16+

Йорт ишелгәч, соң булмасмы?

Казанда октябрь аена кадәр өч торак йорт сүтеләчәк. Шәһәр башкарма комитетының 25 апрельдә чыгарылган карары нигезендә, әлеге өч йорт аварияле дип табылган.

Йорт ишелгәч, соң булмасмы?

Казанда октябрь аена кадәр өч торак йорт сүтеләчәк. Шәһәр башкарма комитетының 25 апрельдә чыгарылган карары нигезендә, әлеге өч йорт аварияле дип табылган.

Мэрия сайтында күрсәтелгәнчә, авария хәлендәге йортларның адреслары: Некрасов урамы, 5; Гавана урамы, 75; Дуслык чаты урамы, 1.
Аварияле тораклардан кешеләрне күчерү вазифасы шәһәр башкарма комитетының торак сәясәте идарәсенә йөкләнгән.

Казанда быел капиталь ремонт исемлегенә күп фатирлы 441 йорт кертелгән. 30 елдан өлкәнрәк булган мәктәпләрнең барысы да икенче сулыш алды, ягъни комплекслы төзекләндерелде. Казанда хәзер медицина учреждениеләрен яңарту чаралары күрелә. Быел янә 21 сырхауханә (поликлиника) бинасы ремонтлана. 

Министрлар кабинетында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сөйләгәнчә, Татарстанда быел күп фатирлы 995 йорт ремонтлана. Бу – 5,3 миллион квадрат метр торак мәйданы. Нәтиҗәдә 224 мең кешенең торак шарты яхшырачак. Торак йортлардагы искергән 312 лифт яңага алмаштырыла. Күп фатирлы торакларны ремонтлау программасында 43 муниципаль район катнаша. Республика буенча 85 балалар бакчасы яңартылачак, шуларның 78ендә эш бара, берсендә инде тәмамланган. Узган ел 110 балалар бакчасы бинасына төзекләндерү үткәрелде. Быел мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын ремонтлауга 2,5 миллиард сум билгеләнгән. Мәдәният эшчәнлегендәге 42 учреждение төзекләндерелә. Җәмәгатьчелек мохитен яңарту да игътибар үзәгендә: быел тагын 26 парк һәм 17 пляж тәртипкә китерелә. 

СССР заманнарында гөрләп торган пионер лагерьлары бина-корылмалары нык искерә төшкән иде. Татарстан Президенты теләктәшлегендә, балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларын төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла. 

– Республикада быел балаларның 14 җәйге лагере комплекслы ремонтлана. Яңа алты лагерь төзелә, бер лагерьга реконструкция үткәрелә, – диде министр Ирек Фәйзуллин.
Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү белән беррәттән диярлек, ишегаллары да яңартыла. Казанда, мәсәлән, узган ел 340 ишегалды төзекләндерелде. Быел исемлеккә 430 йорт яны территориясе алынган. Ишегалды юллары гына түгел, йортара юлларны, мәктәпләр һәм балалар бакчалары тирәләрендәге юлларны һәм тротуарларны яңарту да күздә тотыла. Казанда ишегалларын ремонтлау программасы башланганга инде сигез ел, шул дәвер эчендә ишегалларының 60 проценты яңартылган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading