16+

Олимпиадада җиңү яулаган спортчыларга BMW, орден һәм медальләр тапшырылды

Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә Олимпиадада җиңү яулаган спортчыларны кабул итте.

Олимпиадада җиңү яулаган спортчыларга BMW, орден һәм медальләр тапшырылды

Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә Олимпиадада җиңү яулаган спортчыларны кабул итте.

Хоккей матчында җиңүчеләргә ул Дуслык орденын тапшырды. Шундый ук бүләккә фигурист кызлар – милләттәшебез Алинә Заһитова белән Евгения Медведева, чаңгычылар Александр Большунов белән Денис Спицов та лаек булды, дип яза kommersant.ru.

Чаңгычылар  Юлия Белорукова, Андрей Ларьков, Алексей Червоткин, фигуралы шуу осталары Екатерина Боброва, Наталья Забияко, Михаил Коляда, Владимир Морозов, Дмитрий Соловьев, Евгения Тарасова, Александр Энберт, скелетончы Никита Трегубовка 1 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен” медале бирелде. 2 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен” медален фристайлчы Илья Буров белән Сергей Ридзик, шорт-тректа өченче урын алган Семен Елистратов, чаңгычылар Наталья Непряева, Анна Нечаевская, Анастасия Седова алды.


Кремльдә узган тантаналы чарадан соң спортчыларга BMW машиналары ачкычлары тапшырылды. Алтын медаль алучыларга –  X6 моделе, көмеш медальчеләргә –  X5 моделе, бронза медаленә ия булганнарга X4 моделе эләкте.

 

Фото: rbk.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алинэгэ карата Путин молэемрэк игътибар итте кебек. Югыйсэ Женя-Женя дип, тэмам кунелне болгаттылар..

    Мөһим

    loading