16+

Метроның икенче линиясе төзелә башлый: ул Совет һәм Яңа Савин районнарына да килеп җитәчәк

Метроның икенче линиясен төзүне агымдагы айда башларга җыеналар. Ул үз эченә шәһәрнең биш районын: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын алачак.

Метроның икенче линиясен төзүне агымдагы айда башларга җыеналар. Ул үз эченә шәһәрнең биш районын: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын алачак.

«Татарстанның баш инвестиция-төзелеш идарәсе»ннән хәбәр итүләренчә, яңа метро юлы пассажирлар күп йөри торган урыннарда, төгәлрәге, Фучик ур. – Ак. Сахаров ур. – Космонавтлар ур. (Совет мәйданы) – Компрессор заводы – “Казан-Арена” футбол стадионы – Чуйков ур. – Волгоградский ур. – Восстания ур. аша үтәр дип көтелә.

– Казан метрополитенының икенче линиясе 12 станциядән һәм 19,98 чакрым озынлыктагы 11 аралыктан торачак. Аларны төзү эше берничә этапта алып барылачак, – дип сөйләделәр безгә идарә белгечләре.

Беренче этап үз эченә дүрт станцияне сафка бастыруны ала. Аның беренче участогын «Фучик» метро станциясеннән (Зорге-Фучик урамнары киселеше) башлап, «Сахаров» метро станциясенә (Җиңү проспекты-Альберт Камалиев урамы киселеше) кадәрге арада төзергә җыеналар. Беренче участокның озынлыгы 5,37 чакрымны тәшкил итәчәк («Фучик», «10 нчы микрорайон», «Ломжинская», «Сахаров»).

– Икенче линиянең беренче участогы буенча инженер-геологик эзләнүләр алып барылды. Бүгенге көндә «Татарстанның баш инвестиция-төзелеш идарәсе» белән «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе арасында территорияне планлаштыру һәм межалау буенча дәүләт килешү төзелде. Төзелеш мәйданчыгын койма белән әйләндереп алырга һәм «Сахаров» станциясен төзү зонасынннан инженер коммуникацияләрне чыгарырга рөхсәт бирә торган документларны рәсмиләштерү өстендә эшлибез, – дип хәбәр иттеләр «Татарстанның баш инвестиция-төзелеш идарәсе»ннән.

Белгечләрдән без «Сахаров» метро станциясенең кайда урнашачагы турында да сораштык. Аларның сүзләренчә, ул Альберт Камалеев проспекты буенча «Мега» сәүдә үзәге каршында булачак. «Сәүдә үзәге метро станциясен төзү өчен акча бирәчәкме?» сорауга, Татарстанның Министрлар Кабинеты белән «ИКЕА МОС (Торговля и Недвижимость)» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять арасында Казан метрополитены станциясен һәм сәүдә үзәге янында җәяүлеләр кичүен төзү буенча ниятләр турында килешү төзелде, дигән җавап алдык.

Метро төзелеше эшләре барганда юлларның бер өлешен ябарга туры килгәнлектән, Казанның транспорт схемасына үзгәрешләр кертеләчәк.

Халык зарыгып көткән унберенче – яңа «Имәнлек» станциясенә килгәндә, анда бүгенге көндә эшләр тәмамлануга таба бара. Ул 2018 елның маенда ачылыр дип көтелә. Хәзерге вакытта анда автоматика, сигнализация һәм элемтә системасы буенча монтаж эшләре бара. 1 һәм 2 нче вестибюль бинасында, баскыч мәйданчыкларында эчке эшләр эшләнә.

Казанда беренче линия метро станцияләре 1997 елда төзелә башлап, 2005 елның 27 августында – башкаланың меңьеллыгы бәйрәм иткән көннәрдә ачылды. Аңа барлыгы ун станция керә. Гомуми юл озынлыгы – 17,2 чакрым, файдалану юл озынлыгы – 15,8 чакрым.

Казан метросында Авиатөзелеш районыннан Идел буе районының Җиңү проспектына кадәр 24 минутта барып җитеп була.
Метрода аена якынча 100 мең кеше йөри.

Казан метросы тарихына килгәндә, ул – Россиядә иң яшь метрополитен. Аны төзү идеясе 1930 елларда ук барлыкка килгән. Әмма СССР вакытында метроны миллионлы шәһәрләрдә генә төзегәннәр. Ә Казанда миллиончы кеше 1979 елда гына туган.  Чынлап торып төзелеш эшләрен башлау омтылышлары 1983 һәм 1988 елда була. Әмма ул чорда, икътисади кризис булу аркасында, яңа метрополитеннар төзелми. 1997 елда гына федераль программага Казан метрополитенын төзү планы кертелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading