Шәһри Казан

Кыскача хәбәрләр

  • 5 февраля 2015 в 10:35
    Спорт төрле дин вәкилләрен берләштерә
    Татарстан мөселманнары диния нәзарәте белән Казан епархиясе Тынычлык бистәсендә иптәшләрчә футбол матчы үткәрде.
  • 5 февраля 2015 в 10:27
    Инкассатор өчен миллион сум акча бирелмәячәк
    23 нче гыйнварда Яшел Үзән шәһәрендә 60 миллион сум акча алып качкан инкассатор Игорь Богаченконы табуда дөрес мәгълүмат бирүчегә Саклык банкы (Сбербанк) бер миллион сум премия вәгъдә иткән иде.
  • 5 февраля 2015 в 07:49
    Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры халыкны кабул итә
    2015 елның 10 февралендә "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республикада халыкны эш белән тәэмин итүне оештыру, социаль яклау мәсьәләләре, ташламалардан файдаланучы гражданнарга ярдәм күрсәтү һәм министрлыкның башка юнәлешләрендәге эшчәнлегенә караган сораулар буенча халыкны кабул итә. Кабул...
  • 5 февраля 2015 в 06:01
    Казан урамнары буйлап «мәхәббәт автобусы» йөриячәк
    13 февральдә Казан урамнары буйлап «мәхәббәт автобусы» йөриячәк. «Күчмә» ЗАГС үз ярыңны табарга булыша һәм романтик парларга язылышу буенча репетиция үткәрергә тәкъдим итә. Акциядә катнашучылар төрле бәйгеләрдә катнашып, бүләк алачак. «Мәхәббәт автобусы» шәһәрнең төп вузлары, шулай ук Универсиада авылы аша узачак, дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм...
  • 4 февраля 2015 в 12:13
    Казан Ратушасында концерт сезоны ачыла
    Элеккеге Дворяннар Җыены залларында Федор Шаляпин, Сергей Рахманинов, Александр Скрябин һәм башка данлыклы мәдәният эшлеклеләре чыгыш ясаган. 14 февраль көнне 18.00 сәгатьтә Россия сәхнәсе йолдызлары белән берлектә Казанның иң яхшы иҗади төркемнәре катнашында «My Funny Valentine» дип аталган концерт узачак. Ул юкка гына 14 февраль көнне үткәрелми, чөнки әлеге чараның...
  • 4 февраля 2015 в 07:47
    Тайваньда самолет һәлакәткә юлыккан - 12 кеше үлгән
    Бүген иртән һәлакәткә юлыккан ATR 72 пассажир самолетының бортында 53 пассажир һәм 5 экипаж члены булган. TransAsia Airways авиакомпаниясе самолеты Тайвань башкаласы Тайбэя шоссесындагы күпергә бәрелеп Цзилун елгасына очып төшә. Билгеле булган мәгълүматлар буенча 12 кеше үлгән, 16 кеше зыян күргән. Калган пассажирлар язмышы әлегә билгеле түгел.
  • 4 февраля 2015 в 06:54
    Әгерҗе районында газ белән агуланганнар
    Әгерҗе районында 4 кешелек гаилә газ белән агуланган. Әлеге фаҗига төтен юлының төзек булмавы аркасында килеп чыккан. 60 яшьлек хатын-кызны һәм аның 13, 6, 4 яшьтәге өч оныгын район хастахәнәсенә китергәннәр.
  • 4 февраля 2015 в 06:06
    Республиканың дин әһелләре футбол уйнаячак
    Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан епархиясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар кысаларында дуслык футбол матчы уздыра. Матчта республиканың мөселман һәм христиан дини идарә вәкилләре командалары ярышачак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да уенда катнашыр дип көтелә. Әлеге чара Казан епархиясе уку-укыту бинасының яңа спортзалында 19.00 сәгатьтә узачак.
  • 4 февраля 2015 в 05:41
    Татарстанда җилнең көчәюе һәм буран көтелә
    Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген көндез республикада һәм Казанда көньяк, көньяк-көнчыгыштан җилнең көчәюе көтелә. Урыны белән җил тизлеге секундына 15-18, Казанда - 16 метрга җитәчәк. Явым-төшем вакытында күз күреме 1000 метр яки аннан да кимрәк булырга мөмкин. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык саклана. Татарстан буенча...
  • 4 февраля 2015 в 05:31
    Милли музейда «Масленица» бәйрәме атнасы узачак
    Татарстан Милли музеенда 6 февральдан алып 20 кадәр «Госпожа честная Масленица» дип исемләнгән бәйрәм атнасы узачак. Әлеге чарада Май чабу (Масленица) бәйрәменең тарихы һәм үткәрелүе белән танышырга мөмкин. Бәйрәмгә килгән кечкенә кунакларны килеп керешкә әкият персонажлары каршы алачак. Балаларга Масленица бәйрәменең әһәмияте,гореф-гадәтләре турында сөйлиячәкләр. Сабыйлар өчен халык уеннары уздыру да...
Реклама