16+

Ренат Ибраһимов 70 яше тулганда сигезенчегә әти булды! (ФОТОЛАР)

Бүген Мәскәүдәге балалар табу йортларының берсендә Ренат Ибрагимовның кызы туды. Хатыны Светлана һәм сабый үзләрен яхшы хис итә.

Ренат Ибраһимов 70 яше тулганда сигезенчегә әти булды! (ФОТОЛАР)

Бүген Мәскәүдәге балалар табу йортларының берсендә Ренат Ибрагимовның кызы туды. Хатыны Светлана һәм сабый үзләрен яхшы хис итә.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Узган елны биргән интервьюсында җырчы, халык юраулары буенча малай булырга тиеш, дигән иде. Хәтта Әхмәт исеме сайлап куюын әйткән иде.
 
– Без бит УЗИ ясатмыйбыз, ул бик начар әйбер. Малай булыр дип көткәч, кызга исем әлегә сайланмаган. Үзем дини, тарихи исемнәргә өстенлек бирәм. Атилло улыбызның исеме Болгарның легендар патшасына багышланган. "Исеменә - җисеме", – диләрме әле?! Менә ул үзен патша кебек тоя да: гел аныңча гына буларга тиеш, – ди бәхетле әти.
 
Җырчының барлыгы сигез баласы бар, өченече никахта дүртенче сабые туды. Әмма моның белән генә чикләнергә уйламый ул. Ренат Ибраһимов фикеренчә, "Семья" сүзенең тәрҗемәсе – 7 кеше, димәк, гаиләдә әти белән әни һәм биш бала булырга тиеш.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
– Балалар тәрбияләүгә күп көч сарыф итәсе түгел – аларга карата яхшы үрнәк булырга гына кирәк. Сүз белән аңлату күп очракта файдасыз. Балалар безнең һәр гамәлебезне үзләренә сеңдереп, кабатлыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading