16+

Татарстанда ике меңгә якын ир-ат декретка киткән

Декреттагы ир-ат. Сәеррәк яңгыраса да, Татарстанда декретка чыгучы әтиләр саны арта бара. “Татар-информ” агентлыгы язганча, Республика социаль иминиятләштерү фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин Татарстанда бала караган өчен 70 мең кешегә пособие түләнә, шуларның 1,8 меңе – ир-атлар дип белдергән.

Татарстанда ике меңгә якын ир-ат декретка киткән

Декреттагы ир-ат. Сәеррәк яңгыраса да, Татарстанда декретка чыгучы әтиләр саны арта бара. “Татар-информ” агентлыгы язганча, Республика социаль иминиятләштерү фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин Татарстанда бала караган өчен 70 мең кешегә пособие түләнә, шуларның 1,8 меңе – ир-атлар дип белдергән.

Казанда яшәүче Алексей Афанасьев – декретта утыручы ир-атларның берсе. Ул инстаграмда балаларны тәрбияләү турында махсус блог та булдырган. Ун елдан артык электрон көндәлек алып бара. Хатыны эшли, ә Алексей вакытын кызлары Алиса һәм Асель белән уздыруны күпкә күңеллерәк дип саный. Олы кызын балалар бакчасына илтә, кечкенәсе белән төрле түгәрәкләргә йөри, спорт белән шөгыльләнәләр, китаплар укыйлар. Үзенең декретта булуыннан ул һич кенә дә кимсенми, “балалы кешегә хөрмәт белән карыйлар, хәтта чиратта торганда да уздырып җибәрәләр”, дип язган блогында.

Алексейның үзе белән элемтәгә чыга алмадык. Аның каравы, декрет ялындагы башка әтиләр белән аралаштык.  “Татарстан хәбәрләре” тапшыруы аша күпләргә таныш журналист, хәзер “Сетевая компания” җәмгыятендә матбугат үзәге хезмәткәре Марсель Әскаров та декрет ялында санала. Дөрес, ул пособиене генә үз исеменә рәсмиләштергән. Эшләвен дәвам итә.

- Гыйнварда декрет ялым бетә инде, – дип көлә үзе. - Декрет пособиесенең әтиләргә дә бирелә икәнен күпләр белми. Югыйсә, кайберәүләр өчен бу файдалы булырга мөмкин. Без дә исәпләдек тә, бала караган өчен акчаны үземнең исемгә рәсмиләштерсәм отышлырак дип таптык. Башкаларга да киңәш итәм. Пособие алганга гына балага караш үзгәрми анысы, җаваплылык һәрчак бар. Ана капиталын алган ир-атлар да очрый. Бу законлы һәм дөрес дип саныйм.

«Татарстан 24” каналында алып баручы Айнур Зиннатуллин да яңа гына декрет ялыннан чыккан.
– Закон нигезендә баланы караган өчен пособиене әти дә, әни дә алырга хокуклы. Шуңа да хезмәт хакыма 11 мең өстәмә булачагын аңлап, балабыз тугач, пособиене минем исемгә рәсмиләштердек. Дөрес, мин эшләвемне дәвам иттем. Бу адымымны аңламаучылар, гаҗәпләнүчеләр күп булды. Югыйсә, бу нормаль күренеш булырга тиеш. Танышларым арасында да баласы белән өйдә утыручы әтиләр җитәрлек. Экран “йолдызлары” арасында декреттагы әтиләр шактый. Кыскасы, без Малаховтан киммени, - ди, уенын чынын бергә кушып Айнур.

Хезмәт турындагы закон нигезендә бала өчен бирелә торган пособие акчасын әнидән тыш, әти кеше, опекун, туганы да алырга хокуклы.
Чит илләрдә әтиләрнең бала белән өйдә утырулары гадәти хәл. Бу аеруча Швециядә популяр икән. Декрет ялына чыккан ир-атларга анда хезмәт хакының 80 проценты күләмендә пособие түләнә. Россиядә яшәүче ирләргә андый хокук 2007 елның 1 гыйнварыннан гына бирелгән. Җитәкче ир-атны декрет ялына җибәрүдән баш тартса, мәсьәләне суд аша хәл итәргә була. Эш бирүче декрет ялында утырган ир-атка эш урыны саклануны да гарантияләргә тиеш. Әти кешенең бала караган еллары хезмәт стажына да кертеләчәк.

Психологлар исә ир-атлар декрет ялында булган гаиләләрдә хатын-кызлар үзләрен гаепле хис итә дип саный. Хатын-кыз баласының әтисенә ныграк тартылганын күреп көнләшергә дә мөмкин. Ир-атлар арасында эшләмичә озак өйдә утыргач, кимсенү хисе барлыкка килүе бар. Аның каравы, үзен әни урынында сынап караган ир-ат хатын-кызның хәлен яхшырак аңлый, баласы белән дә күбрәк вакытын уздыра.

Әти кеше пособиене эшләгән урыныннан ала. Моның өчен бу хакта гариза язарга, баланың туу турындагы таныклыгы, әни кешенең пособие алмавы турында белешмә кирәк. Әтиләргә баланы караган өчен ай саен хезмәт хакларының 40 проценты күләмендә пособие түләнәчәк. Пособие алыр өчен әтиләрнең тулы ставкада эшләмәүләре, йә беркайда эшләмичә, бала белән өйдә генә утырулары мөһим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading