16+

Үзебезнекен ашыйбыз, Алла боерса

Ах, тәмле дә шул инде! Кайсыбыз гына яратмый да, кем генә ансыз яши ала икән. Сүзем икенче икмәк - бәрәңге галиҗәнап турында. Авылларда инде күпләр шимбә-якшәмбедә аның уңышын җыеп, бакчаларын чистартып килгәндер. Кемнәрдер киләсе ялларга планнарын бәрәңге белән бәйләр. Амбарларга мул уңыш белән җыеп алынган икмәк кайтса, шәхси хуҗалыкта бакчаның...

Үзебезнекен ашыйбыз, Алла боерса

Ах, тәмле дә шул инде! Кайсыбыз гына яратмый да, кем генә ансыз яши ала икән. Сүзем икенче икмәк - бәрәңге галиҗәнап турында. Авылларда инде күпләр шимбә-якшәмбедә аның уңышын җыеп, бакчаларын чистартып килгәндер. Кемнәрдер киләсе ялларга планнарын бәрәңге белән бәйләр. Амбарларга мул уңыш белән җыеп алынган икмәк кайтса, шәхси хуҗалыкта бакчаның...

Быел исә бәрәңге уңышы кемне ничек сөендерә бит. Шәхси хуҗалыктагылар аның бик мул һәм эре булмавын ассызыкласа, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары кырдагы уңыш шактый сөендерерлек дип белдерә. Быел республика кырларында бәрәңге 12 мең гектардан күбрәк мәйданда утыртылган. Бүгенгесе көнгә 13 район инде аны җыю эшенә җиң сызганып керешкән дә. Соңгы мәгълүматлар буенча 666 гектардан 11,6 мең тонна уңыш алынган. Иң зур уңышы белән әгерҗелеләр мактана ала - алар гектарыннан 250 центнер ала икән, Питрәч белән Алексеевск районнарында бу күрсәткеч 245не тәшкил итә. Иң күп бәрәңге утыртылган кырлар Кукмара районына карый, алар беренчеләрдән булып икенче икмәкне җыеп алуга керешкән дә.
Быел бәрәңге уңышы, яңгырлар күп булу сәбәпле, артык сөендермәс дип фаразланган иде - күпчелек халык та авылдагы бәрәңгенең «уртача» булуына игътибар иткәндер. Әмма алай да базарларда былтыргы кебек бәрәңгегә «ат бәясе» чәпемиләр. Бер-ике атна гына элек 15 сумга алып булса, хәзер рәхәтләнеп килосын 10 сумга саталар. Күмәртәләп сатучылар исә килосын 7-8 сумга тәкъдим итә.
Күпләр бәрәңгегә кагылышлы мәсьәләгә «үзебезгә җитсә» дип карыйдыр. Былтырларын әнә күрше республикаларны, чит төбәкләрне шактый баеттык бит инде. Кибетләрдәге чит төбәкләрдән кайткан үзәге черек бәрәңгенең яртысы чүп чиләгенә китеп барды. Быел, Алла боерса, үзебезнекен ашыйбыз икән, дип сөеник. Кызык өчен генә интернеттан быел иң очсыз бәрәңге кайда икән дип кызыксынып караган идем - Украинаның Волынында икән. Дәүләтнең көнчыгышындагылар бәрәңге уңышының күплегеннән интегә. Әлеге зур уңыш аның хакын да түбән «тәгәрәткән» - артык күп уңышны саклап булмау сәбәпле, фермерлар килосын 80 тиенгә сатарга мәҗбүр икән.
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, үз бакчасы, авылында утырткан бәрәңгесе булмаганнарга исә шәһәр базарларында узачак көзге ярминкәләрне көтәсе кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading