Шәһри Казан

Кыскача хәбәрләр

  • 15 ноября 2017 в 09:40
    Газ, ут һәм су счетчикларын халык үз хисабына куймый башлый
    Россиялеләр газ, ут һәм су счетчикларын үз хисабына куймаячак. Россия Дәүләт Думасының табигый ресурслар һәм икътисади сәясәт комитетлары әлеге вазифаны коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмага йөкләргә тәкъдим итте, дип хәбәр итә «Татар-информ».
  • 15 ноября 2017 в 09:08
    Ашый торган кашыклар җитештерә башлыйлар
    Уфа эшмәкәре Вадим Фәттахов ашый торган кашыклар җитештерә башлаячак.
  • 14 ноября 2017 в 17:09
    Иҗтимагый палата ярдәм күрсәтергә әзер
    Тормышта төрле четерекле мәсьәләләр килеп тумыйча калмый. Мондый чакларда төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Республикада хакимият органнары белән беррәттән Иҗтимагый палата барлыгын да хәтерегездән чыгармагыз. Шәһәрләрдә һәм районнарда Иҗтимагый палатаның башлангыч оешмалары гамәлдә.
  • 14 ноября 2017 в 14:22
    Сәламәт кешегә 45 яшьтән соң кандагы шикәрне даими тикшертеп тору сорала
    14 ноябрь – Бөтендөнья диабет белән көрәш көне. Бу авыруны белгечләр XXI гасыр эпидемиясе дип атый. Татарстанда шикәр диабеты белән авыручылар саны елдан-ел арта. Аеруча шикәр диабетының II тибы еш очрый. Ул шикәр диабеты белән авыручыларның 90 процентында күзәтелә. Казан дәүләт медицина академиясенең эндокринология кафедрасы доценты Татьяна НИКИШОВА әйтүенчә, шикәр диабеты күп очракта артык гәүдә авырлыгы булган, симерүдән интеккән кешеләрдә барлыкка килә.
  • 14 ноября 2017 в 13:28
    Музейларның ишекләре көндез генә түгел, төнлә дә ачык
    Элек музейларда кычкырып сөйләшергә дә, экспонатларга кул белән кагылырга да ярамый иде. Хәзер кагыйдәләр үзгәрде. Төрле сәнгать чаралары еш уздырыла бүген тарих өендә: җыр, шигырьләр, көйләр дә еш яңгырый. Татарстан дәүләт милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Флюра Дәминова оештыра һәм алып бара торган «Әдәби салон»нар моның ачык мисалы.
  • 14 ноября 2017 в 10:35
    Путин уздырачак зур матбугат конференциясенең көне билгеле булды
    Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе быел 14 декабрьдә үтәчәк, дип яза РБК үз чыганакларына таянып.
  • 14 ноября 2017 в 09:55
    Казанга тагын бер чемпионат килә
    18 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр Казанның Су спорты төрләре сараенда йөзү буенча Россия чемпионаты үтәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.
  • 14 ноября 2017 в 09:21
    Иң популяр Кыш бабайлар исемле билгеле
    «ТурСтат» агентлыгы иң популяр Кыш бабайлар исемлеген игълан иткән.
  • 13 ноября 2017 в 16:04
    Кремль яры буенда шугалак быел да ачылачак
    Ул декабрь башында эшли башлар дип көтелә. Аңардан кала Казанда тагын унсигез шугалак барлыкка киләчәк. Прокатка бирү пунктларына 3700 пар тимераяк китереләчәк.
  • 13 ноября 2017 в 15:57
    Уңайлы мохит проектын тормышка ашыру буенча Татарстан беренче урынга чыккан
    Уңайлы мохит максатчан проектын тормышка ашыру буенча төбәкләр рейтингында Татарстан беренче урынга чыккан. Бу хакта Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень вакытында белдерде.
Реклама