк», – диде ул.

Спорт

Казанда 17 июнь-2 июль көннәрендә футбол буенча Конфедерацияләр кубогы турниры узды. Белүебезчә, 2018 елда Россия футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Оештыручылар да, уенчылар да Конфедерацияләр кубогын дөнья чемпионаты алдыннан репетиция буларак бәяләде.
* * *
7 июльдә һөҗүмче Данис Зарипов янәдән «Ак Барс»ка кайтты. Ләкин шушы ук айның 25ендә ул, допинг куллануда гаепләнеп, ике елга ярышлардан читләштерелде. Ахыр чиктә Данис Зарипов, допинг җәнҗалын җиңеп чыгып, ноябрь ахырында кабат «Ак Барс» белән килешү төзеде.

Фаҗига

1 июльдән 2сенә каршы төндә булган авария Татарстанны гына түгел, бөтен Россияне тетрәндерде. Зәй шәһәреннән 9 километр читтәге трассада, «Неоплан» пассажир автобусы «КАМАЗ» йөк машинасы белән бәрелешүе нәтиҗәсендә, автобус шартлады. Әлеге коточкыч һәлакәттә 14 кешенең гомере өзелде, аларның дүртесе бала иде.

Югалтулар

10 майда Татарстанның халык артисты, күренекле композитор, 500ләп җыр авторы Ганс Сәйфуллин каты авырудан соң вафат булды.
* * *
21 майда Татарстанның халык артисты, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре, профессор, виртуоз балалайкачы Рәфыйк Таҗетдинов якты дөньядан китте.
* * *
22 июньдә «Татарстан яшьләре» газетасы баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев каты авырудан соң вафат булды.
* * *
30 май көнне танылган татар журналисты, хезмәттәшебез, продюсер, күп җырлар авторы Илфак Шиһапов вафат булды. Аңа нибары 49 яшь иде.
* * *
Әлеге хәбәрдән соң озак та узмады, 15 июньгә каршы төндә, озакка сузылган каты авырудан соң, татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалова вафат булды. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзаловага 84 яшь иде.
* * *
Быелның 27 июле дә күпләрнең хәтерендә калачак, чөнки бу көнне Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи вафат булды. 57 яшьлек җырчының Башкортстанга әнисе янына кайтып, Казанга килер юлда йөрәге тоткан.

Зөһрә Садыйкова әзерләде

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading