Шәһри Казан

Кыскача хәбәрләр

  • 17 февраля 2015 в 05:00
    Казанда Гашыйклар көнендә 138 пар өйләнешкән
    Казанның барлык ЗАГС бүлекләре дә яңа өйләнешүчеләргә төрле сюрпризлар, мавыктыргыч чаралар әзерләгән. "Казан" гаилә үзәгендә бу көнне 69 пар никахы теркәлгән. Гашыйк парларны Су спорт төрләре дөнья чемпионаты символы булган Алсу белән Итил каршы алган. Һәр өйләнешүче парга гашыйкларның фоторәсеменнән эшләнгән йөрәк формасындагы магнит бүләк иткәннәр. Татарстанда исә бу көнне...
  • 16 февраля 2015 в 05:59
    Россиядә 500дән артык укучы алдан имтихан тапшырган
    14 февральдә Россиядә чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшырды. Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов хәбәр итүенчә, рус теле һәм география буенча алдан тапшырылган имтиханнарда кагыйдә бозу очраклары теркәлмәгән. «Бүгенге имтиханнар агымдагы ел БДИ кампаниясен ачып җибәрде, һәм аның гадел узачагына ышанабыз», - дип белдерә җитәкче. Рособрнадзорның соңгы мәгълүматлары буенча 14 февральдә Россиянең...
  • 16 февраля 2015 в 05:52
    Казанда әфганчыларны искә алу митингы узды
    Казанда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 26 ел тулу уңаеннан митинг узды. Әлеге чара,гадәттәгечә, «Татмедиа» бинасы янындагы сугышчы-интернацоналистларга багышлап ясалган һәйкәл янында оештырылды. Фото intertat.ru сайтыннан алынды
  • 16 февраля 2015 в 05:48
    Казанда «Җәяүле кичүе» ункөнлеге бара
    Казанда 20 февральгә кадәр "Җәяүле кичүе" ункөнлеге бара. Ул җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләренең санын киметүне максатында үткәрелә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте хәбәрләренә караганда, быел башкалада 131 юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән, 157 кеше төрле авырлыкта имгәнүләргә дучар булган. Җәяүлеләрне бәрдерү очраклары...
  • 16 февраля 2015 в 05:41
    Сәрия Сабурскаяга “Скайп” аша сораулар биреп булачак
    17 февральдә Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская "Скайп" программасында халык өчен видео-кабул итү оештыра. Аңа сорау белән мөрәҗәгать итәргә теләге булган һәркемгә Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең муниципаль районнарындагы ярдәмчеләре аша язылып, билгеләнгән көндә видео-кабул итүгә килергә мөмкин. Видео-кабул итү тәртибендә халык белән аралашу...
  • 16 февраля 2015 в 05:35
    Казанда «Мәңгелек кеше янында очрашу» кичәсе оештырыла
    20 февральдә 14.00 сәгатьтә Казанның «Манеж» күргәзмә залында Татарстанның фронтовик-рәссамнары истәлегенә багышланган «Мәңгелек кеше янында очрашу» кичәсе узачак. Әлеге чарада сугыш елларында рәссамнарның иҗаты белән таныштырачаклар. Кичәне шагыйрә, «Династия» клубының җитәкчесе, «Мәңгелек кеше» проектының кураторы, «Идел» журналының баш мөхәррире, күренекле татар язучысының оныгы Альбина Әпсәләмова алып бара, дип хәбәр итә...
  • 16 февраля 2015 в 05:18
    «Казан» гаилә үзәгендә хәйрия узышы үтте
    «Казан» гаилә үзәге янында «I Love Running» дөрес йөгереш мәктәбе белән "Балаларга сәламәт йөрәк" хәйрия фонды оештырган хәйрия узышы үтте. Ярыш 9 яшьлек Ярослав Сухаревның йөрәгенә операция ясау өчен акча җыюга багышланган иде. Әлеге ярышта катнашучылар «Казан» гаилә үзәге тирәли 1 километр араны йөгереп узды. Спорт чарасы команда һәм шәхси...
  • 16 февраля 2015 в 05:10
    Илһам Шакиров Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде
    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировка Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды. Рөстәм Миңнеханов мәшһүр җырчыны 80 яшьлек юбилее белән котлап татар мәдәниятен үстерүдә күпьеллык иҗади хезмәте өчен рәхмәтен белдерде. Моннан тыш, Татарстан...
  • 12 февраля 2015 в 08:55
    Татар шәмаилләре конкурсы үткәрелә
    Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, шәмаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм ныгыту максатыннан, конкурс уздырылу турында хәбәр итә. Татар шәмаиле конкурсы нәзарәт тарафыннан оештырылган "Минем өемнең шәмаиле" республика акциясе кысаларында үткәрелә. Конкурс җиңүчеләре берничә номинация буенча ачыкланачак. Конкурста катнашкан иң яхшы шәмаилләр күргәзмәсе «Кол Шәриф» мәчетендә 15 майдан алып 15 июльгә кадәр...
  • 12 февраля 2015 в 08:49
    Казанда «Милли театр сәнгате һәм гомумән театр» җәмәгать лекциясе узачак
    21 февральдә 18.00 сәгатьтә "Смена" Заман мәдәният үзәгендә "Милли театр сәнгате һәм гомумән театр" дигән темага җәмәгать лекциясе була. Алып баручы - Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Рухы һәм шәкеле белән халыкчан Камал театры ничек итеп татар милли сәнгатеннән ерак булган спектакльләр иҗат итә?...
Реклама