16+

1 метр 27 сантиметр буйлы Рәдис Сабиров: «Эш буйда түгел, иң мөһиме – минем аякларым, кулларым бар, йөри алам» (ВИДЕО)

Балтачта гадәти булмаган бер егет яши – Рәдис Сабиров. Буе 1 метр 27 сантиметр гына аның. Ләкин, кечкенә дә төш кенә үзе. Россиянең төрле шәһәрләрендә күчмә цирк белән чыгышлар ясап йөргән егет, хәзер Балтач мәдәният йортында эшли.

Эшкә көн саен велосипедта килә. “Квадрацикл да йөртәм анысы, машиналар уңайсызрак, шуңа да иң җайлы транспорт төре велосипед”, – ди Рәдис.

Егет буе кыска булганга артык борчылмый. “Эш буйда гына түгел. Иң мөһиме – минем аякларым, кулларым бар, йөри алам. Әнием өч бала тапкан, мин шундый үзенчәлекле булып туганмын икән, димәк, бу – минем язмышым. Ә әти-әниемә мин бик рәхмәтле”, ди Рәдис. Аның киләчәккә хыяллары, үзе турында тулырак язманы “Шәһри казан” газетасының киләсе саныда укый аласыз.

Рәдис Сабиров әти-әнисенә рәхмәтле

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эфэрин эфэрин

    Мөһим

    loading