16+

15 майга кадәр шашлык кыздыру тыела?!

Алда май бәйрәмнәре. Күп кешеләр, әлбәттә, табигать кочагында ял итү, шашлык яки уха пешерү турында планнар коргандыр. Кызганыч, ачык һавада учак кабызу, шашлык кыздыру кебек гамәлләрне вакытлыча кичектереп торырга туры килә.

Алда май бәйрәмнәре. Күп кешеләр, әлбәттә, табигать кочагында ял итү, шашлык яки уха пешерү турында планнар коргандыр. Кызганыч, ачык һавада учак кабызу, шашлык кыздыру кебек гамәлләрне вакытлыча кичектереп торырга туры килә.

Татарстанда, шул исәптән Казанда 15 майга кадәр янгынга каршы үзгә режим кертелә. Таләпләрне үтәмәсәң, саллы гына штрафлар көтә. Гражданнарга – 2-4 мең сум, җитәкчеләргә – 15-30 мең сум һәм юридик затларга – 200-400 мең сум.

– Үзгә режим чорында, ягъни, 15 майга кадәр шәһәр территориясендә, бистәләрдә һәм бакча ширкәтләрендәге өй участокларында ачык һавада коры үләннәрне, чүп-чарны ягу, учак кабызу, мангал куллану тыела. Урман-паркларда, урманнар янында пиротехника шартлатырга ярамый, – дип кисәтте Казанның гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Казан, Алабуга, Яшел Үзән, гомүмән, республикадагы 80 торак пункт урманнарга терәлеп тора, димәк, урман янгыннарыннан зыян күрергә мөмкин. Узган елның 1 мартыннан гамәлгә кертелгән яңа таләпләр нигезендә, урманга терәлеп торган торак пунктлар урман белән ике арада иминлек полосасы булдырырга тиешләр. Торак пункт белән урман арасында 10 метрдан да ким булмаган полосада коры яфракларны, чыбык-чабыкны җыештыру яки 0,5 метр тирәнлектәге ерганак казу мәҗбүри.

Казан мэры Илсур Метшин да вакытлы чикләүгә җаваплы карарга чакырды.
Яз табигатькә чыгып, кош сайрауларын тыңлау белән генә чикләнмичә, шашлык та кыздырасы килә, әлбәттә. Ләкин, янгыннарның зур бәла-казалар китерүен онытмыйк. Бистәләр халкы аеруча сак булсын иде, – диде мэр Илсур Метшин.

***

Саннардан сабак ал: Казанда узган ел 600 янгын теркәлгән, шуның 233е шәхси өйләрдә һәм бакча кишәрлекләрендә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading