16+

Зөлфия Максутова: «Бәхет тынычлыкны ярата»

Хәл юк, эш - тавык та чүпләп бетермәслек, яныңдагы бөтен кеше ачуыңны чыгара, ә син үзеңне бензины бетеп туктаячак машина яисә әллә ничә тишектән суы агып торган төпсез чиләк кебек хис итәсең... Ә күңелдә - күзләре янып, энергиясе ташып торган матур хатын-кыз буласы килү теләге. Кирәкмәгәнгә игътибар итмичә, үз көчебезне юк-барга сарыф итми генә ничек дөрес яшәргә соң? Бу хакта психолог, коуч, Зөлфия Максутова белән сөйләштек.

Зөлфия Максутова: «Бәхет тынычлыкны ярата»

Хәл юк, эш - тавык та чүпләп бетермәслек, яныңдагы бөтен кеше ачуыңны чыгара, ә син үзеңне бензины бетеп туктаячак машина яисә әллә ничә тишектән суы агып торган төпсез чиләк кебек хис итәсең... Ә күңелдә - күзләре янып, энергиясе ташып торган матур хатын-кыз буласы килү теләге. Кирәкмәгәнгә игътибар итмичә, үз көчебезне юк-барга сарыф итми генә ничек дөрес яшәргә соң? Бу хакта психолог, коуч, Зөлфия Максутова белән сөйләштек.


Йокы туймау

Хатын-кызның йокысы туймаса, энергиясе җитәрлек булмый. Аңа кимендә 8-10 сәгать йокы кирәк! Йокысы туймаган хатын-кыз усал була. Ни өчен? Һәрдаим йокысы туймый йөргән нәфис затка энергия җитми башлый. Җитмәгән энергияне алу өчен, ул гаиләдәгеләргә - иренә, балаларына «ташлана». Усал кешеләр, гадәттә, кешеләрнең ачуын чыгарып, үзләренә хәл җыя.

Йокы хатын-кызга сәламәтлеген һәм матурлыгын саклау өчен дә бик кирәк. Гадәттә, хатын-кызлар атнаның биш көнен эшендә эшли, ял көннәрендә тулысынча йорт мәшәкатьләренә чума, үзе өчен вакыты калмый. Тик аңа ике атнага бер генә тапкыр булса да (атна саен булса, бигрәк тә яхшы!) үзе өчен ял көне ясау мөһим. Атнаның бер көнен яки ярты көнен ул горизонталь хәлдә уздыра: караватта, ваннада ятып тора, китап укый, фильмнар карый, диета турында онытып торып, татлы ризыклар ашый, көнне үз җаена, үз рәхәтенә уздыра. Шул рәвешле ул энергия туплый.

Тәртипсез җенси тормыш



Хатын-кызны хәлсезләндерүче, профессионаллар телендә «бушандыручы» тагын бер әйбер - төрле ир-атлар белән җенси бәйләнешләр күплеге, ягъни тәртипсез җенси тормыш. Якынлык кылган ир-атлар күбрәк булган саен, ул энергиясен югалтып, бушап кала. Фахишәләр, җенси ихтыяҗларын канәгатьләндерсә дә, ир-атка хатын-кыз тарафыннан бирелә торган көч-егәрне бирә алмый. Андый рухи көчне ир-атның бердәнбере булган, кем беләндер уртак булмаган нәфис зат кына бирә ала.

Абортлар



Көмәнле вакытта хатын-кыз организмы, гормональ фон үзгәрә. Аборт ясатканнан соң, әлеге үзгәрешләргә кинәт кенә балта чапкан төсле була. Бердән, организм кинәттән генә туган мәҗбүри үзгәрешләрне авыр кабул итә. Икенчедән, хатын-кыз үзен гаепле санап газаплана. Абортлар исә хатын-кызның үзенә генә түгел, абортка кадәр һәм аннан соң да туган балаларына да тәэсир итә. Һәр җан җиргә үз ризыгы белән килә, диләр. Һәр туарга тиешле бала, көмәнне төшергән вакытта да, аналыкта үзе турында информацияне калдыра. Туарга тиешле, тик тумаган сабыйның вазифалары аннан соң туачак балага йөкләнә.


Абортлар саны күбрәк булган саен, туачак бала өстенә программа да күбрәк өелә һәм мондый балалар тормышта үзләрен таба алмый, максатларына ирешә алмый торган, яшәр өчен хәлсез булып туалар, эшләрен ахырына кадәр башкарып чыга алмыйлар, кемгәдер нәрсәдер тиеш шикелле, һәрчак нәрсәдәндер куркып, өркеп яшиләр.



Үзеңнән канәгать булмау



Мин Анджелина Джолига охшамаган һәм минем ирем Брэд Питт түгел, дигән үзеңне кимсетүле караш күп хатын-кызларга хас. Бу исә бик күп энергияне юкка сарыф итүгә китерә. Чынбарлыкта исә һәр хатын-кыз - асылташ! Үзеңә ышанмау, гәүдәңдәге кимчелекләрдән оялу, талант һәм мөмкинлекләреңне күрмәү, кабул итмәү - боларның барысы да, мөмкинлекләрең булган очракта да, максатыңа ирешүдән тыеп кала. Үзеңә бәяң нинди - сине җәмгыятьтә дә шулай кабул итәләр. Һәрдаим ачуланып, үзеңнән канәгать булмау төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Гадәттә, үзеннән канәгать булмаган хатын-кызларның аркалары авырта. Үзбәясе түбән булган хатын-кызлар, үзләре кебек үк, үз-үзеннән канәгать булмаган балалар үстерә. Андый әниләр башкалар белән чагыштыра да: «Синнән булмый инде, күрше баласы булдыра», - дип, баласын кимсетә, аннары: «Безнекеләрдән буласы түгел инде!» - дип нәтиҗә чыгарып куя һәм, теләсә-теләмәсә дә, үз эченә йомылган балалар үстерә. Шуңа күрә әни кешенең үз-үзеннән, тышкы кыяфәтеннән канәгать булуы бик мөһим.

Үпкә


Теләсә нинди һәм теләсә кемгә үпкә, башка кеше белән энергетик бәйләнеш тудырып, бик зур энергия югалтуга китерә. Үпкәләтүчене гел искә төшереп тору аның белән бәйле энергетик кыр барлыкка китерә һәм, зур шлангтан аккан су шикелле, егәрең әлеге кешегә китеп тора. Әти-әниләргә үпкә тормышта күп кенә проблемалар китереп чыгаруга сәбәпче булырга мөмкин. Әтисенә үпкәсе, претензиясе, аның белән конфликт булган очракта, хатын-кызның акчасы булмый, ир-атлар белән якыная алмый. Чөнки әти кеше - кызларның тормышындагы иң беренче ир-ат, аның белән мөнәсәбәтләрнең нинди булуы бик мөһим. Әнигә карата үпкә, түмгәк өстеннән барган төсле, тынгысыз тормышка китерә. Шуңа күрә әти-әниләрне ничек бар - шулай кабул итәргә кирәк. Финанс, карьера мәсьәләсендә уңышка ирешәсең килсә, беренче чиратта, әти-әниләр белән мөнәсәбәтләрне җайлау мөһим. Әгәр балаларыгызның сезгә яхшы мөнәсәбәттә булуын телисез икән, үзегезнең әти-әниләрегезгә яхшы мөнәсәбәттә булыгыз.

Әтисенә үпкәсе булган кыз балага нәкъ әтисе кебек ир-егет тартылачак, ул шундый ук кимчелекләре булган кешене үзенә яр итеп сайлаячак. Элек очрашып йөргән егетләрне дә тизрәк гафу итәргә кирәк, чөнки киләчәктә нәкъ шундый ук яки тагын да начаррак ир-атны очрату ихтималы зур. Үпкә шундый ук кешене сезгә тартып китерә. Иреңә үпкә гаилә мөнәсәбәтләрен какшата һәм авырулар китереп чыгаруга сәбәпче була. 80 процент хатын-кыз авырулары ирләргә үпкә саклаудан туган дип исәпләнә. Андый үпкә хатын-кызның сексуаль сферасына, ботларга, кулларга, йөрәккә йогынты ясый. Үпкә ул - тәндәге каткан энергия. Карап торышка күренмәсә дә, алар тәндә блок булып урнаша. Төрле кешеләргә үпкә җыелмасы яман шеш авыруларына хәтле китереп җиткерергә мөмкин. Рәхәт һәм бәхетле яшисегез килсә, үпкәләмәгез һәм кичерә белегез. Үпкәләрне онытканнан соң, хатын-кыз үзенең көче артканын сизә һәм аның күптәнге максат-хыялларына юл ачыла.

Күбрәк биреп, азрак алам...



Бу ир белән хатын-кыз, ана белән бала, эш бирүче һәм башкаручы мөнәсәбәтләрендә дә очрарга мөмкин. Хатын-кыз гаиләдә бөтен игътибарын иренә һәм балаларына бирә, алар исә шуны файдалана. Үз тырышлыгы бәрабәренә берни дә алмый яисә рәхмәт ишетми икән, ул бушап кала. Бөтен барлыгын эшенә биреп тиешле хезмәт хакы алмаган хатын-кыз да бик күп энергиясен югалта. Андыйларның эш дәрте сүнә, күзләре янмый башлый. Шуңа күрә бирү һәм алу балансын тигез тоту кирәк. Гаиләдә балалар да әниләрен кулланмасын өчен, аларны йорт эшләренә, рәхмәт әйтә белергә өйрәтергә кирәк. Күп кенә гаиләләр ни өчен таркала? Дөрес энергия алмашы булмаганнан. Хатын-кыз бөтен барлыгы белән тырыша, тормышны өстери, бөтен вазифаларны үз өстенә өя һәм бервакыт аның бөтенләй хәле калмый, соңгы чиккә барып терәлә, беркемгә кирәкмәгән кешегә әйләнә. Шуңа күрә бирү-алу балансын саклау әһәмиятле. Коръәндә дә, дога кылганда, иң беренче үзеңә теләргә кушылган, ә хатын-кыз башта балаларына, иренә, әти-әнисенә, туганнарына сорый, эшли, ахырдан гына үзенә чират җитә.


Ана кеше, бала бәхетле булсын өчен, үзен корбан итә, тик бәхетсез ана бәхетле бала үстерә алмый. Бала, иртәме-соңмы, телисеңме-теләмисеңме, барыбер әнисенең тормыш сценариен кабатлаячак.


Ике алмасы булса, ана баласына зурысын бирә, киемнең кыйммәтлесен, затлысын аңа ала, үзе ташламалар көтеп йөри, теләгәнен түгел, балаларга алганнан калган акчага (калса әле!) үзенә очсызлы кием ала. Ашарга салганда да башта - балаларына, аннан - иренә, соңыннан гына үзенә сала. Башта - иргә, аннан - үзенә, ахырдан гына балаларга ризык бүлеп бирергә кирәк. Элек бу нәкъ шулай иде, хәзер заманалар үзгәрү белән, әлеге тәртип тә үзгәрде. Рәхмәтле балалар үстерәсең килсә, үзеңне соңгы планга куймаска кирәк.

Стресс



Стресс хатын-кызның вакытыннан алда картаюына китерә. Үпкә, претензияләрдән арына алган хатын-кыз стрессларны жиңелрәк уздыра. Җаваплы эштә яки җитәкче вазифасында эшләгәндә, хатын-кызлар күп стресслар кичерә. Җитәкче булу ир-ат җаваплылыгын таләп итә, ә аны үз өстенә алган гүзәл зат энергетик яктан тиз картая, таушала. Шуңа күрә хатын-кызларга әләм күтәреп алдан барырга, тормыш йөген өстерәргә киңәш ителми, чөнки ул аның өчен яратылмаган. Ул үзе һәм балалары өчен генә җаваплы, башка кеше өчен җаваплы түгел, башкалар йөген дә тартып барырга тиеш түгел.

Көнләшү



- Көнчелек хатын-кызны эчтән кимерә. Көнләшмим дигәнгә ышанмагыз, көнләшмәгән кеше юк. Иң мөһиме: аны тирәнгә җибәрергә ярамый. Катырак көнләшкән саен, йөрәктә «кара тишекләр» күбәя һәм бик күп энергияне югалтуга китерә. Шулай итеп, безнең барлык энергиябез без көнләшкән кешегә китеп бара.


Көнләшкәндә, безнең финанс, сәламәтлек, үзара мөнәсәбәтләр ягы какшый, хатын-кызның матурлыгы китә. Шуңа күрә шәхси тормышыгызны яктырткан фотоларны интернетка чыгарудан тыелырга кирәк. Диңгездә булганыңны, ирең 101 роза бүләк иткәнне, балаларыңның уңышларын чагылдырган фотоларга, әлбәттә, лайклар куярлар, тик аны ничек карыйлар бит! Бәхет тынычлыкны ярата. Шуңа күрә бәхетеңне башкаларга чыгарып селкергә кирәк түгел.



Дөрес, көнләшүнең уңай ягы да бар. Мәсәлән, дус кызыгыз яңа машина алды да сезне бу «чеметеп» куйды ди. Бу очракта, көнләшкән кешегезгә идея биргән өчен эчтән рәхмәт әйтеп, үз максатыгызга барырга кирәк. Чөнки көнләшү нәрсәгә дә булса ирешү юлында стимул да булырга мөмкин.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: барысы да үзебезнең кулда. Юкка-барга энергиябезне сарыф итми, үзебез өчен яшәп, бәхетле булыйк, без моңа лаек.

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading