Шәһри Казан

Главная новость

  • 28 октября 2017 в 07:51
    Рөстәм Миңнеханов «Россия – минем тарихым» паркы турында: «Бу – гениаль проект»
    «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Россия — минем тарихым» дигән мультимедияле тарихи парк ачылды.
  • 27 октября 2017 в 10:13
    Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын электрон хезмәтләр порталы аша сайлап була
    Үзәк банк әзерли торган яңа закон проекты гражданнарга пенсиянең тупланма өлешен дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына онлайн режимда күчерергә мөмкинлек бирәчәк, дип яза ТАСС. Үзәк банкның коллектив инвестицияләр директоры Филипп Габуния әйтүенчә, әлеге закон проектын көз азагына кадәр кабул итәргә җыеналар.
  • 26 октября 2017 в 16:40
    Дәүсоветта дәү көрәшнең башланган чагы: Татарстан Президенты мәктәп директорларын яклап чыкты
    “Дәүләт Советы татар теле өчен чын мәгънәсендә көрәш башлады”, дип шаулый башлады бүген социаль челтәрләр. Беркемгә дә сер түгелдер, билгесез көчләр мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсе аркылы Татарстандагы милләтара дуслыкка чөй какмакчы.Республика җитәкчелеге халыкка “коткыга бирелмәгез, бу теманы сәяси яссылыкка күчермәгез” дип кат-кат әйтә. Казан белән Мәскәүуртак тел табар дигән өмет бар. Һәрхәлдә, парламент утырышында республика җитәкчелеге шулай дип өметләндерде.
  • 26 октября 2017 в 11:37
    Рөстәм Миңнеханов: «Бу - ашыгып карар кабул ителә торган мәсьәлә түгел»
    Бу минутларда Дәүләт Советы утырышы бара. Анда дистәгә якын депутат: Разил Вәлиев, Римма Ратникова, Ирек Шәрипов, Ринат Закиров, Татьяна Воропаева һәм башкалар татар теле мәсьәләсендә ачыклык кертүне, татар теле укытучыларын яклауны, Татарстан Республикасы прокуроры һәм Мәгариф министрының җавап бирүләрен таләп иттеләр.
  • 25 октября 2017 в 16:13
    Татар теле язмышына бәйле резолюция кабул ителде: Ольга Васильева ни дияр?
    Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында республика Халыклар Ассамблеясе тәкъдиме белән тел сәясәтен камилләштерү һәм Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында рус һәм татар телләрен укытуны җайга салу мәсьәләләре буенча җыелыш уздырылды. Җыелыш нәтиҗәсендә, резолюция кабул ителде һәм аны мәгариф министры Ольга Васильевага юллаячаклар.
  • 25 октября 2017 в 11:50
    Кешелекне глобаль салкынайту көтә
    Галимнәр бу мәсьәләдә үзләре дә буталып бетте бугай. Әле күптән түгел генә планетаны глобаль җылыну көтә дип халыкны куркуга салсалар, хәзер инде алдагы фикерләреннән ваз кичеп, киресен исбатларга маташалар. Баксаң, планетага глобаль салкынайту яный икән.
  • 24 октября 2017 в 22:10
    Татарстанда ике меңгә якын ир-ат декретка киткән
    Декреттагы ир-ат. Сәеррәк яңгыраса да, Татарстанда декретка чыгучы әтиләр саны арта бара. “Татар-информ” агентлыгы язганча, Республика социаль иминиятләштерү фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин Татарстанда бала караган өчен 70 мең кешегә пособие түләнә, шуларның 1,8 меңе – ир-атлар дип белдергән.
  • 23 октября 2017 в 13:00
    Кышкы тәгәрмәчкә күчәргәме?
    Беренче кар төшүгә шиномонтажларда чират барлыкка килде. Бәласеннән баш аяк дип һәркем тәгәрмәч алыштырырга ашыга. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә киңәш итә.
Реклама