Шәһри Казан

Кыскача хәбәрләр

  • 2 марта 2015 в 05:08
    Казанда дөрес туклану мәсьәләләре буенча “кайнар линия" оештырыла
    Барыбыз да дөрес тукланмауның күп кенә авырулар килеп чыгуга бер сәбәпче булуын беләбез. Тик күп очракта туклану рационы кулга нәрсә эләгә, шуны ашаудан гыйбарәт.
  • 27 февраля 2015 в 10:44
    Татарстан Президенты сугыш ветераннарына юбилей медальләрен тапшырды
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләрен тапшырды. Чара шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗаты сараеның "Җиңү юлында"/"На пути к Победе"музеенда үтте. Медальләр Фазыл Массаров, Николай Печенкин, Николай Баранов, Мөхтәсим Фарукшин, Мәхмүт Хәйретдинов, Мостафа Хайбуллов,...
  • 27 февраля 2015 в 10:33
    «Әкият» курчак театрында олылар өчен спектакль күрсәтеләчәк
    «Әкият» курчак театры олылар өчен кичке спектакльләр программасын яңарта - 2нче апрель көнне Казан тамашачысына Авксентий Цагарели әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Ханыма» грузин спектакле тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта театрда «Ханыма» спектакленең репетицияләре бара. Исегезгә төшерәбез, олылар өчен кичке спектакль биредә соңгы тапкыр 1997 елда куелган иде. «Беда от нежного сердца» дип...
  • 27 февраля 2015 в 10:19
    Балтачта балалар бакчасында министрны инглизчә сәламләп каршы алдылар
    Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Балтач бистәсенең 5нче номерлы "Сөенеч" балалар бакчасы белән танышты. Балалар белән аралашып, аларның чыгышларын тамаша кылды. Инглиз һәм рус теле укыту төркемнәрендә сабыйлар кунакларны инглиз телендә сәламләп каршы алдылар. Министр укытучыларга үзенең киңәш-тәкъдимнәрен ирештерде: "Иң мөһиме - аралашу. Балалар чит телне үзләштерә башлаганда һәр...
  • 27 февраля 2015 в 06:14
    “Яңа Гасыр” бәби көтә
    "Яңа Гасыр" каналында һава торышын әйтүче Венера Баһаветдинова белән "Болгар радиосы" "Яңалыклар" хәбәрчесе Рушан Хантимеров гаиләсендә дә шатлыклы вакыйга булырга тора дигән сүзләр йөри. Яшь гаилә бәби көтә. Әмма үзләре бу хакта бик сөйләргә теләми. - Бернинди яңалык та юк алай. Яңалыклар һәр сәгать саен 91.5 ешлыгында, - диде Рушан....
  • 27 февраля 2015 в 05:54
    Гармунчылар ансамбле юбилей уздыра
    Күренекле баянчы Рамил Курамшин оештырган гармунчылар ансамблен озак еллар Роберт Гарипов җитәкли. Ул ансамбльне талантлы җырчылар, гармунчылар, биючеләр белән тулыландыра. Концерт бригадасы оештырып, авылларда, шәһәрләрдә, шифаханәләрдә чыгышлар ясый алар. Репертуарларында халкыбызның моңлы һәм шаян җырлары урын алган. Күптән түгел Тынычлык бистәсендәге мәдәният сараенда концерт куеп халыкны куандырып киттеләр. Концертны караганнан...
  • 27 февраля 2015 в 05:51
    Казанда 1 миллион метр "Георгиев тасмасы" җитештерелгән
    "Казанский текстиль" җәмгыяте Җиңүнең 70 еллыгына 3 миллион метрга якын озынлыкта "Георгиев тасмасы" эшләргә заказ алган. Бүгенге көндә ул инде 1 миллион метр тасма җитештергән.
  • 27 февраля 2015 в 05:49
    Казан Мәңгелек ут эстафетасында катнаша
    Быел Казан Мәңгелек ут эстафетасында катнаша. Анда Казаннан кала Россия Федерациясенең тагын 40 шәһәре катнаша. Акция агымдагы елның 6 маенда, Мәскәүдә Александр бакчасында башланып китә. Казанда Мәңгелек ут Җиңү паркында кабызылачак. Әлеге чара Россиянең һәр шәһәре, илнең һәр гаиләсе Мәңгелек утның кечкенә генә кыйпылчыгын үзенә кабул итеп алу максатыннан уздырыла.
  • 26 февраля 2015 в 14:01
    Казанда радиотехника музее ачылды
    «Туган авылым» күңел ачу комплексында радиотехника музее ачылды. Музейда СССР заманындагы, шул исәптән «Радиоприбор» заводы чыгарган техника урын алган. Анда 1955 елгы «Звезда» телевизоры, 1959 елгы «Казан-2» радиоалгычы һәм совет чорында эшләнгән башка экспонатлар да бар. 1955 елның 27 февралендә «Радиоприбор» заводы бинасына аппаратура һәм антенна урнаштырыла һәм Казан Телестудиясе...
  • 26 февраля 2015 в 07:08
    Теләче районы Ямбулат авылында кыш көне Сабантуй уздырганнар
    Ямбулат халкы Кышкы Сабантуй гөрләтте. Бердәмлеге белән аерылып торган авылның бәйрәмен Югары Кибәхуҗа җирлегеннән килгән кунаклар да тамаша кылган. Чараның беренче өлеше урамда узса, кич белән клубта концерт һәм җиңүчеләрне тәбрикләү оештырылган. Бу көнне халык бушка шашлык-коймак белән сыйланган.
Реклама