16+

Башкортстанда яшәүчеләр: «Халык сыерлары белән елый-елый хушлашты»

Башкортстанның Туймазы районының берничә авылында тилчә авыруы таралу турында узган санда язган идек инде. Бу атна башында инфекциядән зыян күргән хуҗалыкларның хәлен белештек.

Башкортстанда яшәүчеләр: «Халык сыерлары белән елый-елый хушлашты»

Башкортстанның Туймазы районының берничә авылында тилчә авыруы таралу турында узган санда язган идек инде. Бу атна башында инфекциядән зыян күргән хуҗалыкларның хәлен белештек.

Туймазы районы, Үрмәкәй авылы. Авылда бер мал-туар калмаган. 60лап сыер йөргән тулы бер көтүне, аннан тыш абзарлардагы терлекләрне юк иткәннәр. Укол кадап үтерелгән мал-туарны «КамАЗ» машиналарына төяп, махсус полигонга алып китеп яндырганнар. Хәзер авылда терлек-туар тавышы да ишетелми, көтү дә чыкмый, хайван суймыйлар, ит сатмыйлар, сөт җыймыйлар. Бер Үрмәкәй авылында гына кышка дип әзерләнгән 300 машина печән калган. Хуҗалык ишегалларында махсус киемнәр кигән белгечләр, тилчә эзләре калмасын дип, абзарларны, кышка әзерләнгән печәнне зарарсызландыра. Авылда 21 көнгә карантин игълан ителгән.
Үрмәкәйдә моңсу, күп кеше елый. Озак еллар дәвамында гаилә әгъзасына әйләнеп өлгергән сыерлар кызганыч. Халык терлекләре белән якын кешесен соңгы юлга озаткан кебек хушлашкан.

- Бер генә бозаулаган «Ромашка»бызны, бозавыбызны тилчә аркасында юк иттеләр. Хәзер мин башка сыер асрамаячакмын инде, яшем дә 67дә, - ди Үрмәкәй авылында яшәүче Нуретдин абый.
120ләп хуҗалык исәпләнгән бу авылда пенсионерлар шактый. Аларның күбесе әлеге хәлләрдән соң тавык асравың яхшырак, дигән фикергә килгән. Хәер, бәласеннән Ходай үзе сакласын. Быел Татарстанда да Лаеш районында кош гриппыннан зыян күргән тулы бер кошчылык фермасын юк иткәннәр иде бит. Ул чакта үлгән кошларны кызганып борчылган иде халык. Ә монда сыер кадәр сыерны яндырсыннар әле.

- Баштарак ышанмадык. Сыерны да бирәсе килмәде. Кайбер авылларда хәтта, хәйләләргә тырышып, терлекләрен суеп, итен суыткычка тутырып куйган кешеләр дә булган. Тик тилчә белән шаярырга ярамый. Уен эш түгел. Кешегә иярсә, яман куркыныч, җитмәсә, тиз тарала. Шуңа да без дә чирнең беренче билгеләре күренүгә, сыерның селәгәйләре ага башлагач, тизрәк ветеринарларга хәбәр иттек, - ди Нуретдин абый.

Хәзер Үрмәкәйдә күп балалы гаиләләргә пакетлы сөтне, консервланган итне Уфадан китертәләр икән.
Башкортстанда тилчә моннан 40 ел элек күзәтелгән булган. Хәзер ул чакларны юньләп хәтерләүче дә юк. Нуретдин абый, мөгаен, яшь ветеринарлар бу авыруның билгеләрен белеп тә бетермидер, дигән фикердә. Сыер җиленнәрендә җәрәхәтләр күренә башлагач, авыл кешеләре дә Оренбургта таралган тире авыруыдыр дип уйлаган.
- Ниндидер фермерның Урта Азиядән кайтарткан сарыгы аркасында йөзләгән баш сыер юкка чыгачак дип кем башына китерсен? Чарасын вакытында күрергә кирәк иде. Бер авыз пешкәч, өреп каба башлыйсың. Татарстанга да нык сакланырга киңәш итәм. Малларга тиз арада вакцина ясатырга, ике чик арасындагы тикшерүләрне көчәйтергә кирәк. Район чиген узучы машиналарны махсус матдә белән эшкәртүләрен дә халык дөрес кабул итсен, каршы килмәсен, - ди әңгәмәдәшем.

Татарстанның Министрлар кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, безнең республикада тилчәдән шикләнгән, куркыныч янаган районнар юк. Кисәтү эшләре, халыкка аңлатулар алып барыла. Актаныш районының Башкортстан белән чиктәш авылларында көтү туктатылган.

Башкортстанда тилчә билгеләре табылган соңгы ферма - Бүздәк районының Кәпәй-Кобыл авылында урнашкан «Кидаш» колхозы. Анда алты бозауда авыру ачыкланган. Авылда 300ләп хуҗалык исәпләнә, 200ләп баш сыер асрыйлар. Тилчә хуҗалык малларына күчсә, эш харап. Шуңа да халык бу хәбәрне ишеткәч, бик курыккан. Гаиләдә җидешәр-сигезәр сыер асраучылар да бар. Кайберәүләр сыер сөтен тапшырып кәсеп итә. «Шөкер, анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, хуҗалыктагы терлеккә зыян килмәде», - ди авыл үзидарәсендә эшләр белән идарә итүче Зөлфия Усманова. Ә менә сөт җыюны туктатканнар. Хәер, монысына гына түзә халык. Иң мөһиме - тилчә йокмасын, дип тели.

