Шәһри Казан

Соңгы хәбәрләр - хәбәрләр бите

  • 12 ноября 2017 в 20:04
    Алманы сода белән юарга кирәк
    Белгечләр җиләк-җимешне юу өчен иң кулае чәй содасы дигән фикергә килгән.
  • 12 ноября 2017 в 18:20
    Украина Россияне үзенең гаскәрләрен “буярга” омтыла дип гаепли 
    Украинаның милли куркынычсызлык һәм оборона Советы (МКОС) сәркатибе Александр Турчинов Россия үзенең гаскәрләрен Украина чиге буена тарта һәм аларны БМОның тынычлык саклаучылары “төсенә буярга” омтыла, дип белдергән. 
  • 12 ноября 2017 в 17:00
    Матурлык
    (Бер карт әдип авызыннан) Күптән, бик күптән булган вакыйга, әмма бүгенгедәй күз алдымда: без, өч шәкерт, бер атка утырып, өяз мәдрәсәсеннән авылыбызга кайтырга чыктык. Дөресрәге, Гыйлемдар белән без икәү бер авылга – Чуаркүлгә кайтабыз, ә Бәдретдинне юл өстендәге Ишле авылында калдырып китәргә тиешбез. Тагын шуны да әйтим, безне ялкау гына юыртып алып кайткан күк алаша Гыйлемдарларныкы иде. Без авылда алар белән күрше генә торабыз. Шул сәбәпле Гыйлемдар белән мине алырга бер язын безнең ат килсә, икенче язда алар аты килә торган иде.
  • 12 ноября 2017 в 15:26
    Тәмле аш пешерү серләре
    Сыер итеннән пешерәсе булсагыз, шулпага калак сөяге әйбәт була. Тавык шулпасы өчен бербөтен тавык салып пешерегез. 
  • 12 ноября 2017 в 15:04
    Татарстан авылларында яңа кибетләр пәйда булачак
    Якын арада Татарстанның 47 торак пуктында кибетләр ачылачак.
  • 12 ноября 2017 в 13:26
    Сандугач моңы
    Рәмис Аймәтнең «Бозлы җилкәннәр» җыентыгындагы шигырьләрне укыгач туган уй-фикерләремне газета укучылар белән дә уртаклашасым килде.  Башкалар да сәнгатьчә эшләнеше гаҗәеп матур, эчтәлеге кырыс чынбарлык хакыйкатенә тугры булган бу зиннәтле шигырьләрне укып ләззәтләнсеннәр һәм шагыйрь күтәргән проблемалар турында уйлансыннар иде. 
  • 12 ноября 2017 в 13:06
    ФГБУ «Татарская МВЛ» курсларга чакыра
    Отдел дополнительного образования подведомственного Россельхознадзору ФГБУ «Татарская МВЛ» начинает курсы повышения квалификации объемом 72 часов по теме: «Безопасность работы с микроорганизмами 3-4 групп патогенности» для сотрудников филиалов. Дата проведения курсов с 13 по 22 ноября 2017 года.
  • 12 ноября 2017 в 12:08
    Шарлотта Дарвудны кызыннан Барби ясаган өчен тәнкыйтьлиләр
    Бөекбританиядә яшәүче Шарлотта Дарвуд кызы Кьяра матурлык конкурсларында җиңсен өчен барын да эшли – көненә биш сәгать буе аңа макияж, прическа ясый, тырнаклар һәм керфекләр ябыштыра һ.б. Моңардан тыш, кыз һәр көнне мәктәптән соң подиумда йөрергә һәм биергә өйрәнә. Боларга тотылган чыгымнар 5 мең фунттан артып киткән.  
  • 12 ноября 2017 в 11:08
    Россиялеләр озак яши башлаган
    Росстатның рәсми мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 9 аенда россиялеләрнең гомер озынлыгы 72,6 яшькә хәтле җиткән.
  • 12 ноября 2017 в 10:33
    Автомобиль ватылса нишләргә? 
    Ярты ел элек яңа машина сатып алдым. Ватылгач, автосалонга бардым. Белгечләр заводта киткән җитешсезлек икәнен таныды. Машинаны ремонтка дип алып калдылар. Автомобиль 19 көн сервиста торды. Ә мин транспортсыз калдым.
Реклама