16+

Фирдүс Тямаев бурычка акча алып торучы дуслары, популярлыгы кимүе һәм лизингка алган әйбере турында сөйләде

- Фирдүс, сезнең турда: "Баеды да, борынын чөйде. Хәзер кеше дә танымый", - диләр. Бу сүзләрдә күпме хаклык бар? - Беренчедән, мин кешенең байлыгын санамыйм, ник минекен тикшерәләр?! Әйе, кем өчендер мин байдыр, ә кем өчендер - ярлы. Иң мөһиме - минем күңелем бай. Акчам булмаган чаклар да булә, әмма бер дә мескенләмим. "Әйе, миллионнарым бар", - дип, арттырып әйтә алам. Шулай әйтеп, дошманны көнләштерәсең, ә дусларыңны саклап каласың. - Акчаң булганга гына синең белән дус булып йөргәннәр дә бардыр әле?

- Юк, андыйлар бетте инде хәзер. Андый кешене сизәм икән, шундук йөзенә карап әйтәм. Дусларым ышанычлы һәм сыналган кешеләр: "пафосный"лары да юк, мескенләнеп йөри торганнары да. Барысы да гадиләр.

- Ә дусларыгызга бурычка акча биреп торасызмы соң?
- Күпләр сорый, әмма барысына да биреп торырга кайдан акча табып бетерим?! Кайчандыр миңа ярдәм иткәннәргә, берсүзсез, үзем дә ярдәм кулы сузам.

- Популярлык - мәңгелек әйбер түгел. Әйтик, заллар җыю авыргарак туры килә башласа, җырлаудан баш тартырга туры килсә?!..
- Кыланып әйтүем түгел, әмма бер дә курыкмыйм. "Ир-атка 70 төрле һөнәр дә аз" диләр бит?! Рәхәтләнеп авылга кайтам! Бүген дә анда әни ун баштан артык мал асырый, 100 каз үстерде... Мал үрчетәчәкмен. Аллага шөкер, кулымнан бар эш тә килә. Төзелеш эшен дә менә дигән башкара алам, автосервис та ача алам. Беркайчан да нәселебез ачка интекмәде, алга таба да шулай булачак. Гаиләгә кирәк акчаны үз көчем белән, эшләп таба алам.

- Лаеклы ялда бер пенсиягә генә карап яшәмәс өчен киләчәккә акча җыеп барасызмы?
- Юк, әле җыеп булмый әле. Лизингка йөк машинасы алдык, ай саен шуның өчен бурыч түлибез. Мөселман халкына процент белән кредит алырга ярамый бит. Ә лизингка алганда шул ук бәяне кайтарасың, арттырып түләү юк.
Спонсорларым юк, продюсерларым юк, бар эшләп тапкан акчам да - үземнеке.

Мин холкым буенча тупас һәм тиз кызып китүчән. Әмма беркайчан да үз исемем белән мактанып, үземне әллә кемгә куеп йөрмим. Төркемдә эшләгән энекәшләргә дә моны рөхсәт итмим. "Минем исем белән мактанып йөрсәгез, тешегезне коям", - дип кенә әйтәм аларга.

Ә популярлыкка әйләнеп кайтканда: халык мине үзе күтәреп алды һәм кайчан сәхнәдән төшерәчәгемне дә алар үзләре хәл итәчәк. Минем популярлык бернинди җитәкчедән дә, директордан да тормый. Әмма барыбер татар эстрадасы тарихына минем исемем һәм җырларым кереп калды. Мин шуның белән бәхетле дә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading