Шәһри Казан

Кыскача хәбәрләр

  • 10 ноября 2017 в 14:00
    Укытучылар Пушкин балында биеде
    Казан федераль университеты каршындагы Лобачевский исемендәге лицейда менә инде 15нче тапкыр Пушкин балы уза. Барлык укытучылар, лицей укучылары бу бәйрәмгә ныклап әзерләнә, бию­ләр өйрәнә. Быел да чара укытучыларның полонез биюе белән башланып китте. Лицейдагы мохит Пушкин яшәгән чорга алып кайта сыман.
  • 10 ноября 2017 в 11:20
    «Салават күпере» балкыды, инде хәзер юллар кирәк
    “Салават күпере” микрорайонында яшәүчеләр кайбер ишегалларында кичләрен караңгы булуы турында зарланганнар иде.
  • 10 ноября 2017 в 10:49
    Авылларда яңа төр кибетләр төзелә
    Балык Бистәсе районының Шестая Речка һәм Сабаның Кече Шыңар авылларында, «Авыл кибете» максатчан программасы нигезендә, модульле кибетләр төзелә, дип хәбәр итә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
  • 10 ноября 2017 в 10:34
    Бөтендөнья сыйфат атналыгында нәрсә эшләячәкләр?
    6 ноябрьдән Татарстанда Бөтендөнья сыйфат атналыгы башланды. Бу уңайдан Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Роспотребнадзор идарәсе кулланучылар хокукларын аңлатуга багышланган, продукция һәм хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлы чаралар үткәрәчәк.
  • 10 ноября 2017 в 10:02
    Әтнә районында котыру авыруы ачыкланган
    Әтнә районының Чембулат авылындагы бер урамда карантин игълан ителгән. Котыру авыруының чыганагы песи ди.
  • 10 ноября 2017 в 09:41
    Президент сайлауларында хастаханәләрдә дә тавыш биреп булачак
    Үзәк сайлау комиссиясе төбәк сайлау комиссияләре белән берлектә 2018 елның мартында Россия Президенты сайлаулары вакытында хастаханәләрдә булган медицина персоналы һәм авыру гражданнар өчен тавыш бирү механизмын эшли. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев җиткерде, дип яза “Татар-информ”, ТАСС агентлыгына сылтама белән.
  • 9 ноября 2017 в 14:06
    Путин йортларны өлешләп төзүдән баш тартырга кушты
    Россия Президенты Владимир Путин йортларны өлешләп төзү практикасыннан баш тартырга кушкан, моның өчен ул өч ел вакыт биргән.
  • 9 ноября 2017 в 13:44
    Фәрит Бикчәнтәев Станиславский исемендәге халыкара премия лауреаты булды
    Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев «Россия театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен» 22нче Халыкара Станиславский исемендәге премия лауреаты булды.
  • 9 ноября 2017 в 13:30
    Йорт хайваннарына да «Ашыгыч ярдәм» чакыртып булачак
    Яңа елдан Татарстан ветеринария хезмәтендә 48 мобиль ветеринария пункты ия барлыкка киләчәк. Алар стационар участок ветеринария пунктлары булмаган авылларда йорт хайваннарына хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Тататарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев хәбәр иткән.
  • 9 ноября 2017 в 10:55
    Татарстанда җепшек кар явуы көтелә
    Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән җепшек кар явачак. Төньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан талгын җил исә.
Реклама