16+

«Илсөя Бәдретдинова мактагач сайладым»

Исәнмесез, хөрмәтле «Шәһри Казан» газетасы редакциясе хезмәткәрләре.

«Илсөя Бәдретдинова мактагач сайладым»

Исәнмесез, хөрмәтле «Шәһри Казан» газетасы редакциясе хезмәткәрләре.

Миңа 78 яшь. Утыз ел сыер савучы, өч ел ферма мөдире, унике ел кибеттә сатучы булып эшләдем.

Газета укырга бик яратам, элек аларны бик күп алдыра идек. Хәзер исә пенсияне җиткереп булмый, бер генә газетага язылырга туры килә. «Шәһри Казан» газетасын күптән түгел генә алдыра башладым. Бервакыт телевизордан минем яраткан җырчым Илсөя Бәдретдинованың сезнең газетага язылырга өндәвен күреп калдым. Бик мактагач, мин дә язылырга булдым. Бик ошаттым «Шәһри Казан»ны, өйгә якын кешем килгән кебек була ул килгәч. Аны көтеп алам. «Шәһри Казан»ны өч кызыма да бүләк итеп яздырдым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading