Балалар белән кышкы каникулларыгызны кызыклы һәм файдалы итеп уздыру турында хыяллансызмы? Димәк, Казанда булачак чаралар турында белеп тору сезгә зыян итмәс.
Мәдәни чаралар
Казан дәүләт яшь тамашачылар театры (ТЮЗ)
2-3 гыйнвар «По щучьему велению» (6+)
Заманча төсмер кертелгән рус халык әкияте
Башлана: 10.00, 13.00 (30-31 декабрь), 10.00, 13.00, 16.00 (2 гыйнвар), 13.00 (3 гыйнвар)
7 гыйнвар «Мин бишкә кадәр саныйм» (6+)
Башлана: 10.00, 13.00
«Әкият» курчак театры
5 гыйнвар «Операция «УХ»! яки Кыш бабай отпускта» (0+)
«Изумрудный город» бию коллективы әзерләгән Яңа ел тамашасы
Башлана: 12.30
С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы
3-6 гыйнвар «Кар кызы» (0+)
Музыкаль Яңа ел әкияте. Тамаша башланыр алдыннан балаларны чыршы янында төрле уеннар, күчтәнәчләр көтә.
Башлана: 10.30, 13.30
Спортның су төрләре сарае
2-7 гыйнвар «Сказка о царе Салтане» (0+)
Танылган спортчы Мария Киселеваның А.Пушкин әкиятләренә нигезләнеп куелган су өсте тамашасы
Башлана: 11.00, 14.30, 18.00
Спорт сарае
4-5 гыйнвар «Боз өстендә яңа Бремен музыкантлары» (0+)
4 яшькә кадәр бала тамашага билетсыз керә ала.
Башлана: 11.30, 15.00, 18.00
ТР Фәннәр академиясе
2-6 гыйнвар «Фәнни Яңа ел чыршысы» (6+)
Бу чарада сез фәнне үзегез өчен яңадан ачачаксыз. Кызыклы уеннар, интерактив шоу, мастер-класслар көтелә.
Башлана: 11.00 (29 декабрьдән тыш), 16.00
Баскет-холл
5 гыйнвар «Спящая красавица» (0+)
Хореография белән цирк сәнгате кушылган тамаша
Башлана: 11.00, 14.30, 18.00
Паркларда
Кремль яр буе әкият шәһәрчеге
Биредә Кыш бабай йорты, Эльфлар авылы урнашкан. Көн саен эльфлар концерт куя, бозда мультфильмнар күрсәтәләр.
Эш вакыты: 16.00-22.00 (эш көннәрендә), 12.00-22.00 (ял көннәрендә)
МЕГА сәүдә үзәге каршындагы кышкы бульвар
Бушка чаңгы, чана, ледянканы прокатка алып була. Җылынасыгыз килсә, кафелар эшли.
Эш вакыты: 10.00-22.00 (көн саен)
Горкий–Әмәт урман-паркы
4 гыйнвар уенчыклар ясау буенча мастер-класс
Башлана: 15.00-17.00
5 гыйнвар «I love running» мәктәбеннән чаңгы шуу буенча мастер-класс
Башлана: 9.00-11.00
Барлык чараларда катнашу бушлай. Шулай ук биредә чана, чаңгы, тюбингны прокатка алып була. (6+)
«Черек күл» паркы
Көн саен. Лев Толстой тормышы турында интерактив экспозиция
Башлана: 10.00-21.00
31 декабрь Шугалак өстендә яңа ел төне
Башлана: 23.30-03.00
3-4 гыйнвар «О» дип аталган кызыклы Яңа ел спектакле
Башлана 12.00-13.00, 18.00-19.00
4 гыйнвар «Соль» барыннан шугалак өстендә дискотека
Башлана: 19.00-22.00
5 гыйнвар Тимераякта шуу буенча мастер-класс
Башлана: 16.00-17.00 (6+)
Горкий мәдәният һәм ял паркы
3 гыйнвар «СДВИГ» театр студиясеннән Яңа ел тамашасы
Башлана: 15.00-16.00
4 гыйнвар «Yummy Music» татар музыкаль төркеме концерты
Башлана: 16.00-17.30
Чаңгы, чананы прокатка алып торырга мөмкин. «Трудовые резервы» стадионында тимераякта шуып була. (6+)
Фото: hoteleuropasanmartino.it
Комментарийлар