Шәһри Казан

Кыскача хәбәрләр

  • 26 февраля 2015 в 06:20
    Бөгелмәдә “Мин һәм борынгы китап” селфи-конкурсы уздырыла
    Әдәбият елы кысаларында Бөгелмә үзәк китапханәсендә "Мин һәм борынгы китап" селфи-конкурсы игълан ителгән. Үзеңне китапханә музеенда төшергән селфи-фотосурәтләр 10 февральдән алып 23 апрельгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне ике номинация буенча ачыклаячаклар - иң көлкеле һәм иң интеллектуаль селфи.
  • 26 февраля 2015 в 06:04
    Ютазы районы Иске Урыссу халкын исерек тракторчы газсыз калдыра язган
    Ютазы районында исерек тракторчы искеурыссулыларны чак кына газдан мәхрүм итмәгән. Техниканы гына түгел, үзен дә "ягулык" белән тәэмин итеп, тракторчы урамда кар чистартырга керешкән һәм газүткәргечнең терәк баганасын бәрдергән. Газ чыгуга юл куелмаса да, гаеплегә кылган гамәле өчен зур күләмдә штраф түләргә туры киләчәк.
  • 26 февраля 2015 в 06:03
    Җиңү сайты эшли башлады
    Россиядә Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган рәсми сайт һәм «Җиңүгә Дан!» Бөтенроссия акциясенең мобиль кушымтасы эшли башлады. Рәсми сайтка may9.ru адресы буенча керергә мөмкин. Анда Бөек Ватан сугышы чорына кагылышлы фотолар һәм видеоматериаллар, сугыш турындагы совет чоры һәм хәзерге заман җырлары, фильмнар урнаштырылган. Шулай ук сайтта Совет информбюросы сводкалары...
  • 26 февраля 2015 в 05:48
    Зөлфия Вәлиева “Звезды над паркетом” проектында катнаша
    Зөлфия Вәлиеваны "Звезды над паркетом" дигән проектта катнашырга чакырганнар. - Башта шатландым, соңрак курыктым, аннары эшкә җигелдем, - ди Зөлфия.- Беренче этапта безнең пар җиңүче булып табылды. 11 мартка хәтле Һәр чәршәмбе саен "Корстон" күңел ачу-сәүдә үзәгендә көч сынашачакбыз.
  • 26 февраля 2015 в 05:20
    Әлмәт кызы Comedy Club егете Тимур Батрутдиновның йөрәген яуларга ниятли
    Әлмәт кызы, КФУ студенты Дарья Канануха ТНТ каналында бара торган «Холостяк» шоу-тамашасының өченче сезонында катнашачак. Ул анда башка кызлар белән беррәттән Comedy Club егете Тимур Батрутдиновның йөрәген яуларга тырышачак. Оештыручылар кызларны 10 000 дәгъвачы арасыннан сайлап алган. Программаның беренче чыгарылышы 7 мартта 21 сәгать 30 минутта булачак.
  • 26 февраля 2015 в 05:10
    Бөгелмә буйлап КамАЗда җыелган Bravis автобусы йөри башлаячак
    Бөгелмә юлларында КамАЗда җыелган өр-яңа 15 Bravis автобусы йөри башлаячак. Алар газмотор ягулыгы белән хәрәкәт итә, аның дизель ягулыгыннан зыяны азрак. Автобусның запас өлешләрен алыштыру дә арзангарак төшәчәк.
  • 26 февраля 2015 в 04:56
    Казанда нәфис гимнастика буенча Россия беренчелеге узачак
    Бүген Казанның Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә нәфис гимнастика буенча Россия беренчелеге булачак. Турнир 2 мартка кадәр дәвам итәчәк. Ярышларда Россиянең 11 федераль округыннан нәфис гимнастика буенча 15 яшькә кадәрге категориядә 100гә якын иң көчле спортчы катнаша. Россия беренчелегендә беренче тапкыр Кырым федераль округыннан һәм Севастополь...
  • 25 февраля 2015 в 12:44
    Дөнья чемпионатына бер кешегә алты билет кына сатыла
    Быел Казанда үтәчәк Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты билетларын www.ticketkazan2015.com һәм ru.kazan2015.com сайтларыннан сатып алырга мөмкин. Әмма бер кешегә алты билеттан да күбрәк бирелми. Шуңа да спорт тамашасын күмәкләшеп карарга теләүчеләр Спорт проектлары башкарма дирекциясенә мөрәҗәгать итәргә тиеш булачак.
  • 25 февраля 2015 в 12:35
    Казанда 1 марттан вакытлыча 46 нчы номерлы автобус маршруты үзгәрәчәк
    Шәһәр халкы үтенечен исәпкә алып, 2015 елның 1 нче мартыннан сынау рәвешендә "Универсиада авылы - Профилакторий" маршруты буенча йөрүче 46 нчы номерлы автобусның Дубравная урамы буенча "Дубрава Экопаркы торак комплексы" тукталышына кадәр хәрәкәт итү тәртибе үзгәрә. 46 нчы номерлы маршрутның исеме "Дубрава Экопаркы тукталышы - Профилакторий" дип үзгәртеләчәк. Автобус Габишев...
  • 25 февраля 2015 в 10:40
    Бөгелмәдә "Зәйтүнә" мөнәҗәт әйтү конкурсы узачак
    Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәре татар мәдәнияте үзәге "Зәйтүнә" мөнәҗәт әйтү конкурсын уздырачак. Өченче тапкыр уздырылучы әлеге бәйге татар халкы гореф-гадәтләрен популярлаштыру, мөселманнар арасында татулыкны ныгыту һәм экстремизм күренешләренә каршы тору чарасы буларак үткәрелә. Конкурста 7 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша ала, өлкәннәрнең яше чикләнмәгән, дип хәбәр...
Реклама