Шәһри Казан

Соңгы хәбәрләр - хәбәрләр бите

  • 10 ноября 2011 в 10:43
    Мәетне ничек юарга?
    Коръән-Кәримдә «Һәр җан иясе үлемне татыр» дигән аять бар. Без кайда гына булсак та, нәрсә генә эшләсәк тә, үлемнән качып котыла алмыйбыз. Калын диварлы тирән бункерларга кереп бикләнсәк тә, хәтта айга очып менсәк тә, үлем фәрештәсе Газраилне алдый алмабыз. Һәр кеше өчен үлем котылгысыз. Ана карыныннан чыгып якты дөньяга килгәч...
  • 10 ноября 2011 в 10:33
    Төп рольдә табигать
    Табигый бәла-казалар соңгы берничә ел буе кешелеккә аз гына да тыныч яшәргә ирек бирми - бер җирдә туктаусыз яңгырларын яудырып, сулар бастыра, икенчесенә күрелмәгән корылык җибәреп, игеннәрне уңдырмый, урман янгыннарының сәбәпчесе була, өченчесенең галәмәт куәт белән җирләрен тетрәтә, дүртенчесен кар-бураннары белән тилмертә… Бер илләр өчен катаклизмнарның билгеле төрләре хас нәрсә...
  • 10 ноября 2011 в 06:25
    «Таяк белән булса да аякка басарга иде»
    Адәм баласының язмышы төрлечә үрелә. Берәүләр шатлык артыннан шатлык кичерсә, икенчеләр кайгы артыннан кайгы йотып яши. Ничек кенә булмасын, көчле рухлы кешеләр язмыш сынауларын җиңәргә өйрәнә. Әнә шундый затларны күргәч, аларга карата хөрмәт, соклану уяна.
  • 10 ноября 2011 в 06:16
    Чегәннәр язмышны дөрес юрыймы?
    Барысын да куганнар Без бәләкәй чакларда авылга чегәннәр килсә, алардан куркып качып йөри идек. Әбиләрнең: «Тик тормасаң, чегән алып китәр», - дигәннәре дә колакка кергәндер. Авыл урамнарыннан иркенләп, беркемнән дә курыкмыйча, өйдән өйгә кереп, әйбер сатып, ашарга ризык сорап йөри иде алар. Казанга килгәч, адым саен очрап торган чегән хатыннарының...
  • 10 ноября 2011 в 06:04
    «Син үзең бит, Ак бәхетнең үзенә охшаган...»
    Татарстанның халык шагыйре Роберт МИҢНУЛЛИНны укучы һәр яктан белә. Шигърияте, җырлары, әнисе Гөлҗәүһәр апаны олылый белүе белән дә ул татар укучысының йөрәген күптән яулаган, ихтирамын казанган шәхес. Мин дә Роберт абыйны кечкенәдән беләм. Бөтен яктан да беләм дип әйтер өчен бер генә әйбер җитенкерәми иде. Анысы - шагыйрьнең өендә кунак...
  • 4 ноября 2011 в 10:22
    Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
    Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате
  • 3 ноября 2011 в 10:15
    Кавеме нинди – җитәкчесе шундый
    Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык дин кардәшләребезне дә иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм. Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга...
  • 3 ноября 2011 в 09:58
    Биектауда бәрәңгене... бәрәңгесез үстерәләр
    Биектау районының Чыршы авылында яшәүче Рабия апа Дадатжанова бәрәңгене аның үрентеләреннән генә үстерә икән. Аларны апрель аенда ук утыртып чыгып, июльдә уңышын да ала. Бу мөмкин түгел, дисезме? Мөмкин, чөнки ул аны инде икенче ел шулай утырткан, һәм ике елда да бәрәңге аның өметен аклаган.
  • 3 ноября 2011 в 09:54
    «Кайда гына җибәрдем соң мин ялгышны?»
    Бүген төне буе йоклап булмады. Күршедәге фатирда яшәүче кыз иптәшләре белән җыелышып күңел ачты: төне буе музыка яңгырады, кычкырышкан, сүгенгән тавышлар ишетелеп торды. Стена кагулар да, ишек шакулар да ярдәм итмәде. Хәтта полиция чакыруның да файдасыз икәненә күптән инанган идек инде. Аларның: «Без берни дә эшләтә алмыйбыз, андыйлар белән бары...
  • 3 ноября 2011 в 09:51
    Без бит дурак түгел!
    Белмим: йолдызлар яратамы Казанны, Казан йолдызларнымы?! Кыскасы, еш киләләр алар безгә. Кайсыларына башкалабыз шул кадәр ошап китә ки, алар гастрольләрен ешайталар, хәтта мәктәпләрен ача башлыйлар. «Ералаш»ның йолдызлар студиясе, мәсәлән, «Вконтакте»дагы сайты аша 3-8 айда актерлык осталыгына, вокалга, хореографиягә өйрәтергә вәгъдә итә.
Реклама