- Кешеләр өчен сыерлары бик кадерле. Карап торган туендыручысы шул бит. Сөтне җыймагач, күбесе май ясый, эремчек ясап, кош-кортларына ашата, кеше курыкса да, ветеринарлар белән очрашып сөйләшкәч, тынычланып китә, - ди Зөфия апа.
Малларга прививканы икешәр тапкыр ясаталар икән. Без сөйләшкәннең икенче көнендә дә сыерларга вакцина кадатырга тиешләр иде.
Ветеринарлар, хәзер Башкортстанда тилчә юк, дип ышандыра. Авыру ачыкланган барлык хайваннар юк ителгән. Тилчәле терлек белән элемтәдә булган һәр нәрсә йогышсызландырылган. Вакциналар ясатылган. Карантин дәвам итә. Тилчә аркасында юк ителгән терлек өчен Башкортстан дәүләте компенсация вәгъдә итә. Бер кило иткә - 130 сумнан акчалата ярдәм. Халык, бу отышлы түгел, базар хакыннан түбәнрәк бәя, дип саный. Ләкин башка чара да юк.

Белгеч сүзе

Җиһангир Ялалов, Әлмәт районы ветеринария лабораториясе җитәкчесе:

- Татарстанда тилчә Әлмәттә 1986 елда өч урында теркәлгән булган. Ул вакытта дуңгызларда күзәтелгән. Минем «Рус Акташы» совхозында эшләгән чагым. 7496 дуңгыз исәпләнгән комплекс биш ай эчендә юкка чыкты. 884 дуңгыз тилчә аркасында яндырылды, үтерелде, сәламәт булганнарын ит эшкәртү комплексына озаттык. Калганнарын башка фермаларга тараттык. Тилчә турында сөйләргә генә җиңел, күрсәң, бик куркыныч. 1946, 1955 елларда ул Әлмәттә мөгезле эре терлектә дә күзәтелгән булган.



Тилчәнең билгеләре:

Хайванның селәгәе ага башлый. Авыз куышлыгында эченә су җыела торган кабарчыклар (волдырь) барлыкка килә, алар тишелә. Шул урында җәрәхәтләр хасил була. Терлек чәйни алмый, берни ашамый.

Тилчә парлы тояклы хайваннарда күзәтелә. Ике тояк тоташкан йомшак урында кабарчык барлыкка килә. Ул шартлый, җәрәхәтләнә.
Тояк кубарга мөмкин.

Сыерның, дуңгызның, сарык, кәҗәнең җиленендә шулай ук кабарчыклар күпереп чыга.



Ничек сакланырга?

Карантин вакытында аеруча сак булырга кирәк. Читтән мал-туар, хайванга азык сатып алмаска киңәш ителә. Вакцинага килгәндә, тилчәгә каршы прививканы Баш ветеринария идарәсе белгечләре карары белән генә ясатырга була. Әлегә моның кирәге юк. Иммунитеты көчсез булган мал-туар өчен вакцина нәтиҗәле булмаска мөмкин.


Башкортстан Республикасының премьер-министр урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов әйтүенчә, дүрт авылда һәм бер хуҗалыкта тилчә аркасында 1,7 мең баш терлекне, шул исәптән кәҗәләрне, сарыкларны юк иткәннәр. Тилчәдән килгән зыян якынча 35-40 миллион сумны тәшкил итә.


Сезгә тилчә янамыймы?

Лилия Вәлиева, Бүздәк районы (Башкортстан):

- Туганнарым Туймазы районының Батырша Кобау авылында яши. Бездән җиде генә чакрым ераклыкта урнашкан авылда малларда тилчә табылды. Бездә әлегә, шөкер, билгеләре күзәтелми, диләр. Шулай да кеше хәстәрен күрә башлаган инде: мал-туарын суярга ашыга, итне йә сата, йә кышка запас әзерләп куя. Күрше авылдагы хәлләрне ишеткәч, куркыта, мондый афәтләрдән Алла сакласын.

Фәния Сафина, Туймазы районы, Кандра бистәсе (Башкортстан):

- Авылыбыз элек шәһәр тибындагы бистә булган. Бездә ун меңнән артык кеше яши. Мал-туар асраучыларга караганда, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр күбрәк. Тилчәдән зыян күрүчеләр бездә дә булды. Мин үзем элегрәк сыер асрый идем. Сыерны югалтуы авыр икәнен яхшы аңлыйм. Телевизордан фәлән җирдә тилчә таралган дип сөйләгәнне ишеткән бар, бу афәт безгә дә килер дип уйламыйбыз да. Көзгә кергәндә кышка ит запасы туплар өчен алынган малларның, гаиләне туендырып торган сыерларның бер көндә юк ителүе аяныч. Дәүләт югалту кичергән хуҗалыкларны компенсациядән мәхрүм итмәсен иде.

Илгиз Ялалов, Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе:

- Актаныштан Туймазы районы чигенә кадәр 150-180 чакрым гына. Шуңа да борчу, курку булды. Ни дисәң дә, районда 45 меңләп терлек исәпләнә. Шөкер, барысы да тыныч узды кебек. Халык артык хафаланмады. Мәгълүмат җитәрлек, барысын да аңлатып торалар. Саклану чараларын күрергә тырышабыз. Ике республика чигендә тикшерү постлары эшли. Кар яуганчы, мал-туар кырдан кайтып керми иде, тилчә аркасында хәзер Актаныш районнарында көтүләр туктатылды.

Фото: ria.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading