Шәһри Казан

Соңгы хәбәрләр - хәбәрләр бите

  • 25 ноября 2011 в 05:39
    Алдамагыз әбекәйләрне!
    Бу якшәмбедә дөньяда иң нечкә күңелле, балалары өчен җанын да бирергә әзер торучы, иң кадерле, якын кешеләребезнең бәйрәме - Әниләр көне билгеләп үтелә. Газиз баласы, йөрәк җимеше хакына мөмкин булган бар нәрсәне дә эшләргә, теләсә нинди шартларны үтәргә риза булган, һәрчак изге нияттәге, безгә тормыш бирүче әнкәйләр, бәйрәмегез белән сезне!
  • 25 ноября 2011 в 05:32
    Кояш гомере телисе килә
    Камиллек һәрвакыт үзенә карата һәм тарта бит инде ул. Рәшит Ваһапов исемендәге VII Халыкара яшь башкаручылар фестиваленең гала-концертында да күңелгә шундый уйлар килде. Классика белән беррәттән халкыбыз җырларының бирелеше, сәхнәгә күтәрелгән яшь башкаручыларның профессиональ әзерлеге Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган бәйге йомгагын сыйфат югарылыгына күтәрде. Инде күптән Татарстан чиген...
  • 25 ноября 2011 в 05:28
    Язулы йомырка
    Дөнья - кеше акылы җитмәслек могҗиза. Көндәлек тормышыбызда да гаҗәеп күренешләргә тап булабыз. Галәм корабыннан төшерелгән фотосурәттә ташкын дулкыннарда «Аллаһ» сүзе ап-ачык чагыла. Бөтен корылмаларны җимереп килгән көчле дулкын мәчет бинасына җиткәч икегә аерыла. Татарстанның Алексеевск районындагы Ташбилге авылында гомер кичерүче Нурзия белән Равил Хәмәтҗановлар, мәсәлән, үз хуҗалыкларында «Аллаһ» сүзе...
  • 25 ноября 2011 в 05:27
    И-и, гомерләр...
    Әтиебез Нигъмәтҗан Җәләлетдин улы белән әниебез Сания Иматдин кызы Буа районының Карлы авылында тормыш итәләр. Аларның бергә тормыш корып яши башлавына менә инде 72 елдан артык вакыт үткән.
  • 25 ноября 2011 в 05:25
    «Ходайдан хәерле гомер сорадым»
    100 яшьлек әбинең үзен-үзе тотышы да, бирелгән сорауларга эзлекле җаваплары да канәгатьләндерде булса кирәк, соклануын яшермичә «Сөбханалла, Сөбханалла!»- ларны комплимент урынына сипте ул көнне ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Азнакайда яшәүче гасыр кичкән Гарифә Мөхәммәтзариф кызы Хәкимоваларга баргач.
  • 24 ноября 2011 в 08:01
    Егыласымны белсәм, алдан салам җәеп куяр идем
    Җәен кояш сугудан, тән пешүдән саклансак, кышын исә безне башка сюрпризлар көтә: кул-аякларны өшетәбез, бозлавыкта таеп егылып, берәр җирне сындырабыз, өстебезгә боз сөңгеләре дә килеп төшә...
  • 24 ноября 2011 в 08:00
    Футболчы Роман Шаронов чак кына электрик булмый калган
    «Рубин»ның баш тренеры Корбан Бердыев кайчандыр уенын-чынын бергә кушып: «Хатынының итәгенә тотынып бару ирләр эше түгел. Шулай да кайбер футболчыларга карата бу гыйбарәнең киресе булуын телибез», - дигән иде. Остаз команданың Казан кызларына өйләнгән уенчылары Роман Шаронов белән Кристиан Нобоаны күздә тотып әйткән булса кирәк. Әлеге уенчыларның Казан клубында шактый...
  • 24 ноября 2011 в 07:59
    Гомерлек яра
    Гомерлек ярага дучар ителгән бу ханымга бары утыз биш яшь кенә булса да, кыяфәте дә, үз-үзен тотышы да җитмеш яшьлекләр хәлендә. Эчкә батып торган яшел күзләре шундый моңсу... Сүзгә сүз ялганып китеп, аның язмышы белән кызыксындым. Ул күзләрен еракка төбәде дә узган тормышы турында сөйләп китте...
  • 24 ноября 2011 в 07:58
    Ана йөрәге
    Хатын-кызга бәхет өчен күп кирәкмени ул... Рухың сынганда таянырлык нык терәк, егылганда тотынып торырлык көчле куллар, киләчәктә матур хыялларны чынга ашырырлык ышаныч-өмет, сирәк-мирәк кенә булса да чәчәкләр, бүләкләр, татлы назлы сүзләр... һәм газиз сәламәт бала. Әйе, бәхетле булыр өчен Әдилә боларның барысына да ия. Тик шулай да...
  • 24 ноября 2011 в 07:57
    Безнең таулар кемнеңдер кесәсенә «алтын йомырка» сала
    Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовның «Чупай халкы өчен борчылам» дигән язмасы күңелдә йөргән бик зур борчу йомгагын чишеп җибәрде. Ә йомгакка мәсьәләләр чорнала башлаганга да унберенче ел киткән.
Реклама