16+

Илдус Гыйләҗев: «Сабантуйда хилафлык бар»

19 мартта Азнакай районының мактаулы гражданы, шагыйрь Гыйләҗев Илдус Сабир улы каты авырудан соң вафат булды. Аның 2016 ел ахырында "Шәһри Казан"да басылып чыккан шигырьләрен сезнең хозурга тәкъдим итәбез.

Илдус Гыйләҗев: «Сабантуйда хилафлык бар»

19 мартта Азнакай районының мактаулы гражданы, шагыйрь Гыйләҗев Илдус Сабир улы каты авырудан соң вафат булды. Аның 2016 ел ахырында "Шәһри Казан"да басылып чыккан шигырьләрен сезнең хозурга тәкъдим итәбез.

Үпкәли күрмә

 

(Шаяру)

Матурым дип, чибәрем дип
Әйтсәм, читләр көнләшә.
Шуның өчен генә сиңа
«Ямьсезем» дип эндәшәм.
Сүз мәгънәсе барып җитми
Аңламаган кешегә.
Мин бит аны куеп әйтәм
Куштырнаклар эченә...

*
Яшәтүче ут

Гомер буе уттан качтым,
Эзәрлекләп йөрде арттан.
Янды мунчам, абзар, гараж...
Җырлый-шыңшый нужа тартам.
Яңабаштан корып була
Кирпеч, такта, цемент тапсаң.
Сүнми торган ут та була
Йөрәгеңә ялкын капса.
Бернәрсә дә ярдәм итми,
Су сипсәң дә үрли, дөрли.
Мәхәббәт дип атала ул,
Көлләнергә ирек бирми!

*
Максат нинди?

Сагынырлар микән бу балалар
Кабатланмас мәктәп елларын?
Ничә күрдем шәкерт оныгымны
Үкси-үкси ярсып елавын.
БДИ атлы Дию пәриеннән
Бала түгел без дә шөллибез.
Тыныч ашаган юк, йокы качты...
Кемгә кирәк соң бу? Белмибез.
Балакайлар робот булырлармы?
Уйлап йөрим шуны, шаккатып.
Белемне бит аңга сеңдерәләр!
Нигә дыңгычлыйлар ятлатып?
Сагынырлар микән бу балалар
Кыңгыраулы мәктәп елларын?
...Ә без сагынабыз!

*
Аңлап яшисезме?

Тыныч кына карап уза алмыйм
Сулыкларга, елга, күлләргә.
Онытылмас микән дип тә уйлыйм
Күчеп китсәм сусыз чүлләргә.
Алай дисәң, монда кабере бар,
Аны ничек ташлап китәсең.
Малаемны йоткан бүә исән...
Язмыш шулдыр, ни хәл итәсең.
Хәсрәтеңне юып төшерергә
Ярый әле күзнең яше бар.
...Нинди бәхетле сез, гомер үтеп,
Бала югалтмаган кешеләр...

*
Ноктасын таба

Йөдәтмәсен өчен микән
Шикләр, куркулар:
Сайлап кына төшә, диләр,
«Точечный» удар.
Шундый камил бомба - мина
Тапканнар уйлап.
Дошманнарны чүпли икән
Кыйтгалар буйлап.
Гади халык исән кала,
Яши... баш ия.
Мондый матур ялган никтер
Йөрәккә тия.

*
Җавапсыз сорау

Җир, авыл - кеше өчен бердәнбер дөрес яшәү нигезе.
Мансур - Вәли - Барҗылы

Дөрес сүзләр, алтын сүзләр,
Таныш сүзләр күпләргә.
Ә нигә соң белә торып
Ашыкмыйлар үтәргә?!

*
Уенга әйләнгән Һөнәр

Полководецлар бит hәрвакытта
Гаскәр белән бергә йөргәннәр.
Җиңүне дә, үлем ачысын да
Орыш барган җирдә күргәннәр.
Бүгенгеләр сугыш мәйданнарын
Компьютердан гына күзәтә.
Күпме халык анда кырылганын
Беләләрме?!
...Кан сава үзәккә...

*
Ризалык бирермен

Толерантлык әйбәт гадәт,
Җаныңа кагылмаса.
Туган телдә укый торган
Мәктәпләр ябылмаса.
Үзең җитештергән байлык
Читләргә агылмаса.
Террорчы дип, ваххабчы дип
Ялалар ягылмаса.
Өч йөз туксан келәймәле
Кануннар язылмаса.
Тарихыңны күмдерергә
Чокырлар казылмаса.
Бар халыклар тигез булып
Дустанә яшәсәләр.
Уртак мәйданга җыелып
Сабантуй ясасалар.
Эh тә димәм, ниятләрен
Алдашмый кисәтсәләр.
... Унике мең пенсиягә
Яшәп тә күрсәтсәләр...

*
Хезмәт куймыйча гына

Бер долларның туксан тиен
Торган чагы хәтердә.
Бүгенгесен чагыштырып,
Нәрсә телим әйтергә:
Хәзер нигә туксан сум ул?
Йөз тапкыр бит аерма!
... Ил казнасын талап, урлап
Кемнәр тели баерга?

*
Акча үзенчәлеге

Акча ул бик кызык нәрсә:
Җитми торса - табындыра,
Артып китсә - азындыра...

*
Сабантуйда хилафлык бар

Сабантуйның төп таләбе -
Хәрәм кертми гадел ярыш!
Көчең булса, күтәреп сал,
Җиңү бирми аяк чалыш.
Су ташысаң, аны түкмә,
Чапма дулаган ат кебек.
Хозурланыйк уйнап торган
Сыгылмалы билләр күреп.
Күкәй салган кашык капсаң
Бик сак атлап бару кирәк.
Дөрес булмый алдан килү
Йомырканы биткә терәп.
Чүлмәк ватсаң, яулыгыңны
Тыгыз итеп, дөрес бәйлә.
Уеннарның яме бетә
Кулланылса мәкер, хәйлә.
Кагыйдәне белсәң генә,
Ярышларга тиеш керү.
Ә белмәсәң, минем кебек
Бәйрәмне күзәтеп йөрү...

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading