Шәһри Казан

Кыскача хәбәрләр

  • 19 февраля 2015 в 12:40
    Казанда III Татар шигъри слэмы уздырыла
    22 февраль көнне сәгать 16.30да Казанда Каюм Насыйри урамының 5 нче йортында III Татар шигъри слэмын уздыру ниятләнә. Бу слэм 21 февраль - Халыкара туган тел көненә багышлап уздырыла, керү - бушлай. Чараны Фәнис Җиһанша һәм Энҗе Әхмәтҗанова алып барасы билгеле. Слэм - шигъри көч сынашуның популяр форматы. Монда шигырләрнең...
  • 19 февраля 2015 в 12:21
    Казан филармониясендә “Илһамият” клубын тәкъдир итү кичәсе була
    2015 елның 26 февралендә 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә "Илһамият" клубын тәкъдир итү кичәсе була. Әлеге чара зур сәхнәдә ретро - концерт форматында узачак. Концертта Зөһрә Сәхәбиева, Хәмдүнә Тимергалиева, Рабига Сибгатуллина, Асаф Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина,Флюра Сөләйманова, Айдар Фәйзрахманов, Миңгол Галиев, Римма Ибраһимова, Георгий Ибушев, Гөлзада Сафиуллина һәм...
  • 19 февраля 2015 в 10:01
    “Яңарыш” республика фонды рәсем һәм иншалар бәйгесен уздыра
    Быел тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу белән шөгыльләнгән "Яңарыш" республика фонды оешуга биш ел тула. Шул уңайдан Татарстанда Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә багышланган республика рәсем һәм иншалар бәйгесе уздырыла. Эшләрне кабул итү этабы гыйнвар аенда башланып, 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Рәсемнәр бәйгесендә җиде яшь һәм аннан өлкәнрәк укучылар катнаша...
  • 19 февраля 2015 в 04:50
    Чаллыда Салават кубогына автоузышлар узачак
    Бу ялларда Чаллыда Салават кубогына автоузышлар булачак. Җырчы шәһәрнең башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиевка дә әлеге чарада катнашырга тәкъдим иткән. Салават кубогы - Россиядә автоспорт буенча бердәнбер хәйрия ярышлары. Анда катнашучылар приз фондының һәм старт кертемнәренең зур өлешен Чаллының балалар йортына тапшыралар.
  • 18 февраля 2015 в 12:27
    Татарстанда 9 мәктәп карантинга ябылган
    Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар санны арту сәбәпле, 9 мәктәп карантинга ябылган. Моннан тыш, Казан һәм Минзәлә районының 14 мәктәбендә 33 сыйныф өлешчә ябылган. Саба районында 1 балалар бакчасы да эшләүдән туктап тора. Соңгы атнада, 9-15 февральдә, ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан арткан: Чаллыда - 68...
  • 18 февраля 2015 в 09:06
    Казанда журналистлар өчен пресс-тур оештырыла
    Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 20 февраль көнне, сәгать 12.00 дә Казанның Декабристлар урамы, 85нче йортта урнашкан "Пестречинка" кибетенә журналистлар өчен "Татарстан Республикасында тавык итенең сыйфаты" дип аталган пресс-тур уздыра. Роспотребнадзор белгечләре тавык итенең файдасы, аны дөрес итеп сайлау кагыйдәләре һәм башкалар турында сөйләячәк. Әлеге чара Бөтендөнья кулланучылар көне уңаеннан...
  • 17 февраля 2015 в 12:39
    Кукмарада мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы узачак
    21 февраль көнне Кукмарада республика буенча мәгариф хезмәткәрләре кышкы спартакиадасының финал ярышлары уздырыла. Спартакиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре, мөгаллимнәр арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру максатыннан, оештырыла. Республиканың 45 районыннан килгән мең ярымга якын катнашучы 9 төр...
  • 17 февраля 2015 в 09:25
    Рөстәм Миңнеханов Карелиядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты
    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Карелиядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Әлеге чарада Карелия башлыгы Александр Худилайнен катнашты. Ул республикада милли берләшмәләргә күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде, Карелиядә яшәүче 150 милләт арасында саны буенча татарлар җиденче урында торуын белдерде. Рөстәм Миңнеханов бөтен дөнья буенча татарлар берләшүенә һәм туган телләрен, гореф-гадәтләрен...
  • 17 февраля 2015 в 07:36
    Татарстанда Парклар һәм скверлар елы логотибы расланды
    Татарстанның Министрлар Кабинеты 2015 елда республикада билгеләп үтеләчәк Парклар һәм скверлар елы логотибын тәгаенләде. Ул заманча парк рәвешендә сурәтләнгән.
  • 17 февраля 2015 в 05:02
    «Казан утлары» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
    Яңа ел алдыннан башланган, шәһәрне бәйрәмчә матур итеп бизәү максатыннан оештырылган «Казан утлары» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Әлеге бәйгедә башкала халкы һәм эшмәкәрлек берләшмәләре вәкилләре катнашты. Барлыгы 500 меңнән артык тавыш бирелгән. «Иң яхшы фасад» номинациясендә «Сбербанк», «Татсоцбанк» биналары, Кооператив институты җиңү яулады. «Иң яхшы холл» номинациясендә - «Fix», «Fun 24»...
Реклама