16+

11 бала әтисе Шәйдулла Вәлиев: «Мин сезгә чыпта суктыртмам, телогрейка кидермәм»

Фәһимә һәм Шәйдулла Вәлиевләр – 11 бала: тугыз кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Сокланырлык тырыш, булдыклы авыл кешеләре. Шәйдулла абый ат караган, Фәһимә апа аш-су остасы булып эшләгән. Әти кеше балаларына: «Мин сезгә телогрейка кидертмәм, чыпта суктыртмам», – дип әйтә торган булган һәм сүзендә торган.

Шушы бер җөмләдә аның тәвәккәллеге, уңганлыгы, горурлыгы, үз-үзенә ышанычы, гаиләсенә тугрылыгы, аларны чиксез яратуы чагыла. Әлбәттә инде, Фәһимә апа да төшеп калганнардан булмаган. Әле нинди генә хуҗабикә диген! 11 бала тәрбияләп үстереп, еллар буе декрет ялында да утырмаган, иң күбе – 56 көн. Балалар бер-берсен карап, ярдәмләшеп үскәннәр, һәрвакыт өсләре бөтен, тамаклары тук булган.

Фәһимә апаның яшь, җилле чакларын әле дә булса хәйран калып искә алалар. Кеше йокыдан торганчы, ул урманга барып каен җиләге җыеп, аны 13 чакрым ераклыктагы Саба районының Шәмәрдән авылы базарына барып, стаканлап сатып, аннан капчык белән ипи тутырып алып кайта торган булган. Берсендә күршеләре Фәһимә апаның хәлен белергә кергән. Ул әле генә базардан кайткан, бер кулы белән бала имезә, ипине кисеп тә тормыйча сындырып алып, чәй эчә. Күрше карап торган арада, Фәһимә апа бер ипине ашап та бетерә язган.

– Фәһимә, бер ипиең бетте бугай, – дигән күршесе.
– Алай икән... – дигән Фәһимә апа.
Авылдагы иң беренче телевизорны, мотоциклны да Вәлиевләр ала. Өйне торба сузып җылыту да, гардиннар белән матурлап, тәрәзәгә пәрдәләр элү дә алардан башлана.

Шәйдулла абый белән Фәһимә апа каршына утырып, яшәү фәлсәфәсен өйрәнергә иде... Аларның кызлары Сания ханым белән без Борбаш авылы китапханәсендә таныштык. Ул – сабырлыкның, тыйнаклыкның матур үрнәге. Әти-әнисе турында да ул үзе түгел, күбрәк аның янындагы иптәшләре сөйләде.

«Берәүләргә – үрнәк, кемнәргәдер сабак бирер безнең авылдашларыбыз турында языгыз әле», – диделәр. Тормыш фәлсәфәсен китаплардан эзлисе юк, аның үрнәкләре янәшәбездә.

Балтач, Борбаш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading