16+

15 ел яшәгәннән соң өч игезәкләре туган Гөлназ һәм Фәнис Мөбарәкшиннар: «Балалы булу өчен кредит та алырга туры килде»

Әлеге йортның бусагасын атлап керүгә үк, күңелгә ниндидер бер рәхәтлек йөгерде. Кечкенә балалар булган өйгә генә хас үзгә ис, үзгә атмосфера биредә.

15 ел яшәгәннән соң өч игезәкләре туган Гөлназ һәм Фәнис Мөбарәкшиннар: «Балалы булу өчен кредит та алырга туры килде»

Әлеге йортның бусагасын атлап керүгә үк, күңелгә ниндидер бер рәхәтлек йөгерде. Кечкенә балалар булган өйгә генә хас үзгә ис, үзгә атмосфера биредә.

Кунак бүлмәсендә бабалары ясап куйган зур манеж янында мәш килгән өч игезәк – өч малай янында әниләре Гөлназ бөтерелә. Гаилә башлыгы эштә булганлыктан, ярдәмгә күршедә яшәүче туганнары кергән. Ят кешеләрне күреп ятсынган бәләкәчләрнең әле берсен, әле икенчесен кулына алып юаткан әни кешенең йөзеннән елмаю төшми. Шулай булмыйни – 15 ел буе көткән йөрәк парәләре, җан җимешләре бит алар!

Өченче ЭКО өч малай бүләк итә

Лаеш районының Хәерби авылында яшәүче Гөлназ һәм Фәнис Мөбарәкшиннар биш ел очрашып йөргәннән соң, 2001 елда гаилә корган. Яши-яши агач та утыртканнар, зур йорт та торгызганнар.

Икесенең дә яхшы эшләре бар. Тик менә гаиләне –гаилә, ир белән хатынны тагын да бәхетлерәк итәр өчен йортка бәби исе, шау-гөр килеп уйнап йөрүче бәхет йомгагы – бала гына җитми. Көтеп-көтеп тә, йөккә уза алмаган Гөлназ ике тапкыр ЭКО да ясатып карый, тик нәтиҗәсе генә булмый.

– 15 ел – бәби көткән кешеләр өчен бик озак инде. Моны үз башларыннан узганнар гына белә торгандыр. ЭКОлар көткән нәтиҗәне бирмәгәч, күңел төшкән чаклар да булды. Ирең белән икәү генә зур йортта яшәү бер дә күңелле түгел. Андый чакларда төп терәгем, таянычым ирем булды. «Быел булмаса, икенче елга тагын барырбыз. Менә күрерсең, Алла боерса, без барыбер әти-әни булачакбыз», – дип юата иде. Аннан соң үзем дә эштә вакытта көн саен бәбиләр туганын күрә идем дә: «Аллам миңа да барыбер бала бирәчәк», – дип уйлый идем. (Декрет ялына кадәр Гөлназ Республика клиник хастаханәсенең яңа туган сабыйлар бүлегендә шәфкать туташы булып эшләгән. – Авт.) Мин сменалы, тәүлек буена эшли торган эштә эшләгәч, Фәнискә аеруча авыр иде. Шуңа күрә әти-әни буласыбызны белгәч, миннән бигрәк ул куангандыр әле, – дип елмая өч малай әнисе Гөлназ.
Ниһаять, Аллаһы Тәгалә аларның чын күңелдән теләгән теләкләрен чынга ашыра. Өченче ЭКО уңышлы булып, Гөлназ йөккә кала.

– Бәби алып кайтасыбызны белгәч, сөенечебезнең чиге булмады. УЗИ узганнан соң өчәү икәнен белгәч, табиблар: «Өчесен дә күтәрү авыр булыр. Балаларыңа да, үзеңә дә начар булуы мөмкин. Берсен төшерт», – диделәр. Аннан соң үзебезнең клиникадагы танылган табибә Лилиана Терегулова карады да: «Балаларыңның тән әгъзалары барысы да урынында. Тимә син аларга. Барысы да яхшы булачак», – дип тынычландырды. УЗИга да, табибларга да ирем белән бергә йөрдек. Табиблар: «Икесен генә калдырыгыз», – дип тәкъдим иткәч тә, ул каршы булды. Ходай сөеп биргән, барысын да табып үстерергә язсын, дип теләдек. Малайлар була дигәч, тагын да ныграк куанды Фәнис. Җиде ай буена бик нык саклады. «Ятып кына тор, ашарга пешермә, савыт юма», – дип әйтә иде. Дүрт ай буена токсикоз белән җәфаландым. Мин ашамасам, ул да ашамый иде. Мин йокламасам, ул да йокламады. Авырлыкларны әнә шулай бергә күтәрдек, – дип елмая Гөлназ.

Тулы бәхет

Җиде айдан соң, Мөбарәкшиннарны бәхеткә күмеп, Руслан, Ирек һәм Фаил туа. Балалар, вакытыннан алда туу сәбәпле, бераз хастаханәдә табиблар күзәтүе астында булалар.


– Руслан – 1520, Ирек – 1470, Фаил 1410 грамм булып туды. Клиникада 60ар бала карагач, өч сабыебызны тәрбияләү әллә ни авырлык тудырмады. 30 атнадан кесарев кисеме белән тугач, сәламәтлекләренә генә гел игътибарлы булырга туры килде. Шул гына. Кирәкле даруларын, витаминнарын вакытында биреп тордык. Өйнең яме дә, ризыкның тәме дә балалар белән. Алар белән мәш килеп, көннең ничек узганы да сизелми. Икебез дә шушы авылдан булгач, әти-әниләребез дә күршедә генә яшәгәч, булышчыларыбыз да күп. Ярдәм кирәк булганда, йөгереп кереп җитәләр. Сырхауханәләргә барганда йә каената, йә иремнең энесе бара, – ди ул.

Хәзерге вакытта балаларга – бер яшь тә биш ай. Бер ай элек бер-бер артлы тәпи атлап киткәннәр.
– Бүген бәхетле әти-әни булуыбызда ЭКОның өлеше бик зур. Беренчесен 180 меңгә ясаткан идек, соңгысының бәясе, дарулар белән бергә, 300 мең сумга төште. Бурычка да, кредит та алырга туры килде, ләкин, шөкер, эшләп торабыз бит. Абзарда үгезләр дә тотабыз, – дип озатып калды безне чын, тулы бәхетнең ни икәнен татыган әлеге мөлаем ханым.


Гаиләдә берьюлы өч бала туганда тиеш булган өстәмә ярдәм

Һәр балага бер тапкыр ун мең сум акча бирелә.
Балаларга 1,5 яшь булганчы, пособиеләренә ай саен берешәр мең сум акча өстәлә.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә, 30 процент ташлама ясала.
Әгәр игезәкләр гаиләдә беренче булып туса, ике куянның койрыгы берьюлы тотыла. Мондый гаиләләргә икенче бала өчен ана капиталы да, өченчеләренә җир кишәрлеге дә бирелә.

Лаеш, Хәерби

 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading