16+

Ялган күрәзәчелеккә «ау» игълан ителәчәк

Күптән түгел Дәүләт Думасы карамагына бер кызыклы закон проекты тапшырылды. Аның авторы - «Гадел Россия» фракциясе әгъзасы Михаил Сердюк җәмгыятебездә соңгы елларда бик киң таралыш алган күрәзәчәлек күренеше белән хокук юлы аша көрәшергә чакыра.

Ялган күрәзәчелеккә «ау» игълан ителәчәк

Күптән түгел Дәүләт Думасы карамагына бер кызыклы закон проекты тапшырылды. Аның авторы - «Гадел Россия» фракциясе әгъзасы Михаил Сердюк җәмгыятебездә соңгы елларда бик киң таралыш алган күрәзәчәлек күренеше белән хокук юлы аша көрәшергә чакыра.

Чистарынуга, беренче чиратта, ММЧлар мохтаҗ
Россиядә күрәзәчелек тамыр җәеп җибәргән чор дип, 90 нчы еллар башы санала. Совет заманында да ул нәрсә күпмедер дәрәҗәдә булган, әлбәттә, әмма ул вакытта халык, совет гражданинына юк-бар хорафатларга ышану лаексыз саналу сәбәпле, багучы әбиләргә кача-поса гына йөргән. Ә СССР таркалгач, ул күренеш, бәйдән ычкынган эттәй, иреккә ыргыла һәм тора-бара кешенең аң-хисләре белән уйнап, беркатлылардан акча каеручы зур көчкә әверелә. Бүген исә күрәзәчеләрнең ниндиләре генә юк - мәгълүматны йолдызлардан укучылар да, киләчәкне күрүчеләр дә, карта ачучылар да, корбан чалулар һәм төрле йолалар үткәреп ятучылар да, үлгән җаннар һәм хәтта җен-пәриләр белән аралашучылар да…

Сүз дә юк, шушы бихисап төрлелек арасында чын күрәзәчеләр дә бар. Экстрасенсорика дигән әйбернең булуы һәм арабызда күңел күзе белән күрүгә сәләтле кешеләр яшәгәне фәннәр тарафыннан да инде дәлилләнгән. Шәхсән мин үзем дә күрәзәчеләргә ышанам. Алар белән көрәшкә өндәүче Сердюк әфәнде дә, андый мөмкинлекле кешеләр барлыгын инкарь итмим, ди. Аның исәбе - илне басып киткән шушы меңләгән күрәзәчеләр «армиясе» арасыннан кешеләрне алдап акча эшләп ятучыларның, закон юлы белән, чын йөзләрен ачу.

Депутат, беренче чиратта, телевидение, радио, интернет һәм газеталарны күрәзәчеләрнең хезмәтен яктыртучы рекламалардан чистартуны тәкъдим итә. Дөрестән дә, ММЧларны бүген андый төр хәбәрләр һәм тапшырулар чүп үләннәредәй басып алды. Газеталарда басылган белдерүләрдә багучылар үз ярдәмнәрен тәкъдим итә, телевидение һәм радио күрәзәчеләргә багышлап махсус тапшырулар чыгарып ята, интернетны әйтәсе дә юк. Сүз барган әлеге закон проектының тексты басылган бер сайтта да инде берничә экстрасенсның рекламасы балкып тора. Иң кызганычы - берсеннән-берсе мавыктыргычрак яңгыраган әлеге белдерүләргә халык ышана, күрәзәчегә, бернинди гарантиясез, бөтен булган акчасын чыгарып сала һәм ахырдан «ярык тагарак янында утырып кала». Ул арада тагын берәү шул ук тырмага баса, аның артыннан икенчесе, өченчесе… Шул рәвешле, «мошенниклык» дигән тегермән ташы ярдәмгә чын күңелләреннән ышанучыларның күз яшьләрен ялган күрәзәчеләрнең кесәләренә аккан акчага туктаусыз иләп утыра.

«Экстрасенслар көрәше»: чынмы, ялганмы?
«ТНТ» каналында «Битва экстрасенсов» дип аталган тапшыру чыга башлаганнан бирле, Россиядә күрәзәчеләргә ышанучылар һәм алар үргән ялган «пәрәвез»енә эләгүчеләрнең саны тагын да артты.

2007 елны экраннарга чыкканнан бирле, әлеге тапшыруның чынмы, әллә ялганмы икәненә бәхәсләр тынмый. Кешеләр интернетта шул темага багышланган форумнарда аралашып, күзәтүләре белән бүлешә, шикләрен белдерә, шоуда катнашучылар белән очрашу тәҗрибәләре турында уртаклаша. Шунысы шаккатыра: йомшак кына итеп әйткәндә дә, әллә ни «җитди» булмаган каналдан бара торган күңел ачу (!) тапшыруы күрсәткән барлык нәрсәләргә «үлеп бетеп» ышанып утыручылар шундый күп икән! Телевизор барысын да шулай матур, җанга үтеп керерлек итеп күрсәткәч, ничек ул әйберләргә ышанмыйсың инде, әйе бит?! Телевидение өлкәсендә «монтаж» дип аталучы яхшы ярдәмче булуын һәм аның белән кирәкле урыннарны гына калдырып, артык-портыгын алып ташлап булганын, шуңа күрә турыдан-туры булмаган эфирларга (хәер, аларын да камералар үзләренә буйсындыра алалар) ышанырга ярамаганын халык әле һаман да аңламый.

Ә менә «Экстрасенслар көрәше»ндә катнашучылар һәм җиңүчеләргә ярдәм артыннан мөрәҗәгать иткәннәрнең күпчелегенең хәбәрләре кискен тискәре. Алар, билгеләнгән вакытка килеп тә, бишәр-алтышар сәгать буе чиратлары җиткәнен көтеп утырулары, хезмәтләре бик кыйммәт булуы, күрәзәчеләрнең үзләре белән дорфа сөйләшүләре, сорауларга өстән-өстән генә җавап бирүләре һәм юрамаларының рас килмәве турында язалар (зар объектлары арасында Шепс, Миронова, Закирова, Фад, Ясевич, Караханова, Мехди һ.б. фамилияләр бар). Һәм барысының да бер нәрсәгә исләре китә: телевизор экраннарыннан гел елмаеп, бөтен кешегә ярдәм итеп, бар сынауларны хаталарсыз үтеп барган күрәзәче чынлыкта никтер бөтенләй капма-каршы зат булып чыга. Дөрес, «Битва экстрасенсов» йолдызларына кагылышлы уңай хәбәрләр дә берән-сәрән күзгә чалына анысы.

«Битва экстрасенсов» тапшыруының бер чыгарылышына аерым тукталып китәсем килә. Узган елның ноябрь ахырында чыккан ул санда экстрасенслар легендар журналист Владислав Листьевның үтерелү сәбәбен ачыкларга тиешләр иде. Чыгарылыш әлеге шоу тарихында иң күп телеаудиторияне җыюга ирешкән - аны канал тамашачыларының өчтән бере караган. Соңрак, күзәтүче һәм Листьевны исән чагында якыннан белгән кеше буларак, ул сюжетны төшерүдә катнашкан журналист Евгений Додолев үзенең тапшырудан алган хис-кичерешләрен «Московский комсомолец» газетасында бастырып чыгарды. Эшчәнлек мохите буенча үзе күреп, капшап, татып карарлык әйберләргә генә ышанырга тиешле зур тәҗрибәгә ия журналист байтак нәрсәләр үзен, дөрестән дә, шаккатырганын, кайберләрен әле һаман да аңлап бетерә алмаганын яза. Мисал өчен, күрәзәчеләрнең үзләренә арт яклары белән эленеп торган фотографияләрдә нәрсә сурәтләнгәнен бер хатасыз әйтеп бирүләре һәм Листьевның тормышыннан алынган бик азларга гына билгеле фактларны атаулары берничек тә башыма сыймый, ди журналист. Санны әзерләү барышы буе Додолев бүлмәдә яшерен көзгеләр, микрофоннар, ярдәмлек электрон җайланмалар, экстрасенсларга әйтеп торучылар юкмы икәнен дә күзәткән, тик бернинди ялган да сизә алмаган. Күңелдә бу тапшыруда барысы да чиста була алмый дигән шик калуга карамастан, кайбер экстрасенсларның мөмкинлекләреннән таң калуымны танырга мәҗбүрмен, дип нәтиҗә ясый Додолев.

«Битва экстрасенсов» тапшыруының чынлыкта ничек әзерләнүе, уенда катнашучыларның ничек туплануы турында интернет битләрендә саран гына мәгълүматлар бар. Сюжетларның берсенең герое булдым, тапшыруны төшерер алдыннан өемдә канал хезмәткәрләре кунак булып, барысын да төпченеп белештеләр, экстрасенслар мин сөйләгәннән дә артыгын әйтмәделәр, дип үрсәләнә бер ханым. Үзен кайчандыр тапшыруны әзерләүдә катнашкан зат, дип таныштыручы икенче берәү, шоуда, дөрестән дә, күрәзәчелек сәләтенә ия кешеләр катнаша, тик алар берничә генә, калганнарны үзләре фонында тегеләре көчлерәк булып тоелсын өчен җыялар, дип яза. Хәер, кем белгән, бәлки, болар да ялган хәбәрләрдер, бүген интернет алдыбызга ачкан мөмкинлекләр белән форумнарда Президент исеменнән дә хатлар язып утырып була бит.

«Битва экстрасенсов» тапшыруына карата интернетта булган иксез-чиксез мәгълүматны өйрәнеп тә, аның ялганмы, чынмы икәненә төгәл генә нәтиҗә ясый торган түгел. Шоу буларак, тамашачыны мавыктыру һәм күңелдә тәэсир калдыру өчен билгеле күләмдә ясалмалык белән махсус эффектлар кулланылганы шик тудырмый, әлбәттә, әмма тапшыруда аек акыл үлчәмнәренә сыймаслык урыннар барлыгын да танымыйча булмый. Шулай да күпчелек халык, чын күрәзәче булган кеше телевизорда балкып йөрмәс һәм ярты сәгатьлек хезмәте өчен 40ар-50шәр мең сум акча сорап утырмас иде, дигән фикердә. «Битва экстрасенсов» шоуында катнашып танылуга ирешкәннәрнең ярдәме, дөрестән дә, шулай кыйммәт тора, андый зур саннарны нәрсәдән чыгып билгели икән алар?

Хөкем җәзасы кертү дә артык булмас
Күрәзәчеләр турындагы законга кире әйләнеп кайтсак, аның бик вакытлы һәм файдалы чара булуын искәртү мөһим. Кеше башын катырып, «бәхет белән сәүдә итеп» ятучыларга «ау» башлау күптән кирәк иде инде. Закон проектының монысы экстрасенс-мазарларның рекламасын гына чикли, ул кабул ителгәч, бәлки, аның дәвамы да булып, анысы ялган күрәзәчеләр эшчәнлегенә җәзалар кертүне дә үз эченә алыр. Алайса, андый мошенникларның кармакларына эләгеп, фәкыйрьлеккә чыккан кешеләрнең саны хәзер көннән-көн арта бара. Аларга зур акчалар чыгарып салганыңны һәм ярдәмнәре тиюе-тимәвен дә дәлилләве кыен бит. Әлеге шикле «бизнес» белән көрәшергә вакыт җитте, тик ул көрәштән бер үк чын, намуслы күрәзәчеләр генә зыян күрмәсә ярый инде.

Эпилог
Болгариянең җәмәгать эшлеклесе Боян Чуков, төрле илләрдә күрәзәчелек күренешен өйрәнеп, шундый нәтиҗәгә килгән: тормыш дәрәҗәсе начаррак булган саен, экстрасенсларга ышану киңрәк таралган икән. Безнең илдә ялган күрәзәчәлекнең «чәчәк атып» ятуында дәүләтнең дә гаебе зур, миңа калса. Кеше экстрасенска күпчелек очракта өч сәбәп белән мөрәҗәгать итә: югалган кешене табу өчен, савыгу өчен яки бәхет эзләп. Тормышта кешене эзләү белән полиция шөгыльләнергә, авыруны табиб дәваларга, кешене бәхетле итү өстендә хөкүмәт эшләргә бурычлы. Җәмгыятьнең безгә ярдәм итәргә тиешле системаларның һәркайсыннан куркып яшәве һәм аларга ышаныч дәрәҗәсе түбән булуы ялган күрәзәчеләрнең үрчеп ятуына китерә дә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading