16+

Күрәзәче Ванга ниләр фаразлап калдырган

Бу көннәрдә күпчелек халык, мәш килеп, бер сериясен дә калдырмыйча, күрәзәче Ванга турында сериал карый. Аның турында ишетмәгән кеше бармы икән? Шуңа күрә аның тормыш юлы һәм язмышы күпләргә кызык. Ванга күрәзәчелек сәләтенә ия булган. Имештер, Сталинның үлемен, СССР таркалуны, Чернобыльдә булган һәлакәтне, 1996 елгы Президент сайлауларында Борис Ельцинның җиңүе...

Күрәзәче Ванга ниләр фаразлап калдырган

Бу көннәрдә күпчелек халык, мәш килеп, бер сериясен дә калдырмыйча, күрәзәче Ванга турында сериал карый. Аның турында ишетмәгән кеше бармы икән? Шуңа күрә аның тормыш юлы һәм язмышы күпләргә кызык. Ванга күрәзәчелек сәләтенә ия булган. Имештер, Сталинның үлемен, СССР таркалуны, Чернобыльдә булган һәлакәтне, 1996 елгы Президент сайлауларында Борис Ельцинның җиңүе...

2008 ел. Хөкүмәтнең 4 башлыгына һөҗүм булачак. Һиндстанда конфликт туачак. Өченче бөтендөнья сугышының башлану сәбәбенең берсе - шул.
2010 ел. Өченче бөтендөнья сугышының башлану елы. Ул 2010 елның ноябрендә башланып 2014 елның октябренә кадәр дәвам итәчәк. Гадәти башланган сугышта башта атом-төш, аннары химик корал кулланачаклар.
2018 ел. Кытай дөньякүләм державага әйләнәчәк.
2028 ел. Энергиянең яңа чыганагын барлыкка китерәчәкләр.
2033 ел. Поляр бозлар акрынлап эри. Дөнья океаны күтәрелә.
2043 ел. Дөнья икътисады чәчәк ата. Европада мөселманнар хакимлек итә.
2046 ел. Теләсә кайсы органны үстерә ала башлыйлар. Органнарны алмаштыру дәвалауның иң яхшы ысулына әйләнә.
2066 ел. Мөселман Римына булган һөҗүм вакытында АКШ яңа - климатик корал куллана. Кисәк кенә салкынайта.
2076 ел. Классыз җәмгыять (коммунизм) җитә.
2084 ел. Табигатьнең тернәкләнүе күзәтелә.
2088 ел. Яңа авыру барлыкка килә - берничә секунд эчендә кешеләр картаячак.
2094 ел. Тиз картаюны җиңәләр.
2100 ел. Җирнең караңгы ягын ясалма кояш яктырта.
2111 ел. Кешеләр киборгларга (тере роботларга) әйләнә.
2125 ел. Венгриягә космостан сигналлар киләчәк. (бөтен кеше Ванганы искә алачак )
2167 ел. Яңа дин.
2170 ел. Корылык.
2196 ел. Азиатлар һәм европалылар тулысынча кушылып бетә.
2201 ел. Кояшның җылытуы кими. Салкынайта.
2256 ел. Космик корабль Җир шарына яңа куркыныч авыру алып килә.
2288 ел. Вакыт буенча сәяхәт итә башлыйбыз. Чит планетадагылар белән контактлар урнаша.
2291 ел. Кояш суына. Аны яңадан яндырмакчы булалар.
2304 ел. Айның серен ачалар.
2341 ел. Җиргә космостан нәрсәдер якыная.
2354 ел. Ясалма кояшларның берсендә булган һәлакәт корылыкка китерә.
2371 ел. Ачлык.
2480 ел. Ике ясалма кояш бәреләчәк. Җир шары караңгылыкка чума.
3797 ел. Бу вакытта җирдәге бөтен тереклек үлеп бетәчәк, әмма кешелек яңа тормышка икенче йолдыз системасында нигез сала алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading