16+

Элвин Грей: «Бәлки Салават абый эстрадада 50 Кобзон, 50 Кадышева булырга тиеш, дип уйлагандыр» (ВИДЕО)

Татар музыкаль телевизион премияләрен тапшыру тантанасының матбугат конференциясендә Элвин Грей Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов белән килеп чыккан хәлгә карата үз карашын җиткерде.

Элвин Грей: «Бәлки Салават абый эстрадада 50 Кобзон, 50 Кадышева булырга тиеш, дип уйлагандыр» (ВИДЕО)

Татар музыкаль телевизион премияләрен тапшыру тантанасының матбугат конференциясендә Элвин Грей Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов белән килеп чыккан хәлгә карата үз карашын җиткерде.

Журналистларның: "Бу конфликт каян килеп чыкты һәм Салават абый аңа ни дип җавап бирде?" - дигән соравына Элвин Грей:

- Дөресен генә әйткәндә, моны бервакытта да башламас идем. Салават абыйның минем тарафка карата әйтелгән тискәре фикерен беренче тапкыр ишеткәч, елмаеп куйдым. Аннан соң тагын берничә тапкыр ишеттем. Шуннан соң эндәшми кала алмадым. Әгәр дәшми калсам, үз-үземне кимсетү булыр иде. Мин җавап бирергә уйладым. Һәм, миңа калса, аңа караганда да лаеклырак җавап бирдем әле. Салават абыйны бик хөрмәт итәм, аның җырларын тыңлап үстем, әти-әнием белән концертларына бара идем. Шундый хөрмәтле, бөек кешедән үземә карата начар сүзләр ишетүне бик авыр кабул иттем. Миңа калса, андый сүзләр сөйләгәнче, ул мине өйрәтергә тиеш иде.

Кызганыч, әмма аңардан әлегә бернинди дә җавап юк. Без моны бик көткән идек. Бәлки, җавап булмас та, әмма башка бер нәрсә тәгаен булыр, дип уйлыйм. Шунысы мөһим: 17 ноябрьдә Казанда да, Уфада да стадион шыгрым тулы. 17 ноябрь - башы. Әлегә җавап көтәбез, - дип җавап бирде.
Элвин Грей әйтүенчә, каршылыкның нигезендә халык җырчысының башка юнәлешне сайлаган яшьләр иҗатын кабул итмәве ята.

- Әлеге конфликт - минем һәм Салават абый арасында чыккан каршылык түгел. Бу - буыннар каршылыгы. Бәлки, ул эстрадада 50 Кобзон, 50 Кадышева булырга тиеш, дип уйлагандыр, - ди ул. - Минем моңым юк, диләр. Килешәм, мин җырчы түгел, мин - вокалчы, башкаручы. Татарстанның беренче тавышы өчен дә көрәшмим, хәтта бу хакта уйламыйм да. Бу урын өчен Филүс Каһиров, Салават абый, Ришат Төхвәтуллин бар. Менә аларның чыннан да тавышлары бар. Минем эстрадада, шоу-бизнеста бөтенләй башка юнәлеш. Эстраданың аудиториясе киң. Анда һәркемгә урын җитәрлек, - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading