16+

Яңа дамба төзеләчәк

Казанда тимер юл вокзалыннан М7 Федераль трассасына кадәр аралыкта Адмиралтейская исемле яңа дамба пәйда булуы ихтимал.

Яңа дамба төзеләчәк

Казанда тимер юл вокзалыннан М7 Федераль трассасына кадәр аралыкта Адмиралтейская исемле яңа дамба пәйда булуы ихтимал.

Ул Лагерьная, Аракчино, Юдино, Кузәмәт һәм башка торак пунктлар янәшәсеннән үтәчәк. Бу хакта Идел һәм Казансу акватория әйләнә-тирәсендә шәһәрнең үсеш концепциясенә һәм транспорт инфраструктурасына багышланган матбугат конференциясендә - «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында җиткерделәр.
«Бу дамба Горький шоссесының әйбәт дублеры булачак. Әлегә шоссе Юдино бистәсенә илтүче бердәнбер нормаль юл, әмма ул шәхси төзелешләр белән кысрыкланган һәм аның үсеш өчен ресурслары юк», - диде «Татинвестгражданпроект» ДУП фәнни-җитештерү лабораториясе җитәкчесе Евгений Евсеев.
Моннан тыш, ул дамба төзелешенең планына шлюзлар системасы да кертелүен җиткерде. Әгәр план гамәлгә ашырылса, Казансу елгасының суын шактый югары күтәрергә мөмкин булачак. Әлегә проектчыларның кайсы тәкъдиме кабул ителеп гамәлгә ашырылачагы билгеле түгел.
«ТР юл хуҗалыгы объектларын проектлаучы «Татдорпроект» институты» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Елена Пановская әйтүенчә, Казанның үзәк урамнары транспорт агымыннан «тончыга». Нариманов, Тукай, Мәскәү һәм Болак урамнарындагы даими бөкеләрдән котылу мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешеннән М7 федераль трассасына чыгу юлы бары тик Горький шоссесы аша гына мөмкин. Бу үзәк урамнарга өстәмә басым ясый. Киров районын әйләнеп узып, утрау мәйданнары аша юл салсак, шәһәр үзәгеннән федераль трассага чыгуы җиңеләячәк», - диде Елена Пановская.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading