16+

Ыгы-зыгылы Олимпиаданың уңышы нидә?

Ванкуверда 14 иде, Пхёнчханда 17гә тулды.

Ыгы-зыгылы Олимпиаданың уңышы нидә?

Ванкуверда 14 иде, Пхёнчханда 17гә тулды.

Җиңүләр

Шундый шартларда чыгыш ясаганда медальләр санап утыру һәм беренче өчлектәге Норвегия, Германия, Канада белән чагыштырудан мәгънә юк. Аның каравы Россия яңа тарихында беренче тапкыр хоккейда алтын алуга иреште. Милли хоккей лигасының бик күп көчле уенчылары булмаганлыктан, кайберәүләр бу ярышны Европа турниры белән генә чагыштыр­ды, әмма алтын барыбер алтын булып кала, тора-бара аның нинди шартларда алынганлыгы да онытылачак һәм ул безнең статистиканы боз­мый.

Фигуралы шуу – матур, бәхетле мизгеләр белән генә түгел, беренче алтын һәм тагын ике көмеш медаль белән истә калачак. Алинә Заһитова белән Евгения Медведева, көчле басым булган очракта да югары урыннар өчен көрәшеп, беренче ике урынны алып булганлыгын исбатлады.

Барыннан да күбрәк медальне чаңгычылар алды: алар Пхёнчханнан өч көмеш һәм биш бронза белән кайтты. Халыкара Олимпия комитеты барлык лидерларны уеннарда катнашу хокукыннан мәхрүм иткәннән соң, алар урынына барган яшь спортчыларның дөньякүләм билгеле булган көндәшләр белән көч сынашып, шундый нәтиҗәләргә ирешүе – батырлыкка тиң. Яшь, сәләтле, җиңүләргә ач спортчыларның дөньякүләм аренага чыгып, югары урыннарны бүлешүе – чаңгы узышы федерациясе президенты Елена Вяльбеның тырышлыгы һәм бу аның да зур җиңүе. Спортның башка төрләрендәгеләр дә бу тәҗрибәне өйрәнеп, ярышларда куллана алганда, Олимпия нәтиҗәләре башкачарак булыр иде. Биатлонда, мәсәлән, лидерларны алыштырырлык яшьләр табылмады, шуңа күрә бу өлкәдә нәтиҗә дә юк. Дүрт Россия биатлончысы медаль өчен көрәшү түгел, беренче унлыкка да керә алмады.

Мәртәбәле ярышларның җәнҗалларсыз гына узганы юк әле. Быелгысында Россия кабат ике тапкыр допинг белән бәйле күңелсез хәлнең үзәгенә эләкте. Барлыгы дүрт шундый хәл ачыкланып, шуның икесенә безнең спортчыларның катнашы барлыгы кемнеңдер рәхимсез шаяруымы, әллә безнекеләрнең шулхәтле җавапсызлыгымы – ничек булса да, беренче тапкыр керлингта алынган бронзадан колак кагарга туры килде һәм уеннар ябылу тантанасына флагны чыгартмас­ка сәбәп булды.

Безнекеләр

17 медальнең дүртесе Татарстан спортчылары тарафыннан алынуы безнең өчен аеруча да куанычлы. Чаңгычылар Андрей Ларьков, Анна Нечаевская һәм фигуралы шуу остасы Евгения Тарасова ике көмеш, ике бронза алуга иреште. Иң әүвәл фигуралы шуу буенча Владимир Морозов белән бер парда чыгыш ясаган Евгения Тарасова команда ярышында көмеш призер булды. Чаңгычы Анна Нечаевская эстафетада бронза алу бәхетенә ирешсә, Андрей Ларьков көмеш медаль иясе булды. Моңардан тыш Андрей, «корольләр узышы» дип аталган 50 километрга узышта катнашып, финишка өченче булып килде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, әлеге катлаулы дистанциядә призерлар пьедесталына менү – югары осталык, үҗәтлек, чыдамлык һәм җиңүгә көчле омтылыш билгесе, дип язган Яшел Үзән егете Андрей Ларьковка җибәргән телеграммада.

Сноубордта Татарстаннан ике спортчы – Владислав Хадарин белән Милена Быкова чыгыш ясады. Бу әле республика өчен спортның чагыштырмача яңа төре, шунлыктан медальләр алу бәхетенә ирешелмәде.

Бүләкләр

Спортчыларны Россия һәм Татарстан хөкүмәтенең саллы бүләкләре көтә – көмеш өчен һәр икесе – 2,5 миллион, бронзага 1,7 миллион сум бирәчәкләр. Моңардан тыш, медальчеләр ел дәвамында стипендия алып торачак: көмеш өчен – ай саен 70 мең, бронзага – 50 мең. Барысын бергә кушып санасак, медальле спортчыларыбыз өчесенә бергә 17 миллион сум тирәсе акча алачак.
Алтын медальгә ия булганнарга федераль бюджеттан 4 миллион сум күләмендә акча бирү каралган. Ә призлы бонуслар (автомобиль һ.б.) спортчыларга спорт федерация­ләреннән һәм регионнардан булырга мөмкин.

Башка илләрдә шулай ук медаль ияләренә төрле күләмдә түләүләр каралган. Германиядә алтын – 20, көмеш – 15, бронза – 10 мең доллар. Италия белән Белоруссиядә алтын өчен чагыштырмача күбрәк – 150 мең доллар. Канада беренче урын өчен – 12900 доллар, Украи­на – 110 мең 600 евро түли. Ә Норвегия, Швеция, Бөекбританиядә медальләр өчен түләүләр бөтенләй юк.

Фото: cdni.rt.com

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading